Мукден конгрессы

Мукден конгрессы (төрки-татарларның I Ерак Көнчыгыш съезды) — танылган татар җәмәгать эшлеклесе Г. Исхакый башлангычы буенча 1935 елның 14 февралендә Мукдендә (Кытай) үткән Ерак Көнчыгышта яшәүче (Кытай, Корея, Япония, Маньчжоу-Го) татар эмиграциясе вәкилләренең җыелышы[1]. Конгресста төбәкнең татар якташлар вәкилләреннән 41 делегат, 100-дән артык урындагы «Идел-Урал» комитеты әгъзалары, Маньчжурии һәм Япониянең рәсми вәкилләре катнаша. Урындагы татар сәяси, дини, мәдәни оешмаларны берләштерү — конгрессның төп максаты була.. Конгресс Россиядәге коммунистик үзгәрешләргә, шулай ук Ак гвардиянең эмиграция вәкилләре үткәргән Россияне кире торгызу сәясәтенә тискәре бәя бирә.

Мукден конгрессы
Дәүләт  Кытай Республикасы[d]
Урын Шеньяң
Төп тема Идел-Урал штаты
Башлану вакыты 4 февраль 1935
Тәмамла(н)у вакыты 14 февраль 1935
Оештыручы Гаяз Исхакый һәм Мәңгәр Әхмәтвәли бин Ибраһим

Татарларның Россия чикләрендә территориаль һәм дәүләт бәйсезлеге (Урало-Идел штаты) алуы ориентир итеп алына. Җәмәгатьчелек вәкилләренең конгресс карарларына карашы төрлечә була. Совет гражданнары һәм Ак гвардияның эмиграция вәкилләре оппозицион һәм дошманнарча карашта булса, күпчелек татарлар битараф карашта кала. «Украинский вестник» газетасы битләрендә Г. Исхакыйнең идеяларын пропагандалаучы украина җәмәгатьчелеге генә конгресс карарларын яклап чыга. Г. Исхакый татар эмигрантларында ССРБ-га дошманлык уята алмый, Япония һәм Мантчжоу-Го рәсми вәкилләре идеяне хуплаудан баш тарта[2].

Конгресста Ерак Көнчыгышның төрек-татар мөселманнарының Идел-Урал милли-дини комитетын оештырыла. 30нчы елларда Европа, АКШ һәм Австралиягә татарларның эмиграциясе көчәүгә карамастан, 1935 — 1945 елларда Ерак Көнчыгышта комитет татарларның мәдәни һәм дини ихтыяҗын канәгатьләндерә, һәм татар якташларының китапханә, басмаханә,мәктәпләре белән идарә итә. Төбәктә татар диаспоры үсешенә «Милли Байрак» газетасы һәм «Шакирдләр таңы» журналы зур өлеш кертә. Харбиндә 1937 елда мәчет ачу, 1938 елда картлар һәм инвалидлар приюты, 1940 елда ятим балалар һәм хәленнән килмәгән ата-аналарнаң балалары өчен пансион ачу — комитетның мөһим казанышлары була.

1945 елда Квантун армисе тар-мар ителгәч һәм Япония капитуляциясеннән соң «Идел-Урал» комитеты эшчәнлеге туктатыла, күпчелек җитәкчеләре совет контрразведкасы тарафыннан кулга алына.

Әдәбият үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Гайнетдинов Р. Б. Тюрко-татарская политическая эмиграция: начало XX века — 30-е годы. — Наб. Челны, Камский издательский дом, 1997.
  3. «… Политический акт представителей многомиллионного мусульманского мира…» «Гасырлар авазы — Эхо веков» № 1/2 1999

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998, С.370
  2. Гайнетдинов Р. Б. Тюрко-татарская политическая эмиграция: начало XX века — 30-е годы. — Наб. Челны, Камский издательский дом, 1997. С.119