Сафиулла Мәкъсүтов
Сафиулла Таҗетдин улы Мәкъсүтов (1858, Олы Күлбаш, Кукмара вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1920 елдан иртә түгел) — мулла, Казан губернасыннан II чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы депутаты.
Сафиулла Мәкъсүтов | |
---|---|
Туган | 1858 Олы Күлбаш, Кукмара вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1920 елдан иртә түгел |
Яшәгән урын | Касыймия мәдрәсәсе |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Иттифак әл-Мөслимин |
Тормыш юлы
үзгәртүСафиулла Мәкъсүтов 1858 елда Казан губернасының Олы Күлбаш авылында авыл мулласы гаиләсендә туа. Милләте буенча татар[1]. 1883 елда Казанда «Көлбәе» мәдрәсәсен тәмамлаган. Ислам дине гыйлемнәрен камилләштерү өчен, Төркистанга һәм Бохарага сәяхәткә китә.
1885 елдан Казан губернасының Олы Айбаш һәм Күлбаш авылларында указной мулла булып хезмәт итә. 1891 елдан имам-хатыйп һәм ахун була. Мөселман дине мәсьәләләрендә дә, хәзерге сәясәттә дә хәбәрдар белемле авыл мулласы буларак билгеле була. Белемле авыл мулласы буларак билгеле. «Иттифак әл-Мөслимин» партиясе әгъзасы була. Игенчелек белән шөгыльләнә, 4 дисәтинә мәйданлы җир участогы булган.
1907 елның 6 февралендә ул Казан губернасы сайлау җыелышы сайлаучыларының гомуми составыннан II чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасына сайлана. Мөселман фракциясе составына керә. Дума комиссияләрендә тормаган һәм Дума трибунасыннан фикер алышуларда да катнашмаганы. Думада үз эше турында депутат хисапларын һәм мөселман фракциясе идеялары турында Казанның «Йолдыз» газетасында бастыра.
Алга таба язмыш һәм үлем датасы билгеле түгел.
Әдәбият
үзгәртү- Боиович М. М. Члены Государственной думы (Портреты и биографии). Второй созыв. М.: Тип. Товарищества И. Д. Сытина. 1907. С. 112.
- Усманова Д. М. МАКСЮТОВ Сафиулла Тазетдинович. // Государственная дума Российской империи: 1906—1917. Б. Ю. Иванов, А. А. Комзолова, И. С. Ряховская. Москва. РОССПЭН. 2008.(үле сылтама) C. 344.
- Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с.