Катанов китапханәсе

Истанбул университетындагы китапханә
Викибирелмәләрнең буш элементы

Катанов китапханәсе, Николай Федор улы Катановның китапханәсе (төр. Nikolai Katanov'un kütüphanesi, kitap koleksiyonu) — Төркиянең Истанбул университеты каршындагы Тюркологик тикшеренүләр институтында (İstanbul Üniversitesi Türkiyat Araştırmaları Enstitüsü) сакланучы уникаль китаплар коллекциясе. Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе профессоры һәм татар теле укытучысы, танылган галим—Көнчыгышны өйрәнүче, тюрколог, этнограф Николай Федор улы Катановның (Хызыл улы Пора, 1862—1922) 22 телдәге 7 меңнән артык китаптан торучы китап тупланмасы, төрек һәм татар мәдәниятләре хәзинәсе.

Катанов китапханәсе

Адрес 34134 Төркия, Истанбул, Fatih, Kimyager Derviş Paşa Sk. No:16
Китап саны 9 000
Төр аерым фонд
Нигезләнү 1914
Хәләте гамәлдә
 
Николай Федор улы Катанов
 
Китапханәне сатып алган Төркия сәясәтчесе Хөсәен Хилми-паша
 
Китапханә сакланучы Истанбул университеты

Төркиянең Истанбул университеты каршындагы тюркологик тикшеренүләр институтында уникаль китаплар коллекциясе саклана. 1914 елда Казанга килгән Төркиянең элекке баш вәзире (1909—1910), илче Хилми-паша(рус.) (1855—1922) тарафыннан Казан университеты профессоры Николай Федор улы Катановтан сатып алынган.

Китапханә Н. Ф. Катанов Красноярск классик гимназиясендә (1876—1884 еллар) һәм Санкт-Петербург университетында (1884—1888 еллар) укыганда, Казан Император университетында (1894—1914 еллар) эшләгән вакытта җыелган. Казанга күчеп килү белән, Н. Ф. Катанов татар теле һәм әдәбияты, төрки халыкларның тарихы буенча лекция курсы әзерли. Әлеге курсларны әзерләгәндә аңа татар басмалары кирәк була һәм ул XIX гасырда басылган барлык татар китапларын тулысынча ачыклап чыга. 1801—1899 елларда чыккан татар китаплары исемлеген төзи (ТР милли архивында саклана). Петербург, Мәскәү, Одесса, Харьков, Кырым галимнәренең Көнчыгышны өйрәнүгә багышланган, элегрәк һәм яңа басылган китапларын ачыклау һәм җыюга игътибар итә. Көнбатыш Аурупа ориенталистикасы үсешен күзәтеп бара. Вена, Берлин, Рим, Лондон, Париждан китаплар алдыра. Көнбатышка командировкалары вакытында аннан Көнчыгыш басмаларын алып кайта.

1907 елда Казанда (нигездә татар китапларын цензуралаучы) матбугат буенча вакытлы комитетта татар китаплары цензоры итеп куелгач, үзенең китапханәсен фәнни хезмәтләр вакытында зарури булган яңа татар басмалары белән тулыландыра. Цензор вазыйфасы аңа татар китапларын бушлай алырга мөмкинлек биргән. Н. Ф. Катанов китап җыю эшен фәнни максатларда алып бара. Тупланмасы белән укучыларны да таныштыра. Казанга күчкәч тә, үзе туплаган рус, көнчыгыш, көнбатыш телләрендәге китапларга күзәтүләр (рецензия, барысы 900) язып бастыра.

Сирәк һәм уникаль китапларны ул Көнчыгыш һәм Көнбатыш Себергә, Төньяк Монголиягә, Урянхай краена (Тыва), Кытай Төркестанына (1889—1892 еллар) командировкалары вакытында да сатып алган. 1891 елда Чучуган шәһәрендә (Көнчыгыш Төркестан) командировкада булганда, ул шәхси китапханәсе булган бер укытучы белән таныша. Укытучысы В. В. Радловка хатында Н. Катанов болай дип яза: «аның китапханәсендә Пекинда литография ясалган ике текстлы (кытай һәм татар телләрендә) китап күрдем: Хуҗа үзе әлеге китапны бер тәүлеккә дип китереп, үзем өчен татар текстын күчереп алырга тәкъдим итте».

Китапханәсендә XIII гасырдан алып 1914 елга кадәр дөньяның төрле илләрендә һәм шәһәрләрендә нәшер ителгән китаплар сакланган. 1262, 1305, 1698, 1779 һ. б. елларда дөнья күргән уникаль әйберләр бар.

«Н. Ф. Катанов» документаль-публицистик әсәрендә (Абакан, 1993) Н. Ф. Катановның 1912 елда Шәрыкъ кулъязмаларыннан торучы бай китапханә сатуы әйтелә [1]. Ләкин Катановның Истанбулда сакланучы китапханәсендә 1913—1914 елларда бүләк ителгән китаплар бар, бу исә 1912 елда китапханә үзенең хуҗасы кулында булуны дәлилли.

Тасвирлама

үзгәртү

Китапханәдә тюркология буенча өч меңнән артык китап тупланган. Белешмә, тарихи әдәбият, этнография, археология буенча әдәбияттан тыш, халык авыз иҗаты китаплары да бар. Башкорт, казакъ, кыргыз, татар, төрекмән, үзбәк, чуаш телләреннән рус теленә тәрҗемә ителгән әдәбият; әлифба-букварьлар, дәреслекләр, телләрне өйрәнүчеләргә ярдәмгә нәшер ителгән уку әсбаплары күп. Евфимий Малов, 1894 елда нәшер ителгән «Мөхәммәд әлифбасы»ның титул битенә: «Казан Император университетының хөрмәтле профессоры Н. Ф. Катановка рәхмәтле автордан, 1894 елның 21 декабре» дип язып, бүләк иткән. Галим-этнограф буларак Николай Катанов үз китапханәсендә бөтен дөнья диннәре (Буддизм, ислам, иудаизм, католиклык, православие, шаманизм һ. б.) буенча әдәбият туплаган. Бу китапларның күбесе авторга бүләк ителгән. 1909 елда Казанда С. Багинның «Матбугат юлы белән исламны пропагандалау турында» дигән брошюрасы дөнья күрә. Китап Катановка автордан бүләк итеп бирелгән. «Рус булмаган халыкларга христиан мәгърифәте бирү: Иркутск архиепискобы Вениаминның Н. И. Ильминский белән хат язышуы» (Казан, 1904) китабын да автор К. Харлампевич Н. Ф. Катановка зур хөрмәт белән бүләк иткән. Бу китапханәдә Н. И. Ильминскийның үзенең дә берничә китабы бар, шул исәптән: «Православ христиан китапларын рус булмаган халыклар телләренә күчерү турында» (Казан, 1879). Китапханәдә Н. Катановның үзенең аерым басылган хезмәтләре, җыентыклардан, фәнни хезмәтләрдән алынган мәкаләләр оттискалары саклана, алар арасында: «Себер һәм Себер халыклары турында 1716 елгы Лоренц Лянге хәбәрләре» (Тубыл, 1905); «Төрки кабиләләр арасында» (СПб., 1896); «Енисей губерниясе Минусинск татарларының каһарман поэмалары турында искәрмәләр» (СПб., 1885) һ. б. Тел гыйлеме фәне буенча бай тупланмада «А. А. Бобровенников тарафыннан аңлатылган һәм В. В. Григорьевичның өстәмәләре белән Монгол квадрат хаты һәйкәлләре» (СПб., 1870), «Латин теленең академик сүзлеге: Д. Нагуевскийның тәнкыйть-библиографик искәрмәләре белән» (Казан, 1904),

1922 елда китапханәдә 7325 данә китап булса, хәзерге вакытта китап фонды 9000 данәгә кадәр арткан [2]. Н. Ф. Катанов коллекциясеннән тыш, соңгы елларда китапханәгә төрле илләр, шул исәптән Россия галимнәре бүләк иткән китаплар җыя башлаганнар. Китапханәнең бөтен фонды төрек теленә тәрҗемә ителеп, институтның фәнни хезмәткәрләре төзегән электрон каталогта чагылыш тапкан.

