Айя Суфия

Айя Суфия (грек. Αγία Σοφία, төр. Ayasofya) — Төркия башкаласы Истанбулда урнашкан дөньякүләм мәшһүр архитектура истәлеге. 324327 елларда чиркәү буларак төзелгән Айя Суфия — Византия архитектурасының киң танылган үрнәкләренең берсе, империянең “алтын чоры” билгесе булып тора. 1453 елда Госманлы хәлифәлеге Константинопольне яулап алгач, чиркәү мәчеткә әйләндерелә. Дивардагы христиан «изге»ләре рәсемнәре балчык белән каплана, алар урынына гарәп каллиграфиясе язулары төшерелә. Биеклеге — 55,6 м, гөмбәз диаметры — 31 м. 1934 елдан 2020 елга кадәр музей буларак хезмәт итә. Дини статусын югалткач, диварлардагы христиан сурәтләре яңадан ачылып, күпсанлы Аурупа туристларын җәлеп итәләр һәм табыш китерәләр. 2020 елда Айя Суфия Рәҗәп Таййип Әрдоган карары буенча яңадан мәчет статусын ала[5].

Айя Суфия
грек. Αγία Σοφία
төр. Ayasofya
Сурәт
Изображение интерьера
Нигезләнү датасы 537
Эшчәнлек өлкәсе Византия сәнгате[d]
... хөрмәтенә аталган Изге Зирәклек[d]
Нигезләүче Бөек Константин
Мәдәният Византия империясе
Дәүләт Flag of Turkey.svg Төркия[1]
Административ-территориаль берәмлек Фатиһ[d] һәм Истанбул
Урын Султанахмет[d]
Әсәрнең клиенты Юстиниан I[d]
Багышланган Изге Зирәклек[d]
Мигъмар Милет Исидоры[d] һәм Тралл Анфимие[d][2][3]
Мигъмарият стиле Византия мигъмарияте[d]
Рәсми ачылу датасы 1054
Түләүнең рөхсәт ителгән төрләре кулдагы акча[d] һәм Музейкарт[d]
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы[4]
Рәсми веб-сайт muze.gen.tr/muze-detay/ayasofya(ингл.)
Изображение в разрезе
Вид в ночное время
План помещения
Нинди веб-биттә тасвирланган thebyzantinelegacy.com/hagia-sophia(ингл.)
Оештырылманың Викиҗыентыктагы бите Ayasofya
Монда җирләргәннәр төркеме Айя Суфиядә җирләнгәннәре[d]
Интерьерлар элементы өчен Викиҗыентыктагы төркем [d]
Commons-logo.svg Айя Суфия Викиҗыентыкта

Музей буларак кулланылган чорыҮзгәртү

XX гасыр башында Госманлы империясе таркалганнан соң Анатулыда яңа милли дәүләт барлыкка килә — Төркия җөмһүрияте. Аңа нигез салучы Мостафа Кемал Ататөрк иҗтимагый тормышта дөньявилык игълан итә һәм төрле яклап динне кысрыклау кампаниясен башлый. Аның кысаларында Айя Суфия да үзгәрешкә дучар була — 1935 елда Кәмал-паша карары белән мәчет музейга әйләндерелә. Шул көннән бирле ул илгә зур күләмдә табыш китерә башлый — берүк вакытта ике мәдәният һәм ике дингә бәйле булган бина дөньяның төрле почмакларында яшәгән мөселман, христиан һәм башка диндәге туристларны җәлеп итә. Керү билеты 15 доллар. Елга аны якынча 3 миллион кеше зиярәт кыла.

Хәзерге халәтеҮзгәртү

Дәүләт шурaсы югaры мәxкәмәсeнeң 10 нчы дeпaртaмeнты 10 нчы июльдәгe кaрaры бeлән Aясoфияның мәчeттән музeйгa әйләндeрeлүeнә кaгылышлы 1934нчe елның 24нчe нoябрeндә кaбул итeлгән министрлaр шурaсы кaрaрын гaмәлдән чыгaрды. 2020 елның 24 июлендә Айя Суфия бинасы җoмгa нaмaзы укылгач яңадан мәчет буларак кулланыла башлый.

Кызыклы фактҮзгәртү

Айя Суфияны мәчеткә әйләндерү эшләрендә танылган госманлы мигъмар Мигъмәр Синан катнаша. Бина мәңгелек мәчет булып саклансын өчен ул андагы мөселман элементларын бина эченнән чыкмаслык итеп эшли: Аллаһ, Мөхәммәд, хәлифәләр исемнәре язылган һәм диварларга эленгән зур такталар бинаның эчендә ясала. Шул рәвешле аларны сүтмичә мәчеттән алып чыгып булмый. Әлеге мәһабәт такталар бүген дә Айя Суфияның диварларын бизәп тора.


ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү