Кадим Җәмитов (Кадим Җәлил улы Җәмитов) — сынчы. Россия рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). Россия рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге лауреаты.

Кадим Җәмитов
Туган телдә исем Кадим Җәлил улы Җәмитов
Туган 1 гыйнвар 1946(1946-01-01) (78 яшь)
Олы Арташ, Саба районы, ТАССР, ССРБ
Яшәгән урын Тарусса урамы[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Һөнәре сынчы
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Саба районы Олы Арташ авылында туган.

1973 елдан Мәскәүдә яши. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге лауреаты. Мәскәүнең Третьяков галереясендә К. Җәмитовның мифология темасына ясалган сыннарының күргәзмәсе куелган.

Сыннары дөньяның 12 илендә, дәүләт һәм шәхси күргәзмәләрдә күрсәтелә.

Төп хезмәтләре үзгәртү

Сыннар үзгәртү

  • «Замандаш» — татар мәдәнияте эшчәннәренең сурәтләре шәлкеме (1992)
  • «Кояш астында»
  • «Су кызы»
  • «Аксакал»
  • «Савыгу»


Һәйкәлләре үзгәртү

 
Ырынбурда Муса Җәлилгә һәйкәл

Туган ягы Сабада үзгәртү

Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга Саба районының иң алдынгы 10 мәктәбенә шагыйрьнең гипс сыннарын бүләк итә. «Тургай» балалар приютында да (Ишкурма авылы) Тукайның сыны бар.

Байлар Сабасының туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукайның һәм аның замандашларының сыннары күргәзмәсе эшли[2].

«Хөррият» стеласы үзгәртү

1996 елда Казанда элекке Федоровский калкулыгында (хәзерге Мирсәет Солтангалиев мәйданында) урнаштырылган. Гомуми биеклеге — 47 м, сынның үз биеклеге — 7 м, канатларының колачы — 5 м. Авырлыгы — 6 тонна. Бәясе — 1,5 млрд сум[3].
Хатын—кош образы — мифлардан алынган җыелма образ. Күп халыклардагы кебек, татар халкында да һомай—кошка ышану бар. Очканда ул бәхет китерә, ләкин аны күңелләре чиста кешеләр генә күрә ала.

Кызыклы фикер үзгәртү

  Кадим Җәмитов , һичшиксез, гений...акылдан язуга якын дәрәҗәдә[4]
Розалия Нургалиева, Казанның баш рәссамы
 

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://jitely.info/moskva
  2. Саба туган якны өйрәнү музее, archived from the original on 2005-08-21, retrieved 2014-08-01 
  3. Статуя Свободы в столице Татарстана
  4. «Казанское время», 1996 ел, август

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Институт Татарской энциклопедии АН РТ, Казан, 1998 ел, 703 бит.
  2. Библиографическое описание: Кадим Замитов: Музей национальной культуры Татарстана. ─ Казань. ─ 64 с.
  3. Р. Шаһиева. Альбом «Кадим Замитов». Казан, 1992 ел.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү