Садри Максуди

Россия һәм соңыннан Төркия сәясәтчесе, хокукчысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Садретдин Низаметдин улы Максудов яисә Садри Максуди Арсал (Sadri Maqsudi Arsal, төр. Sadri Maksudi Arsal) — Россия һәм соңыннан Төркия сәясәтчесе, хокукчысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Идел-Урал штатын кору эшендә катнашкан кеше.

Садри Максуди
Туган телдә исем Садретдин Низаметдин улы Максудов
Туган 23 июль 1878(1878-07-23)
РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Ташсу
Үлгән 20 февраль 1957(1957-02-20) (78 яшь)
Төркия, Истанбул
Күмү урыны Зинҗирликую зираты[d]
Яшәгән урын Островски урамы, 14[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ? - 1919-1925, Парижда эмиграциядә яшәү чоры
Төркия байрагы Төркия[2]
Әлма-матер Касыймия мәдрәсәсе һәм Париж үнивирситите[d]
Һөнәре сәясәтче, җәмгыять эшлеклесе
Эш бирүче Әнкара үнивирсититенең юридик факультеты[d], Истанбул университеты һәм Париж үнивирситите[d]
Сәяси фирка Иттифак әл-Мөслимин һәм Демократик фирка[d]
Җефет Камилә Рамеева
Балалар Әдилә Айда, Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты
оныгы Гөнүл Пултар
Ата-ана
  • Низаметдин Максудов (әти)
Кардәшләр Әхмәтһади Максуди

 Садри Максуди Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

23 июль 1878 Казан губернасының Казан өязе (хәзерге Татарстанның Биектау районы) Ташсу авылында мулла гаиләсендә туа. 1888 елдан башлап, Казанда урнашкан Апанаев мәдрәсәсендә укый. 14 яшендә Даниел Дефоның Робинзон Крузо әсәрен татар теленә тәрҗемә итә[4]. 1893 елда Исмаил Гаспыралы белән таныша, Бакчасарайда Зынҗырлы мәдрәсәсендә укый (Анда аның абыйсы Әхмәтһади Максуди укыта). Әтиләре 1894 елда вафат булганнан соң, Казанга кайталар. 1901 елга кадәр Садри рус укытучылар мәктәбендә укый. Исмаил Гаспыралы киңәше буенча Парижга укырга китә, 1901—1906 елларда Париж университетының юридик факультетында укый, хокук фәннәре кандидаты исемен ала. Уку вакытында Париж газетасында корреспондент булып эшли, Россия мөселманнары турында лекцияләр укый.

1906 елда Россиягә кайткач, сәяси эшчәнлеккә кушыла. Татар либерализмы җитәкчеләренең берсе. Россия парламентында Мөселман фракциясе җитәкчесе.

Садри Максуди хәләл җефете, Камилә Рамеева, алтын сәнәгатьче Шакир Рамеевның кызы. Шагыйрь Закир Рамеев Камиләнең абыйсы. Садри Максуди һәм Камилә Рамееваның ике баласы туган - Әдилә һәм Наилә. Садри Максуди Истанбул шәһәрендә 1957 елда үлгән. Кабере - Истанбул шәһәренең Зинҗирликую зиратында.

Россия сәясәтчесе үзгәртү

 
Садри Максуди, 1910

1906 елда Казанга кайтып, «Иттифак әл-Мөслимин» фиркасенә керә. Бик яшь булуына карамастан, Кадет фиркасыннан икенче һәм өченче Дәүләт Думалары депутаты булып сайлана. Думаның мөселман фракциясе җитәкчесе була. Дәүләт Думасында Россия императорлыгында яшәгән мөселман халкы хокуклары өчен чыгышлар ясады. Милли алгарыш (тәрәкъкыять) мәсьәләсен еш күтәрде. Дума бюросының әгъзасы булып сайланды. Думаның Англиягә сәяхәтендә катнашты 1910 елда Идел буена, Уралга, Төркестанга, Кавказга халыкны Дума һәм мөселман фракциясе эшчәнлеге белән таныштыру өчен сәяхәт итте. Казанга кайткач, адвокат булып эшләде.

 
Казан губернасыннан II Дәүләт Думасы депутатлары. Басып торалар: Григорий Петрухин, Александр Фёдоров, Садри Максуди, Гомәр Мусин; утырып торалар: Зиновий Таланцев, Михаил Батуров, Михаил Капустин, Дмитрий Кушников, Сафиулла Мәкъсүтов.

Инкыйлаб вакытында үзгәртү

Февраль инкыйлабыннан соң Казан мөселман комитеты әгъзасы, Россия мөселманнарының вакытлы Үзәк Бюросы әгъзасы, Россия мөселманнарының Казандагы берничә корылтаенда катнашкан. Бөтенрусия мөселман шурасы Башкарма комитетының әгъзасы булып сайланды [5]. 1917 ел ахырында Сәмәрканд сайлау округында № 2 исемлеге буенча (Сәмәрканд өлкәсе мөселман оешмалары) Бөтенрусия оештыру җыелышына сайлана [6].

Идел-Урал Штаты үзгәртү

1918 елның 5 гыйнварында Садри Максуди, Россиянең Европа өлеше һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте органы, Милли Идарә рәисе булып сайланды.

Большевиклар тарафыннан эзәрлекләү аркасында Финляндиягә китә. Швеция, Алманиядә яшәде.

Эмиграциядә үзгәртү

 
Садри Максуди, 1930 еллар

Соңрак Версаль конференциясенә китеп, Франциядә калды. Сорбоннада төркиләр тарихын укытты.

1924 елда яңа корылган Төркия Җөмһүриятенә лекцияләрен уку өчен сәфәр кылды. Төркиянең беренче президенты Ататөрек тарафыннан яңа Төркияне төзүдә катнашырга чакырлды.

Төркиядә тормыш үзгәртү

Әнкарада юридик мәктәпкә нигез салучыларның берсе. Күп еллар анда укытт, аннан соң Истанбул университетында укыта башлады. Төрек телен өйрәнү һәм төрек тарихын өйрәнү җәмгыятләрен булдыруда зур роль уйнады. Хокук тарихы һәм фәлсәфәсе турында күп хезмәтләр авторы. 19311935, 1935—1939 һәм 19501954 елларда өч тапкыр төрек парламенты әгъзасы булды. Милләтләр Лигасында төрек делегациясе әгъзасы булды.

Кызларының берсе — Әдилә Айда, Төркиядә беренче хатын-кыз дипломат, соңыннан сенатор булды, әтисе турында китап һәм этрусклар турында монография авторы. Садри Максуди оныгы, Гөнүл Пултар, Төркиядә яши, филология докторы, хәзерге вакытта Бөтендөнья татар лигасын җитәкли. Аның бертуганы Гөлнур Учок икътисади өлкәдә эшли. Тагын бер оныгы, Али Ваһит Турхан, сәясәт политология профессоры, Истанбул шәһәре Мармара университетының Муниципаль идарә кафедрасы мөдире.

 
Садри Максуди кабере
Зинҗирликую зираты, Истанбул

Хәтер үзгәртү

2016 елның 7 декабрендә Казан шәһәренең «Истанбул» паркында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым катнашында Садри Максудига һәйкәл ачылды.[7]

Садри Максуди эшләре үзгәртү

Китаплар үзгәртү

  • Maksudi, S. (1898). Maişet, Kazan. İkinci baskı: 1914.
  • Maksudi, S. (1912). İngiltereye Seyahat, Kazan.
  • Maksudi, S. (1927). Hukuk Tarihi Dersleri, Ankara: Ankara Hukuk Fakultesi Yayınları. Лекции по истории права
  • Maksudi, S. (1928). Türk Hukuk Tarihi, Ankara: Ankara Hukuk Fakultesi Yayınları.
  • Maksudi, S. (1930). Türk Dili İçin, Ankara: Türk Ocakları Yayınları.
  • Maksudi, S. (1933). İskitler-Sakalar, Ankara: Türk Tarihinin Anahatları Serisi, No. 5.
  • Maksudi, S. (1934). Orta Asya Türk Devletler, Ankara: Türk Tarihinin Anahatları Serisi, II, No. 19.
  • Maksudi, S. (1937). Hukukun Umumi Esasları, Ankara: Ankara Hukuk Fakultesi Yayınları. общие принципы права
  • Maksudi, S. (1941). Umumi Hukuk Tarihi, Ankara: Ankara Hukuk Fakultesi Yayınları. İkinci baskı: 1944. Üçüncü baskı: 1948.
  • Maksudi, S. (1946). Hukuk Felsefesi, İstanbul: İstanbul Hukuk Fakültesi Talebe Cemiyet Yayınları.
  • Maksudi, S. (1947). Türk Tarihi Ve Hukuk, İstanbul: İstanbul Hukuk Fakültesi Yayınları.
  • Maksudi, S. (1955). Milliyet Duygusunun Sosyolojik Esasları, İstanbul. İkinci baskı: 1975. Üçüncü baskı: 1979.
  • Maksudi, S. (1940). Teokratik Devlet ve Laik Devlet, İstanbul — İstanbul Üniversitesi Yayınları.
  • Maksudi, S. (1940). İngliz Amme Hukukunun İnkişafı Safhaları, İstanbul — İstanbul Hukuk Fakültesi Yayınları.
  • Maksudi, S. (1945). Farabi’nin Hukuk Felsefesi, İstanbul — İstanbul Hukuk Fakültesi Yayınları.
  • Maksudi, S. (1947). Kutadgu-Bilig, İstanbul — İstanbul Hukuk Fakültesi Yayınları.

Мәкаләләр үзгәртү

  • Maksudi, S. (1911). “Büyük milli Emeller”, Türk Yurdu, sayı 1, sahife 8.
  • Maksudi, S. (1911). “Büyük milli Emeller”, Türk Yurdu, sayı 2, sahife 33.
  • Maksudi, S. (1924). “S. Maksudof Çin tarihlerindeki Kuzey Uygurlarla Tokuz Oğuzları ayniliği hakkında bir bildiri okuyor”, Journal Asiatique, sahife 37.
  • Maksudi, S. (1924). “Çinlilerin ve Moğolların Hüvey-Hu’ları ve Orhon Türk yazıtlarındaki Tokuz Oğuzlar”, Journal Asiatique, sahife 141.
  • Maksudi, S. (1925). “Türk tarihinin telkinatı”, Türk Yurdu, cilt 1, sayı 4.
  • Maksudi, S. (1925). “Türk tarihinin telkinatı”, Türk Yurdu, sayı 14, sahife 377.
  • Maksudi, S. (1925). “Çinliler ile Moğolların Hüvey-Hu ve Uygurları ile Orhon Türk kitabelerindeki Oğuzların ayniyeti”, Türk Yurdu, sayı 7, sahife 27.
  • Maksudi, S. (1925). “Türk Birliği”, Türk Yurdu, sayı 11, sahife 396.
  • Maksudi, S. (1925). “Lisanların inkişaf ve tekâmülünde Akademilerin rolü”, Türk Yurdu, sayı 12, sahife 525.
  • Maksudi, S. (1925). “Çinlilerin Huvey-hu dedikleri halkın Orhon kitabelerindeki Oğuzların ayni olduğuna dair izahat”, Türk Yurdu, sayı 13, sahife 218.
  • Maksudi, S. (1914). “Emeller üstadı İsmail Gaspıralı”, Tercüman, sayı 2121.
  • Maksudi, S. (1925). “Ankara Hukuk Mektebinin tarihî ehemmiyeti”, Hakimiyet-i Milliye, 14 Eylül, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1926). “Yeni Ankara”, Hakimiyet-i Milliye, 5 Mart, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1929). “Güne bakan aşk peygamberi”, Hakimiyet-i Milliye, 29 Kasım, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1925). “Lisanların tekâmül ve inkişafında Akademilerin rolü”, İkdam, 5 Ekim.
  • Maksudi, S. (1925). “Lisanların tekâmül ve inkişafında Akademilerin rolü”, İkdam, 6 Ekim.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 1”, Milliyet, 28 Eylül, sahife 4.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 2”, Milliyet, 29 Eylül, sahife 4.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 3”, Milliyet, 30 Eylül, sahife 4.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 4”, Milliyet, 2 Ekim, sahife 4.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 5”, Milliyet, 3 Ekim, sahife 4.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 6”, Milliyet, 4 Ekim, sahife 4.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 7”, Milliyet, 5 Ekim, sahife 4.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 8”, Milliyet, 6 Ekim, sahife 4.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 9”, Milliyet, 7 Ekim, sahife 4.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 10”, Milliyet, 9 Ekim, sahife 5.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 11”, Milliyet, 11 Ekim, sahife 5.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 12”, Milliyet, 13 Ekim, sahife 5.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 13”, Milliyet, 14 Ekim, sahife 5.
  • Maksudi, S. (1928). “Lisan ıslahı meselesi 10”, Milliyet, 9 Ekim, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1929). “Ga nin en büyük eseri nedir?”, Milliyet, 9 Temmuz, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1945). “Dünyada iki türlü telâkki karşı karşıya”, Tasvir, 21 Ekim.
  • Maksudi, S. (1945). “Demokrasi ve Hukuk”, Tasvir, 29 Ekim, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1945). “Siyasî Partilerin ideolojileri”, Tasvir, 6 Aralık, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1945). “Demokrasinin ilmî ve ruhî esasları”, Tasvir, 10 Aralık, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1945). “Demokrasinin istinad ettiği ilmî ve felsefî esaslar”, Tasvir, 23 Aralık, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1945). “Demokrasi ve Müsavat esası”, Tasvir, 30 Aralık, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Demokrasi ve Hürriyet”, Tasvir, 6 Ocak, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1946). “Edebî Barış ve milletler birleşmesi”, Tasvir, 11 Ocak, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1946). “Demokrasi ve Hürriyet”, Tasvir, 6 Ocak, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1946). “Milli ideoloji ve yabancı ideolojiler”, Tasvir, 13 Ocak, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “İlim ve Hürriyet”, Tasvir, 17 Şubat, sahife 3-4.
  • Maksudi, S. (1946). “Kadim Yunan’da ilmî muhtariyet”, Tasvir, 24 Şubat, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Üniversite Muhtariyeti”, Tasvir, 3 Mart, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Üniversite Muhtariyetini zarurî kılan sebepler”, Tasvir, 10 Mart, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Müsbet ilimler ve felsefe”, Tasvir, 24 Mart, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Tarihte veto hakkının menfî rolü”, Tasvir, 31 Mart, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “İnsanların manevî hayatında gaye ve ideallerin rolü”, Tasvir, 7 Nisan, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Milletlerin hayatında fikir ve ideallerin rolü”, Tasvir, 14 Nisan, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Avrupa medeniyetinin istikbali”, Tasvir, 21 Nisan, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Medeniyet mahsulleri ve kültür kıymetleri zail olmaz”, Tasvir, 21 Nisan, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Demokratik seçim usulünün beş mühim esası”, Tasvir, 5 Mayıs, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Ruhî ve manevî hayatın zenginliği ve yaş”, Tasvir, 12 Mayıs, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Arap Birliği ve büyük Arap milletinin istikbali”, Tasvir, 19 Mayıs, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Amerika Birleşik Devletlerinde felsefî cereyanlar”, Tasvir, 26 Mayıs, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Milletlerin hayatında Yüksek Öğrenimin rolü ve Profesörler sınıfının dilekleri”, Tasvir, 2 Haziran, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Atomun felsefî tarihi”, Tasvir, 9 Haziran, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “İngilterede Demokrasinin ruhu ve tarihî temelleri ”, Tasvir, 16 Haziran, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1946). “Beşerî camiaların hayatında propagandaların rol ve kudreti”, Tasvir, 30 Haziran, sahife 3.
  • Maksudi, S. (1948). “Medenî milletlerde ilim dili yaratma tarihine bakış”, Cumhuriyet, 5 Ekim, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1948). “İlmî usullerle yaratılmış Türkçe ve müstakil bir ilim dili lâzımdır”, Cumhuriyet, 19 Ekim, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1948). “Dil ıslahı ve Dil Kurumu”, Cumhuriyet, 23 Ekim, sahife 2.
  • Maksudi, S. (1950). “Demokrasinin kapısı önündeyiz”, Cumhuriyet, 2 Mayıs, sahife 2.

Чыганаклар үзгәртү

  • Хәбетдинов А. Садри Максуди - беренче милли хөкүмәт башлыгы // Гаилә һәм мәктәп. - №12(53). - декабрь, 2017. - Б.26-27.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/275.pdf
  2. "С.Максудиның соңгы 32 ел гомере Төркиядә уза", М.Х.Хәсәнов. Садри Максуди - Татар һәм төрек яңарышының эшлеклесе., 11 бит: Садри Максуди: тарих hэм хэзерге заман. Мэкалэлэр жыентыгы. (Садри Максуди: наследие и современность. Материалы международной научной конференции). Казан: «Мастер Лайн» нэшрияты, 1999. — 256 с.
  3. "Новый документ о пребывании Садри Максуди в Париже в 1919 г.", Гасырлар авазы фәнни-документаль журналы, № 2006-1
  4. Садри Максуди: «Рано или поздно я буду иметь такие же права, как и вы…»
  5. Исхаков С. М. Предисловие // Великая российская революция 1917 года и мусульманское движение. Сборник документов и материалов. — М.; СПб.: Институт российской истории РАН; Центр гуманитарных инициатив, 2019. — С. 16.
  6. Хронос. Максудов Садретдин Низаметдинович
  7. Йылдырым: "Садри Максуди һәйкәле – башка атаклы татарларга да истәлек"