Богота
Богота (исп. Bogotá; нигезләгәндә һәм 1991—2000 еллларда — Са́нта-Фе-де-Богота́, исп. Santafé de Bogotá) - Колумбиянең башкаласы, Кундинамарка департаменты идарә үзәге.
Мөстәкыйль административ берәмлек - башкала төбәге, 20 районга бүленә.
Халык саны - 7,4 млн. кеше (2011), илнең 16% халык саны.
Көньяк Американың халык саны буенча икенче шәһәре. Агломерация эчендә 8,7 млн. кеше яши.
Көнчыгыш Кордильера таулары арасындагы чокырында, 2600 м биеклегендә урнаша. Шәһәр климаты салкын. Җиртетрәү булуы еш ихтимал.
Колумбиянең төп сәяси, икътисади, мәдәни үзәге. 25% илнең Тулаем Эчке Продуктын туплый.
Тарих
үзгәртү1538 елда Испания конкистадорлары (илбасарлары) чибча (индеец кабиләләре) дәүләте үзәгендә нигезләгән.
1598 елдан - Испания генерал-капитанлыгы башкаласы.
1819 елдан - бәйсез Колумбиянең башкаласы.
1948 елда "Боготасо" хәрби күтәрелеше нәтиҗәсендә шәһәр үзәге яндырып җимерелгән.
Колумбия буенча җинаятьчелек дәрәҗәсе чагыштырмача түбән.
Транспорт
үзгәртүБаш транспорт төре - метробус ТрансМиленио.
"Эльдорадо" һава аланы 15 км шәһәр үзәгеннән көнбатыш юнәлешендә урнаша.
Сылтамалар
үзгәртү- Рәсми сайт(исп.)