Мәңгәр Әхмәтвәли бин Ибраһим
Мәңгәр Әхмәтвәли бин Ибраһим (төр. Ahmet Veli Menger, 1891-1978) — сәүдәгәр, эшкуар, җәмәгать эшлеклесе. Русиядә (1909-25), Кытайда (1925-38) сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. 1939 елдан Төркиядә яши. Ике сәүдә-сәнәгать фирмасы хуҗасы, төрек автомобиль сәнәгатенә нигез салучыларның берсе. Төркиядә беренче тапкыр «Мерседес Бенц» филиалын ачучы һәм аның җитәкчесе. Ahmet Veli Menger Holding, Mengerler Otomotiv, Otomarsan, Bosch Türk хуҗасы. Төркиядә татар диаспорасының социаль һәм мәдәни тормышы өчен шактый акчалар бүлгән хәйриәче, Төркиядә «Казан» журналын[1] чыгаруга ярдәм итүче. Аның исеме шулай ук Себер татарлары тарихына да кереп калган.
Мәңгәр Әхмәтвәли бин Ибраһим | |
---|---|
Туган | 8 декабрь 1891 Кызылъяр, Акмола өлкәсе, Дала генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе |
Үлгән | 10 ноябрь 1978 (86 яшь) Истанбул, Төркия |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | эшкуар |
Биография
үзгәртүӘхмәтвәли Менгерның ата-бабалары Идел буеннан Себергә күченгәннәр, бәлки Казан артындагы Олы Мәңгәр авылын булганнардыр.[2]
Әхмәтвәли Мәңгәр озын гомер кичергән. Ул яхшы хәлле гаиләдә 13 нче бала булып дөньяга килә, башта гаиләдә, аннары мәдрәсәдә ислам нигезләрен яхшы өйрәнә. Ул мулла да була ала, кирәк булганда исем кушу, никах, җомга һәм бәйрәм намазлары йолаларын үткәрә алган, әмма эшкуарлык юлын сайлый. 34 яшькә кадәр Россия белән бәйле булган, аннан ул 1925 елда совет власте урнашканнан соң Кытай шәһәре Тәнцзинга китә. Биредә ул 14 ел яши һәм 1938 елда Төркиягә күченә. Ул алдынгы карашлы прогрессив карашлы кеше була, ул камиллектә берничә чит телне белгән, күп укыган гына түгел, үзе дә үзеннән соң зур эпистоляр мирасны калдырган мәкалә авторы булып танылган.[2]
Тәнцзингә килгәч, Әхмәтвәли Мәңгәр биредә татар-төрек җәмгыятен оештыра. Ул Кытайда яшәүче барлык татар һәм башкортларның тормышы белән кызыксына. 1935 елның 4-15 февралендә Мукденда Исхакый җитәкчелегендә «Ерак Көнчыгышның төрек-татар мөселманнары корылтае» оештырыла. Әхмәтвәли Мәңгәр аның барлык утырышларының рәисе була. Бу утырышларда Идел-Урал татарлары Конфедерациясе оештырыла, рәис итеп Гаяз Исхакый сайлана, ә урынбасар итеп Әхмәтвәли Мәңгәр сайлана. Гаяз Исхакый Аурупага киткәннән соң конфедерациясенең фактик башлыгы Ә. Мәңгәр була.[2]
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
- «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
- Ахметвели Менгер : [Сб. воспоминаний / Сост. С. Имре, И. Надиров]. — Казань : Эхо веков, 1997. — 174 с., [8] л. ил.; 20 см.; ISBN (В пер.) (В пер.) : Б. ц.
Тышкы сылтамалар
үзгәртүМенгер Ахмадвали Ибрагимович Милләттәшләр сайтында