Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә
(Тукай бүләге битеннән юнәлтелде)

Бу мәкаләнең кирилл әлифбасындагы игезәге бар.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе медале.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе медале. 2004 елдан соң

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе — һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия.

Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла[1].

2023 елдан Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе күләме ике тапкыр — 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр арттырыла (һәрберсе). [2]

Тарих үзгәртү

Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм СБКФ Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелде[3]. 19611965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә премияне яңадан булдыралар. 1975 елда премия шулай ук бирелмәгән.

Бүгенгесе көндә премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе хәл итә, ә Президент әзерләнгән Указга кул гына куя[4].

Премияне тапшыру үзгәртү

Премия мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен тапшырыла.

Лауреатларга лауреат исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм билгенең таныклыгы бирелә. Премия лауреатлары һәр ел 26 апрель көнне игълан ителә һәм 30 август көнне бүләкләнә.

Кагыйдәнамә буенча, кайбер елларны премия бөтенләй бирелмәскә дә мөмкин. Лаеклы кешеләргә бүләкне вафатыннан соң тапшыру, аеруча зур уңышларга ирешкән кешеләргә икенче тапкыр премия бирү очраклары да каралган.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү