Истанбул университеты
Истанбул университеты (төр. İstanbul Üniversitesi, ингл. Istanbul University) — Истанбулның һәм Төркиянең әйдәп баручы югары уку йорты, илнең иң борынгы университеты.
Истанбул университеты | |
төр. İstanbul Üniversitesi | |
Нигезләнү датасы | 1933 |
---|---|
Бәйлелеге | Коимбрская группа[d] |
Нигезләүче | II Мәхмәт |
Ректор | Махмут Ак[d] |
Дәүләт |
![]() |
Урын | Истанбул |
Әгъзалык | Европа университетлары ассоциациясе[d][2] |
Укучылар саны | 35 190[3] |
Бәйле оешмалар | Bilimsel Araştirma Projeleri Birimi, Istanbul Üniversitesi[d], Стамбульский зоологический музей[d] һәм İstanbul Üniversitesi Rıdvan Çelikel Arkeoloji Müzesi[d] |
Моның хуҗасы | Стамбульский зоологический музей[d] |
Штаб-фатирының урнашуы | Истанбул, Төркия |
Әүвәлгесе | Дуру-ль-фюнун[d] һәм İnâs Darülfünunu[d] |
Кулланылган тел | төрек теле |
IPv4 диапазоны | 194.27.128.0/20[4] |
IPv6 диапазоны | 2001:a98:8020::/48[5] |
Рәсми веб-сайт | istanbul.edu.tr(төр.) |
Нинди веб-биттә тасвирланган | hangiuniversite.com/istanbul-universitesi |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 135 496 |
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | [d] |
![]() |
Университетның төп территориясе шәһәрнең иске өлешендә, Баязит мәчете һәм Сөләйман мәчете арасында урнашкан. Университетта һәм аның филиалларында 60 меңнән артык студент һәм 8 мең аспирант белем ала, укытучылар составында 2 меңнән артык профессор бар.
ТарихҮзгәртү
1846 елда мәдрәсә базасында солтан Мәхмәт боерыгы буенча 1453 елда Константинопольне алганнан соң нигез салына. XX гасырга кадәр — югары мөселман мәктәбе, Төркия Республикасыигълан ителгәннән соң 1927 һәм 1933 елларда үзгәртеп корыла һәм дөньяви белем бирү учреждениесе була[6].
2006 елдан башлап, Стамбул университеты дөньяның 500 иң яхшы университеты исемлегенә керә[7]. 2011 елда дөньядагы иң яхшы 500 университет исемлегенә кергән Төркиянең бердәнбер университеты[8]. Университет Азия-Тын океан төбәгендә иң яхшы 100 университет исемлегенә керә[9].
Истанбул университеты Европа университетлар ассоциациясенә (EUA), шулай ук «Coimbra Group»ка керә. Farabi, Erasmus, Mevlana кебек программалар аша студентлар һәм укытучылар алмашу гамәлгә ашырыла. Уку процессы Болонья системасы нигезендә бара.
Истамбул университетын тәмамлаучыларга дипломга аерым кушымта бирелә (DS)[10].
Истамбул университеты китапханәсеҮзгәртү
Истанбул университеты китапханәсенә 1925 елда нигез салына. Китапханә Төркиянең иң эре китапханәләреннән берсе булып тора. Аның фондында 250 мең томнан артык китап һәм 18 меңнән артык кулъязма бар.
ФакультетларҮзгәртү
Истанбул университетында 17 факультеты бар[11]:
- Истанбул медицина факультеты
- Юридик факультеты
- Филология факультеты
- Әдәбият факультеты
- Табигый фәннәр факультеты
- Фармацевтика факультеты
- Стоматология факультеты
- Идарә итү факультеты
- Сәясәт фәннәре факультеты
- Элемтә факультеты
- Су фәннәре факультеты
- Теология факультеты
- Ачык һәм дистанцион белем бирү факультеты
- Транспорт һәм логистика факультеты
- Шәфкать туташы факультеты
- Архитектура факультеты
- Компьютер һәм мәгълүмат технологияләре факультеты
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Directory of Open Access Journals — 2003.
- ↑ https://eua.eu/about/member-directory.html
- ↑ https://istatistik.yok.gov.tr/
- ↑ https://tools.wmflabs.org/whois/gateway.py?lookup=true&ip=194.27.128.0
- ↑ https://apps.db.ripe.net/search/lookup.html?source=ripe&key=2001:a98:8020::/48&type=inet6num
- ↑ higheredu-sci.beun.edu.tr. әлеге чыганактан 2016-03-11 архивланды. 2021-07-15 тикшерелгән.
- ↑ İstanbul Üniversitesi. İstanbul Üniversitesi | Tarihten Geleceğe Bilim Köprüsü - 145. www.istanbul.edu.tr. 2018-01-16 тикшерелгән.
- ↑ Scimetrica, www.scimetrica.com - © 2018. Shanghai Ranking 2011 - Results | Universityrankings.ch. www.universityrankings.ch. 2018-01-16 тикшерелгән.
- ↑ Fakülte Tarihçesi | İ.Ü İşletme Fakültesi | İşletme Kulübü (төр.), İ.Ü İşletme Fakültesi | İşletme Kulübü (2017-02-16). 16 гыйнвар 2018 тикшерелде.
- ↑ Стамбульский университет(Istanbul University) ᐈ Факультеты, Поступление и стоимость обучения ᐈ World Study. World study. 2020-02-08 тикшерелгән.
- ↑ Fakülteler - İstanbul Üniversitesi
СылтамаларҮзгәртү
- Университетның рәсми сайты(ингл.)(төр.)
- Университет WikiMAPIAда