Төп менюны ачу

«Мирас» журналы — айлык Бөтендөнья татарларының халыкара фәнни-популяр, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис академик журналы. Казанда 1991-2009 елларда чыгып килгән.

Мирас
Мирас.JPG
Tөр

Фәнни-популяр, әдәби-нәфис һәм документаль журнал


Гамәлгә куючы

иҗтимагый-матди «Татар мирас фонды» һәм Түбән Кама «Нефтехим» җитештерү берләшмәсе

Нигезләнде

1991

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

2009

Төп офис

Казан, Чистай ур., 5

Журналның 1998 елгы 12 нче саны

«Мирас» журналы 1991 елда иҗтимагый-матди «Татар мирас фонды» һәм Түбән Кама «Нефтехим» җитештерү берләшмәсенең матди ярдәме белән чыга башлый. Миңнәхмәт Сәхапов журналның редакция советы рәисе һәм баш мөхәррире итеп раслана. 1994 елда аның наширлеге-мөхәррирлегендә нәниләр өчен татар һәм рус телләрендә «Сабыйга» исемле төсле рәсемле журналга нигез салына.

Укучылар, галим-голәма арасында абруй казанган «Мирас» журналы, ЮНЕСКО һәм ТӨРКСОЙ кебек халыкара оешмаларның реестрына теркәлеп, халыкара әһәмияткә ия булган үзенчәлекле милли-рухи һәм мәдәни-интеллектуаль басма статусын алды.

Даими рубрикалары: «Милли мәгариф», «Халык иҗаты», «Шигърият», «Тарихи мирас», «Сәяси мирас», «Археологик мирас», «Сәнгать белеме мирасы», «Борынгы бабаларыбыз тарихы», «Алтын Урда тарихы», «Казан ханлыгы тарихы», «Төрки халыклар дөньясы», «Мирас» энциклопедиясе, «Мирас» почтасы» һ.б. Журнал битләрендә татар халкының тарихи-мәдәни мирасы истәлекләре басыла, аларны саклау һәм өйрәнүнең мөһим мәсьәләләре тикшерелә. Журнал татар халкының, Русиянең башка халыкларының мәдәни мирасын пропагандалау буенча зур эш башкара, җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезен булдыру һәм үстерүдә катнаша. «Мирас»та атаклы язучы һәм публицистларның мәкаләләре басыла, журнал белән Татарстан, РФ һәм чит илләр галимнәре, мәдәният эшлеклеләре хезмәттәшлек итә. 1992 дә редакция Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк булдыра. 2010 да чыгудан туктый. 2012 дән «Чын мирас», 2014 тән «Безнең мирас» булып чыга башлый[1].

“Мирас” журналының авырлыклары 2009 елның 6-7-нче саннарында “Барбаросс” инкыйразы” исемле яңа тарихи драма басылып чыккач башлана. Бу әсәрне “Мирас” журналы мөхәррире Әхмәт Сәхапов һәм драматург Эсфир Яһүдин иҗат иткәннәр. Драма каһарманы итеп әсәргә кертелгән Адольф Һитлерның патриот шагыйрь буларак танылган Муса Җәлилне кабул итү күренеше кайсыбер әдәбиятчыларда ризасызлык уятты. Алар тырышлыгы белән югары даирәләрдә ыгы-зыгы куптарыла. Муса Җәлилнең Мәскәүдәге гаиләсе шикаяте буенча баш мөхәрриргә җинаять эше кузгатыла. Баш мөхәррирне Татарстан язучылар оешмасыннан чыгаралар.[2] Татмедиа оешмасы журналны бюджет финаславыннан читләштерә.[3]

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү