Муса Җәлил

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Муса Мостафа улы Җәлил (15 февраль 1906(1906-02-15)[3][4], Мостафа, Ырынбур өязе[d], Ырынбур губернасы, Россия империясе[4]25 август 1944(1944-08-25)[5][3][4][…] (38 яшь), Плетцензее төрмәсе музее, Шарлоттенбург-Вилмерсдорф[d], Берлин, Өченче рейх) – татар язучысы, Советлар Берлеге каһарманы.

Муса Җәлил
Туган телдә исем Муса Мостафа улы Җәлил
Туган 2 (15).02.1906
РИ, Ырынбур губернасы, Мостафа
Үлгән 25 август 1944(1944-08-25)
Берлин, Өченче рейх
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Яшәгән урын Горький урамы, 17, Казан[1]
Ыр
Николай Ершов урамы, 2/1[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы
Әлма-матер Этнологический факультет МГУ[d] һәм Московское военно-политическое училище имени В. И. Ленина[d]
Һөнәре шагыйрь
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Әминә (Сәйфуллина)
Балалар Чулпан, Люция, Альберт
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены Ленин премиясе

 Муса Җәлил Викиҗыентыкта

Викиханәнең эмблемасы
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  
Муса Җәлил
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Биография

үзгәртү

Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

 
1959 елда ССРБ Почтасы чыгарган марка

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1941 елның ноябрь-декабрь айларында Минзәләдә хәрби-сәяси җитәкчеләр (политруклар) әзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлап, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Ленинград фронтында һәм Волхов фронтында «Отвага» фронт газетасында эшли башлый. 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Дәфтәрләр татар гарәп имләсендә һәм "Яңалиф" татар латин әлифбасында язылган. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов ярдәмендә Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.

 

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

1943, 26 ноябрь, Моабит төрмәсе

 
 
Минзәлә педагогика училищесы бинасы. Мемориаль музей шунда урнашкан

Моны да карагыз: Муса Җәлил һәйкәле
Моны да карагыз: Муса Җәлил музее

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү
 
Викиөзек эчендә Муса Җәлил темасы буенча бит бар