Фәнис Яруллин музее (Кызылъяр)
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Фәнис Яруллин музее (рус. Музей Фаниса Яруллина) — Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Баулы туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар язучысы, Тукай бүләге иясе Фәнис Гатаулла улы Яруллинның (1938—2011) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.
Фәнис Яруллин музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 2010 |
Урын | 423940 ТР, Баулы районы, Кызылъяр, Киров ур., 2. |
Директор | Ирина Алексей кызы Бәдертдинова Ильмира Харис кызы Салаватова (филиал җитәкчесе) |
Сайт | Музей сайты |
Тарих
үзгәртү2010 елның 28 августында, Баулы районының 80 еллыгы уңаеннан, язучының туган авылы Кызылъярда музей-гуманитар үзәк ачыла. Фәнис Яруллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла[1].
Бина
үзгәртүМузей махсус Фәнис Яруллин өчен буялмаган бүрәнәләрдән салынган, аш, ял, йокы бүлмәләре булган бер катлы йортта урнашкан. Язучы биредә соңгы мәртәбә 2011 елның көзендә ике атна яшәп киткән [2]
Экспонатлар
үзгәртү867 данә саклау берәмлеге. Язучының шәхси әйберләре, фотосурәтләр, кулъязмалар, хатлар, бүләкләр күрсәтелә.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татьяна Гордиенко. Филиал Музея краеведения - музей Фаниса Яруллина. tatfrontu.ru(рус.)
- ↑ Надил Гимадетдинов. .Только терпеливые достойны счастья. 2019 елның 31 июль көнендә архивланган. Газета «Земля- Землица», 13.06.2013(рус.)