Фәнис Яруллин
Фәнис Яруллин, Фәнис (Фаниз [3]) Гатаулла улы Яруллин (9 февраль, 1938 ел, Татарстан АССР, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 2011 елның 8 декабре, Казан) — татар шагыйре, язучы һәм драматург. Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1995). «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. 1968 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Фәнис Яруллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Фаниз Гатаулла улы Яруллин |
Туган | 9 февраль 1938 ТАССР, Баулы районы, Кызылъяр авылы |
Үлгән | 8 декабрь 2011 (73 яшь) Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Жуковски урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ, соңрак Россия Федерациясе |
Һөнәре | шагыйрь, язучы һәм драматург |
Җефет | Нурсөя Яруллина |
Бүләк һәм премияләре | Муса Җәлил премиясе[2] ТР халык шагыйре |
Тормыш юлы
үзгәртүФәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.
Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.
Фәнис Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. 1978 елда «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.
Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.
Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була[4].
Хәтер
үзгәртү- 2010 елда туган авылы Кызылъярда музей-йорты ачыла.
- 2015 елда Баулыда Фәнис Яруллин һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханым хөрмәтенә һәйкәл ачыла.
- 2021 елда Казанның Жуковский урамы 9нчы йорт диварына мемориал такта куела.[5]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ http://kitap.net.ru/yarullin.php
- ↑ Паспорты буенча исеме — Фаниз. Китапта: Ф. Яруллин. Хәтер төпләрендә утлы күмер. Чабаксар, 2013, 395- биттә. ISBN 978-5-86765-469-6
- ↑ Фәнис Яруллин бакыйлыкка күчте(үле сылтама)
- ↑ Казанда Фәнис Яруллинга истәлек тактасы куелды. Азатлык радиосы, 29.09.2021
Сылтамалар
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Фәнис Яруллин: “Алтын уртаны табу авыр, ләкин кирәк”
- Равил Фәйзуллин: “Фәнис Яруллинның яшәү рәвеше һәм иҗаты — уникаль вакыйга”(үле сылтама)
- Фәнис Яруллин: “Минимум йөз кызга гашыйк булганмындыр”
- Фәнис Яруллин. Шигырьләр. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Фәнис Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Фәнис Яруллин. Яралы язмышлар. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Фәнис Яруллин. Кайту. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Фәнис Яруллин. Соңгы балкыш. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Фәнис Яруллин. Тамырлар. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Фәнис Яруллин. Фаҗига. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Фәнис Яруллин. Язмышлар язылгандa. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Фәнис Яруллин. Яралы күңел. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Фәнис Яруллин. Яшел утрау хуҗалары. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Фәнис Яруллин. Урманчы кызы. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Фәнис Яруллин. Сәер кунак. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).