Төп менюны ачу

Истанбу́л (төр. İstanbul) — Төркиянең иң зур шәһәре, дөньяның иң зур шәһәрләренең берсе, диңгез порты, сәүдә һәм мәдәни үзәге. Элекке Рим, Византия һәм Госман империяләре башкаласы. Босфор бугазының ике ягында урнаша.

Истанбул
İstanbul
Istanbul2010.jpg
Нигезләү датасы БЭК 667
Рәсми исем İstanbul
Этнохороним Istanbulite һәм Istanbulano
Дөнья кисәге Азия һәм Аурупа
Дәүләт Flag of Turkey.svg Төркия[1]
Нәрсәнең башкаласы Стамбул[d] һәм Госман империясе
Административ-территориаль берәмлек Стамбул[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Босфор бугазы, Мәрмәр диңгезе һәм Кара диңгез
Иң югары ноктасы Aydos Hill[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы мэр Стамбула[d]
Хөкүмәт башлыгы Имамоглу, Экрем[d]
Әүвәлгесе Истанбул[d]
Халык саны 14 657 434 кеше кеше (2015)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 100 метр
Сәгать поясы UTC+03:00
Кардәш шәһәр Берлин, Каһирә, Өскеп, Вилнүс, Исфахан[d], Җиддә[d], Алматы, Бәйрут, Күстәнҗә, Дырач, Һьюстон, Җакарта, Джохор-Бару[d], Казан, Хартум, Көлн, Лаһор, Рабат[d], Kanton, Шаңхай, Сәмәрканд, Ташкәнт, Мары, Кабул, Сукре, Сурабая[d], Тәбриз, Могадишо[d], Константина[d], Афин, Фларинсә, Праһа, Роттердам, Питырбур, Сараево, Стокһолм, Страсбург, Винисә, Варшау, Һавана, Буэнос-Айрес, Мехико, Рио-де-Жанейро, Торонто, Амман, Димәшкъ, Дөбәй, Симоносеки[d], Паринтинс, Мүлһайм-ан-дер-Рур, Лондон, Филибә[d][3], Амстердам, Тбилиси, Нур-Солтан, Виянә, Будапиш, Сиань[d], Касабланка[d], Karaçi, Лагос[d], Бакы, Амстердам коммунасы[d], Пусан, Бүкрәш, Тирана, Смолән[d] һәм Дөбәй
Чиктәш дәүләтләр Коджаэли[d] һәм Тәкирдаг[d]
Занимает ту же территорию с Стамбул[d]
Мәйдан 5343 км²
Почта индексы 34000–34990
Рәсми веб-сайт ibb.istanbul
Твиттер һәштәге Istanbul
Latrans-Turkey location Istanbul.svg
Istanbul collage 5j.jpg
Istanbul (15896336182).jpg
Классификация климата Кёппена Морской климат[d], Субтропический океанический климат[d] һәм Средиземноморский климат[d]
Викиҗыентыктагы хариталар төркеме Maps of Istanbul
Монда җирләргәннәр төркеме Категория:Похороненные в Стамбуле[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Категория:Фильмы, снятые в Стамбуле[d]
Җирле телефон коды 212 һәм 216
Нумир тамгасы куды 34
Нинди вики-проектка карый WikiProject Istanbul[d]
Истанбул (Җир)
Red pog.png
Commons-logo.svg Istanbul Викиҗентыкта

Шәһәрнең зур өлеше — Аурупада, кечкенәсе Азиядә урын тота. Шәһәрнең Аурупа яртысы дә ике өлешкә бүленә. Шәһәр мәйданы — 5 343 км². Каланың географик урнашуы бик уңайлы.

Халык, тел, динҮзгәртү

Шәһәр халкының 98%-ы үзләрен төрек этносы белән бәйли, төрек телен туган телләре дип саный, үзләрен мөселман дип саный.

ТуризмҮзгәртү

Зур туристик үзәк булу сәбәпле шәһәрдә инглиз теле киң кулланылышта йөри, мәсәлән, Истанбул метросында игъланнар төрек һәм инглиз телләрендә ясала.

ТарихыҮзгәртү

ВизантийҮзгәртү

Б.э.к. 685 елда Грециядәге Мегара шәһәреннән килгән греклар хәзерге Истанбул җирләрендә колонияга нигез салалар, б.э.к. 667 елда исә бу җирдә Византия исемле шәһәр корыла.

Рим ИмпериясеҮзгәртү

324 елда Византия императоры Константин шәһәргә Константинополь исемен бирә, Константинополь Византийнең баш шәһәре булып китә. Географик һәм стратегик яктан уңайлы урнашуы сәүдә үсешенә һәм шәһәрнең чәчәк атуына китерә. Шәһәр Босфор бугазы ярында урнашкан.

  • 1204 — Дүртенче Тәре явы катнашучылары Константинопольне талыйлар.

Империя таркалганнан соң ул Византия империясенең башкаласы була (395 елдан Көнчыгыш-Рим империясенең башкаласы, 476 елдан бердәнбер империя булып кала).

Мең дәвамында ул Византия башкаласы, Көнчыгыш Христианлыкның иң эре үзәге, дөньядагы иң зурларның берсе булга. 1204 елда Византия тэре йөртучеләр тарафыннан таралып, аның урынына 1261 елга кадәр латин империясенә урнаштырыла.Төрекләр алганнан соң, Палеологлар династиясе хакимияте астында булган яңадан торгызылган Византия 1453 елга кадәр яшәде. Солтан Мехмед II шәһәрне Госманлы империясе башкаласы дип игълан итә.

Госман империясе чорыҮзгәртү

Сөләймәния мәчете Сөләймән I боерыгы буенча 1550—1557 елларда төзелгән. Соколла Мәхмәд-паша мәчете. 1571—1572 елларда төзелгән. Мөхәммәт пәйгамбәр байрак тотучы Әйүп солтан мәчете. 1458 елда төзелгән. Рөстәм-паша мәчете. 1561—1563 елларда төзелгән.
Румелихисар кальгасе Мәхмәд II солтан боерыгы буенча 1452 елларда төзелгән. Румелихисар кальгасе Археология музее (Осман Хамди-би ярдәме буенча) Бейлербей сарае. Необорока стилендәге йорт 1861—1865 елларда төзелгән. Топкапы сарае. 1465—1478 елларда төзелгән.

Константинопольне алганнан сон, госманлылыр үз империясе, шәһәрне узләштрә башладылар. Иң зур православие гыйбадәтханәләрен, шулай ук Изге София соборын, мәчетләргә әверелдерелә.

Мехмед II вакытыда Топкаплар сарае, яулаучы мәчете, Гранд-базар төзелә.

Госманлылыр Мисырны яулап алганнан сон, кайбер мөһим дини ядкарьләрне Каһирәдән Константинопольгә күчерәләр. Шәһәр ислам дөньясының үзәгенә - Хәлифәткә - әверелә. 1520-1566 елларда Сөләйман I чорында Константинополь өчен Алтын гасыр җитә. Яңа мәчетләр, мәдрәсә һәм башка биналар төзелә. Сөләйман мәчете төзелеше аерым урын алып тора.

1845 елда беренче даими Галат күпере төзелә, 1850 елда Босфор буенча пароходлар китә. 1871 елда трамвай линиясе, ә 1875 елда Тюнель метросының кечкенэ линиясе эшли башлыйлар. 1889 елда Париж — Константинополь («Көнчыгыш экспресс») пассажир тимер юл элемтәсе ачыла. XIX гасыр ахырында шәһәрдә заманча электр һәм су белән тәэмин итү системалары булдырыла.

XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында берничә эре христиан гыйбадәтханәсе төзелгә, шул исәптән Падуанскийның Изге Антония католик чиркәве һәм Пердагы Изге Троица чиркәве булдырыла. Төрле конфессияләр христианнары шәһәр халкының яртысын 1910 елда тәшкил итә.

1918 елның 13 ноябрендә Константинополь Англия, Франция һәм италия гаскәрләре тарафыннан басып алына.

1922 елда Мостафа Кемал Ататюрк җитәкчелегендәге милли төрек хәрәкәте, РСФСРның большевист Хөкүмәте тарафыннан күрсәтелгән финанс һәм хәрби ярдәм булганда, Константинопольне Антантадан азат итә.


ТөркияҮзгәртү

 
Мәрмәр диңгезенән Истанбул манзарасы.
Isbank Tower 1 манарасы 1998—2000 елларда төзелгән. Олимпия стадионы. Ататөрк мәдәни үзәге Босфор бугазы аша беренче асылма күпер. 1970—1973 елларда төзелгән. Истанбул Сапфир

Истанбул метрополитеныҮзгәртү

2000 елдан метрополитен эшли. Аның составында 66 станция (2014 ел).

М1А (күк) юлы:

  • Мостафа Кемаль Ататөрек исемендәге аэропорт (Havalimani)
  • Дөнья Истанбул сәүдә үзәге (DTM Istanbul Fuar Merkezi)
  • Яңабосна (Yenibosna). Станция Яңабосна микрорайонында, Бакчалыөйләр районы.
  • Атакөй-Шириневлер (Ataköy — Şirinevler). Станция Шириневлер микрорайонында, Бакчалыөйләр районы.
  • башкалар
 
Истанбул метрополитены схемасы

ММЧҮзгәртү

ШәхесләрҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү