Шеньяң

(Мукден битеннән юнәлтелде)

Шеньяң (Мукден, кыт. трад. 瀋陽, гад. 沈阳, пиньинь: Shěnyáng; манҗурча Мукден[5]) — Кыйтайның төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр, Хунхе елгасы буенда. Ляониң провинциясенең һәм Шеньяң хәрби бүлгесенең башкаласы. Субпровинциаль әһәмиятле шәһәр.

Шеньяң
Карта
Ил Кытай Халык Җөмһүрияте
Провинция Ляонин
Координатлар 41°48'9"тн, 123°25'41"кнч
Мәйдан 3 495 км²
Мәркәз биеклеге 55 м
Рәсми тел кытайча
Халык саны 8 106 171 кеше (2010)
Сәгать кушагы UTC+8
Телефон коды +86-24
почта индекслары 110xxx
Автомобиль коды 辽A
Рәсми сайт shenyang.gov.cn
Кардәш шәһәрләр Сәләник, Кавасаки, Рамат-Ган[d], Саппоро, Торино, Чикаго, Иркутск, Кесон-Сити, Монтеррей[1], Соңнам, Яунде, Катовитсе, Банска-Бистритса[2], Хошимин, Һамаматсу һәм Теҗон[3][4]

Халык саны — 6 255 921 кеше (шәһәрнең үзендә), 8 106 171 (шәһәртирә зонасы белән, 2010).

Тарих үзгәртү

Шәһәр Хоучең исем астында б.э.к. 2 гасырда мәгълүм. 1621 елда Шеньяңны манҗурлар басып алган. 1625—1912 елларда Мукден дип аталган. Чиң дианстиясе дәверендә (1644—1911) Кытайның икенче башкаласы булган. 1858 елда Фыңтян (Фынтянь) провинциясе үзәге булган, шуңа күрә шәһәр Мукден исеме белән берьюлы Фыңтян исемен дә йөрткән.

Административ бүленеш үзгәртү

Шеньяң составына 9 район, бер өяз әһәмиятендәге шәһәр һәм өч өяз керә:

Харита # Исем Кытайча Пиньинь Халык саны
(2010)
Мәйдан (км2) Халык
тыгызлыгы (/км2)
 
Шәһәр районнары
1 Шеньхе районы 沈河区 Shěnhé Qū 849,267 18 47,181
2 Хепиң районы 和平区 Hépíng Qū 700,992 21 33,380
3 Дадоң районы 大东区 Dàdōng Qū 782,867 51 15,350
4 Хуаңгу районы 皇姑区 Huánggū Qū 925,176 37 25,004
5 Тичи районы 铁西区 Tiěxī Qū 1,017,564 39 26,091
Шәһәртирә районнары
6 Суҗатун районы 苏家屯区 Sūjiātún Qū 474,779 776 611
7 Хүннән районы 浑南区 Húnnán Qū 411,110 896 459
8 Шеньбей районы 沈北新区 Shěnběi Qū 423,323 852 497
9 Юхоң районы 于洪区 Yúhóng Qū 670,843 774 867
Иярчен шәһәр
10 Чинмин 新民市 Xīnmín Shì 657,763 3,315 198
Өязләр
11 Ляоҗоң өязе 辽中县 Liáozhōng Xiàn 476,081 1,670 285
12 Каңпиң өязе 康平县 Kāngpíng Xiàn 316,819 2,173 146
13 Факу өязе 法库县 Fǎkù Xiàn 399,587 2,320 172

Сәнәгать үзгәртү

Транспорт юлларының төене. Сәнәгать мәркәзе. Машина төзүчелекнең төрле тармаклары (сәнәгать җиһазлары, транспорт чаралары, электротехника моторлари эшләп чыгару) үсеш алган. Төсле металлургия, химия, җиңел, азык-төлек сәнәгатьләр эшханәләре бар.

Мәдәният үзгәртү

Университет, мәдәни тәшкиләтләр бар. архитектура һәйкәлләреннән Шеньяң һәм аның тирәсендә 9—14 гасырларда төзелгән сарай вә гыйбадәтханәләр сакланган.

Искәрмәләр үзгәртү