Китапханәне сату тарихы

үзгәртү

Николай Федор улы Катанов: «Китапханәмне мин Төркиягә саттым. Ни өчен? Хәл болай булды. Мин аны РИ Фәннәр академиясенә тәкъдим иттем, ләкин алар сатып алудан баш тартты. Мин китапханәм Иркутск университетының көнчыгыш факультеты, востоковедлар китапханәсе өчен нигез булыр, анда Көнчыгыш факультеты ачсыннар, дип, Себер генерал-губернаторына тәкъдим итеп караган идем. Себер генерал-губернаторы мәгариф минситрлыгына мөрәҗәгать итеп карады, әмма аннан отказ килде. Шуннан соң мин Ташкент университетын күз алдында тотып, әлеге мәсәлә белән Төркестан генерал-губернаторына мөрәҗәгать иттем. Ул вакыттагы генерал-губернатор Кауфман мәгариф министрлыгыннан рөхсәт сорап карады, аңа да отказ килде. Алга таба мин Лейпциг, андагы мәшһүр нәширләр белән элемтәгә кердем, алар минем барлык китапларымны алырга теләделәр, ләкин шул вакытта Казанга үзенең хезмәткәрләре белән Төркиянең (элекке) премер-министры Хилми Паша килде. Алар сәүдәгәр Юнысовларда тукталганнар иде. Алар минем китапханәм сатылачагын һәм анда Көнчыгыш басмалары һәм сүзлекләр булуын белгәннәр. Хилми Паша шундук килеп җитте, китапханә өчен түләүне килеште. Шунда ук үзенең хезмәткәрләренә китапларны бәйләргә һәм Төркиягә – Истанбулга, җирле университетның китапханәсенә җибәрергә кушты.»[3]

Дусларына язган хатларыннан күренгәнчә, китапханәсе белән аерылышу Николай Федоровичның рухи һәм физик торышына нык тәэсир иткән.

Бу китапханәне Төркиягә сатканчы, аның хуҗасы, матди яктан авырлыклар кичерүче танылган галим Себер һәм Урта Азиянең берничә фәнни һәм дәүләт учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Себер генерал-губернаторына язган хатында Н. Ф. Катанов болай ди:

«Иркутск университетына, Галиҗәнап киләчәктә анда Көнчыгыш факультетына нигез салсын өчен, ә китапханә Көнчыгышны өйрәнүчеләр китапханәсе өчен нигез булыр иде».

«Для Иркутского университета, чтобы Его Величество, в дальнейшем основал там восточный факультет, а его библиотека стала бы фундаментом для библиотеки востоковедов.»

1914 елда «Тәрҗеман» газетасында Казан университеты профессоры, төрки телләрнең танылган галиме Н. Ф. Катановның бай китапханәсе сатылуы турында хәбәр басыла. Игълан бу вакытта Казанда булган элекке Төркия баш вәзиренең күз уңына эләгә. Югары белемле дәүләт эшлеклесе китапханәне 3000 алтын лирага сатып ала һәм Истанбулга (Константинопольгә) җибәрә. 1922 елда Н. Ф. Катановның хатыны Төркия ягына тагын 3500 данә китап сата[4].

Китапханәне Истанбул университетында рус теле укытучысы булып эшләгән татар язучысы Муса Акъегетзадә эшкәрткән, гарәп графикасында тасвирламалар ясаган. Соңыннан китапханә фонды яңадан латин язуында каталоглаштырылган.

Бу еллар эчендә китапханә саклану урынын өч тапкыр үзгәрткән, ләкин Госманлы империясендә һәм Төркиядә булып узган авыр чорларга карамастан, төрек ягы әлеге китапханәне Төркиягә күчкәнче хуҗасы кулында нинди булган, шулай саклап кала алган.

1989 елда Катанов китапханәсенең директоры — Истанбул университетының төрек теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Мертол Тулум. 2012 елда — Кемал Явуз.

Катанов китапханәсе — Истанбул университеты каршындагы тюркология тикшеренү институты (Төрек институты) китапханәсенең бер өлеше. Әмма ул гомуми фондка кушылмаган һәм аерым саклана[5].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. И. Ф. Кокова. Н. Ф. Катанов. Абакан, 1993
  2. Научное наследие Н. Ф. Катанова. 2019 елның 18 июль көнендә архивланган. МБУК «Абаканская централизованная библиотечная система»(рус.)
  3. Н. Ф. Катанов. Очерки жизни и творчества. Материалы и сообщения. – Абакан, 1958. – С. 169-170.
  4. Из Турции в Хакасию прибыли копии книг Николая Катанова. tuva.asia, 9.08.2012(рус.)
  5. Әбрар Кәримуллин. Катанов китапханәсе эзеннән. «Мирас», 1992 ел, № 5

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү