Хәдичә Җәлил, Хәдичә Мостафа кызы Җәлилова (русча документларында Залилова (Джалилова) Ходича Мустафовна[1], 30.12.1918, РСФСР, Ырынбур губернасы, Ырынбур өязе, Мостафа — 03.11.2000, РФ, Ырынбур) — каһарман — шагыйрь Муса Җәлилнең (19061944) бертуган сеңлесе. Бөек Ватан сугышында элемтәче буларак катнашкан. Сәяси репрессия корбаны. Абыйсы турында истәлек китабы (К.: ТКН, 1969, 1976) авторы.

Хәдичә Җәлил
Туган телдә исем Хәдичә Мостафа кызы Җәлилова
Туган 30 декабрь 1918(1918-12-30)
РСФСР, Ырынбур губернасы , Ырынбур өязе, Мостафа
Үлгән 3 ноябрь 2000(2000-11-03) (81 яшь)
РФ Ырынбур
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре элемтәче, метеоролог
Ата-ана
  • Мостафа (әти)
  • Рәхимә (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Муса Җәлилнең шәҗәрә агачы. Авторы — Дамир Гарифуллин. 2006.
 
Әнисе Рәхимә (у), абыйсы Муса белән. 1926

1918 елның 30 декабрендә[2] РСФСР Ырынбур губернасы Ырынбур өязе (хәзерге Ырынбур өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында туган. Әтисе — Мостафа Әбүбәкер улы Габделҗәлилов (18721919), әнисе — Рәхимә Сафиулла кызы Җәлилова (18771928). Туганнары: абыйлары Закир, Зәки, Ибраһим, Муса, апасы Зәйнәп. Яшьли ятим калган сеңлесенә абыйсы Муса ярдәм итә. Хәдичәне балалар йортына урнаштыра, аннан үз тәрбиясенә ала.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Хәдичә Мостафа кызы 1942 елның маенда, үзе теләп, Бөек Ватан сугышына китә, Горький (хәзерге Түбән Новгород, Түбән Новгород) шәһәрендә хәрби элемтәчегә укый, элемтәчеләр әзерләүче полкта аңа курсташларын укыту вазифасын йөклиләр: Морзе әлифбасына, аппарат белән эш итәргә, радиограммаларны тиз арада алырга һәм җибәрергә, стройда йөрергә өйрәтә. Полкта укытучы булып калырга өндиләр, ләкин ул сугышның алгы сызыгына китә, Брянск фронты штабының 65нче аерым элемтә полкында хезмәт итә.

Сәяси золым үзгәртү

1943 елның 13 гыйнварында алманнар ягыннан килгән листовканы укыган өчен (вариант: ике шаһит алдында Сталин исемен телгә алып, аны сүккән өчен[3]), кулга алына. 1943 елның 22 гыйнварында Брянск фронты хәрби трибуналы 58-10 статья (II бүлек) буенча («җиңелү турында коткы тарату, халыклар юлбашчысы, күмәк хуҗалык турында гайбәт сөйләү») 10 елга ирегеннән мәхрүм итәргә хөкем итә[4]. Ун ел Түбән Тагил төрмәсендә утыра. 1952 елда иреккә чыгарыла. 1959 елда исеме аклана [5].

Лаеклы ялга чыкканчы Ырынбурда метеоролог булып эшли.

Хәдичә Мостафа кызының ире 23 яшендә сугышта үлгән[6]. Апасы Зәйнәпнең ятим калган кызы Лена Абдееваны тәрбияләп үстерә. Лена Ырынбур педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлаган.

Истәлекләр китабы үзгәртү

 
«Абыем турында» китабы. 1969

Казанда Татарстан китап нәшриятында рус телендә каһарман — шагыйрь Муса Җәлил (19061944) турында «Абыем турында» (1969)[7], «Абыем турында: истәлекләр» (1976)[8] дигән китаплары басылып чыга[9].

Хәдичә Мостафа кызы Советлар Союзы Каһарманы, яраткан абыйсы Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турындагы истәлекләр белән, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦенең шәһәр – авылларында җәмәгатьчелек һәм мәктәп балалары алдында чыгышлар ясый.

Муса Җәлилнең тууына 90 ел тулуга багышлап, 1996 елның 22 июнендә Ырынбур шәһәренең Постников урамында, «Тирәк» (Тополь) паркына каршы урнашкан «4 апрель» скверында ачылган һәйкәлне ачу тантанасында катнаша[10]. Һәйкәлнең авторы — Кадим Җәмитов (Казан).

2000 елның 3 ноябрендә 82нче яшендә Ырынбурда вафат. Васыяте буенча, Ырынбур өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылы зиратында җирләнгән.


  ...бу айларда абый турында истәлекләр белән бик күп йөрергә туры килде. Йөрү генә җитми, өйгә килеп тә азаплыйлар. Бөтен ял көннәрем шуңа үтә. Элек Зәйнәп тә йөри иде, хәзер йөри алмагач, миңа гына йөрергә туры килә. Мин үзем аннан арып-талып бетсәм дә, Муса өчен шатланам....
Хәдичә Җәлилнең Афзал Шамовка язган хатыннан[11] 19.03.1961
 


  13 февраль. Кичә Хәдичә апа Җәлилова килде. Бик ачык, кеше белән тиз аралаша һәм рәхәтләнеп көлә ала торган, юморга бай хатын икән. Аңа карап Муса Җәлилне күз алдына китерергә тырышып утырдым. Ул да шундый бик тере күзле, ачык һәм ягымлы кеше булгандыр. Әминәне бик яратып бетерми, ахры, Мусаны көтү (сугыштан кайтуын көтү турында сүз бара) турында сүз чыккач: «Аның кебек көткәнче, көтмәгәнең артыграк»,— дип куйды... Хәдичә апаның туры сүзле икәнлеге күренә. Җәлил дә, бәлки, шундый булгандыр..
Фәнис Яруллин. «Хәтер төпләрендә утлы күмер». Көндәлекләр[12]. 1985 ел
 

Кызыклы факт үзгәртү

Муса Җәлилнең 1943 елның 12 февралендә язган «Хәдичә» дигән шигыре[13][14] бар.

Күрше кызы Хәдичә,
Шулай гадәттәгечә,
Озак йөреп бакчада,
Кичегеп кайтты кичә...

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Залилова (Джалилова) Ходича Мустафовна. Литературная карта Оренбургской области
  2. Мус Җәлилнең сеңлесе Хәдичә
  3. Залилова (Джалилова) Ходича Мустафовна, archived from the original on 2018-07-25, retrieved 2018-06-13 
  4. Залилова Хадича Мустафона. Центр генеалогических исследований
  5. Залилова Хадича Мустафовна (1918). Открытый список Международного трибунала
  6. matbugat.ru
  7. Хадича Джалилова. «О моем брате». ozon.ru
  8. Хадича Джалилова. «О моем брате: воспоминания». tnu.in.ua
  9. Сайт Оренбургской областной полиэтнической детской библиотеки, archived from the original on 2018-07-25, retrieved 2018-06-13 
  10. Памятники монументального искусства города Оренбурга. 8. Памятник Мусе Мусе Джалилю. ИА REGNUM, 03.04.2008
  11. Хатлар яздым утырып (Хәдичә Җәлилованың Афзал Шамовка язган хаты). «Безнең мирас», 2014 ел, август, 76 – 77 бит.
  12. Фәнис Яруллин. «Хәтер төпләрендә утлы күмер». 1985 ел
  13. Хәдичә (шигырь). Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан.
  14. Муса Җәлил. «Хәдичә». 1943ел, 12 февраль. Shigriyat.ru

Әдәбият үзгәртү

  1. Хатлар яздым утырып (Хәдичә Җәлилованың Афзал Шамовка язган хаты). «Безнең мирас», 2014 ел, август, 76 — 77 бит.
  2. Фирүзә Әбсәләмова. Таш диварлар алды шатлыгымны. «Сөембикә», 2017 ел, февраль.

Сылтамалар үзгәртү