Төп менюны ачу


Торино (итал. Torino) — Италиянең Пьемонт төбәгендә урнашкан шәһәр.

Торино
Torino and Mole Antonelliana from Villa della Regina.jpg
Turin coat of arms.svg
Халык саны 889 600 (ISTAT, 1 июль 2016) Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Аппендино, Кьяра Edit this on Wikidata
Кардәш шәһәрләр Волгоград, Эш-сюр-Альзетт[d], Бакэу[d], Баньё[d], Кампу-Гранди, Шамбери, Кордова, Детройт, Газзә, Glazgo, Хайфа[d], Нагоя, Лилль, Льеж, Солт-Лейк-Сити, Кесальтенанго, Богота, Шеньяң, Роттердам, Уагадугу[d], Питырбур, Көлн, Шэньчжэнь[d], Тирана, Росарио һәм Измир[1]
Җәгърафия
Ил Италия
Мәйдан 130.17 дүрткел киламитер, 130.01 дүрткел киламитер
ДДӨБ 239 ±1 метр Edit this on Wikidata
Сулык По, Дора-Рипария
Координатлар 45.07°N 7.7°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 10121–10156 Edit this on Wikidata
Телефон коды 011 Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Turin City Council Edit this on Wikidata
Башлык исеме Мэр Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Аппендино, Кьяра Edit this on Wikidata

Халык саны — 889,600[2] кеше (31 июнь 2016). Падан тигезлегендә Көнбатыш Альп таулары итәгендә, Дора-Рипария елгасының По елгасына койган урынында урнашкан.

Халык саны буенча Италиянең Рум, Милан һәм Неапольдан соң дүртенче урында тора. 2012 елда 911 мең кеше булган, бистә халкы белән бергә 1,7 миллион кеше исәпләнә.

Бай тарихы һәм мәдәнияте булган шәһәр, үзенең арт-галереялары, сарайлары, театрлары, музейлары, парклары белән билгеле. Шулай ук Торино үзенең барокко, рококо, неоклассицизм, модерн стилендәге архитектурасы белән танылган.

XVI-XVIII гасырларда Савой герцоглыгы (соңрак Сардина кыйраллыгы) башкаласын Шамберидан (хәзерге Франция) Туринга күчерү процесында, сарайларның (Палаццо Мадам), мәйданнарның һәм бакчаларның күпчелек өлеше төзелә.

Италияне берләштерүгә зур өлеш кертүче сәясмәннәр һәм билгеле кешеләрнең (мәсәлән, Камилло Бенс ди Кавур) туган шәһәре булуы аркасында, Ториноны кайчакта «Италия азатлыгының бишеге» дип атыйлар.

Шәһәрдә бик күп университетлар, көллиятләр, академиялар, гимназия һәм лицейлар бар. Алар арасында XV гасырда нигез салынган — Турин университеты.

Туринның иң билгеле истәлекле урыннары булып Мисыр музее һәм шәһәр символы булган Моле Антонеллиана санала.

Шушы һәм башка истәлекле урыннары бөтендөнья туристларын үзенә җәлеп итә, Турин Италиянең кеше иң күп йөргән шәһәрләр унлыгына керә[3].

XIX гасырда кала Аурупаның мөһим сәяси үзәге булып тора. 1861 елда Турин берләшкән Италиянең беренче башкаласы булу белән беррәттән, Италия кыйраллыгында хакимлек иткән династия — Савой йортының да башкаласы булып тора.

Италияда монархия бетерелгәннән соң, Туринның сәяси әһәмияте кимүенә карамастан, кала Аурупа һәм Италиянең мөһим сәнәгать, икътисад һәм сәүдә үзәге булып исәпләнә.

Турин — Милан һәм Румнан соң, икътисади күрсәткечләр буенча илдә өченче кала.

Шулай ук Турин Италиянең автомобильләр төзү буенча башкаласы, дип санала. Шәһәрдә FIAT, Lancia, Iveco компанияләренең штаб-фатирлары урнашкан.

Кала христианнарның истәлеге — Турин япмасы белән, шулай ук «Ювентус» һәм «Торино» футбол командалары белән дөньяга билгеле. Турин — 2006 елның Кышкы Олимпия уеннарының башкаласы.

Каланың саклаучысы булып Изге Иоанн Креститель (итал. San Giovanni Battista) санала. Кала бәйрәме көне — 24 июнь.

Эчтәлек

Сәгать кушагыҮзгәртү

Халыкара стандарт буенча Торино Үзәк Аурупа вакыты (Central European Time, CET) сәгать кушагында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +1:00 гә тигез.

Халык[4]Үзгәртү

1861 1871 1881 1901 1911 1921 1931 1936 1951 1961 1971 1981 1991 2001 2011
173305 210873 250655 329691 415667 499823 590753 629115 719300 1025822 1167968 1117154 962507 865263 872367

Рәсми сайтҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү