Муса Җәлил музее (Мостафа)

Ырынбур өлкәсе Шарлык районында урнашкан музей, Россия

Муса Җәлил исемендәге музей, Мостафа авылында Муса Җәлилнең халык мемориаль музее (рус. Народный мемориальный музей Мусы Джалиля в селе Мустафино) ― Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Титово авыл җирлеге Мостафа авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). «Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс» эченә керә. 1960-еллар ахырыннан гамәлдә. Музей килүчеләрне Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Шарлык «Мәдәният-ял үзәге» муниципаль автоном мәдәният учреждениесе карамагында [1].
Координаталары: 52.835792, 54.778880.

Муса Җәлил музее
Нигезләү датасы 1960-еллар ахыры
Урын 461459 Россия, Ырынбур өлкәсе, Шарлык районы, Титово авыл җирлеге, Мостафа, Верхняя ур., 36
Директор Нәфисә Фатыйх кызы Гобәйдуллина
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

Мостафа авылындагы әлеге музей – Советлар Берлеге Каһарманы Муса Җәлилгә багышлап ачылган беренче музей. 1960-еллар ахырында Мостафа авылы мәктәбендә шагыйрьгә багышлап музей-почмак булдырылган. Шул елларда шагыйрьнең авылда яшәүче туганнары һәм яшьтәшләреннән истәлекләр язып алу эше башланган. 1971 елда музей 1,5 мең кеше кабул иткән. 1972 елда музей мәктәпнең яңа бинасына, 1974 елда яңартып төзелгән авыл мәдәният йортына күчерелә. 1986 елгы экспозиция Ырынбур туган якны өйрәнү музее проекты буенча оештырылган [2].

1991 елда музейга «Халык музее» исеме бирелгән. 1996 елда музей Муса Җәлил гаиләсенең өй интерьеры белән тулыландырыла. 2006 елда музейда яңа экспозиция булдырыла. Авыл музеена беренче тапкыр шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова килә.

2012 елда Ырынбур өлкәсе хакимияте һәм Татарстан хөкүмәте катнашында музейда реконструкция уздырылган. Муса Җәлил музеен реконструкцияләү һәм Муса Җәлил мемориаль музей комплексы экспозициясен булдыру Ырынбур өлкәсе губернаторы Ю. Берг һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов арасында хөкүмәтара килешүне гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган [3].

Шагыйрьнең музее авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе, мәктәп, парк, Муса Җәлил һәйкәле, Хәтер обелискы белән бергә авылның «Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс»ы эченә керә [4]. 2013 елда музейда Татарстан Милли музееның иҗат төркеме эшләгән яңа экспозиция ачылган.

Экспозиция үзгәртү

Экспонатларның төп өлешен документлар, истәлекләр, хатлар, газеталар, китаплар, брошюралар, фоторәсемнәрнең күчермәләре тәшкил итә.

  • Беренче зал «Шагыйрнең бала чагы һәм яшьлеге» (рус. Детство и юность поэта) дип атала. Экспозиция Ырынбур губернасы тарихы (XVIII гасырда Казан губернасыннан күчеп утырган татарлар тарафыннан Ырынбурның үзләштерелү тарихы) һәм Мостафа авылы тарихы, Җәлиловлар гаиләсе турында сөйли, шагыйрь туган йортның эчке күренеше, документлар, борынгы китаплар, уку-язу әсбаплары белән таныштыра. Экспонатлар арасында шагыйрьнең әнисе Рәхимәнеке булган мемориаль предметлар да бар.
  • Икенче зал «Муса Җәлил иҗатында кызыл чор» (рус. Красный период в творчестве Мусы Джалиля) дип аталган, аның күргәзмәсендә Муса Җәлилнең 1917 елгы инкыйлаб һәм Ватандашлар сугышы чоры тормышы, башлангыч иҗаты чагылдырыла. Ырынбурда һәм Казанда уку чоры күрсәтелә.
  • Өченче зал «Муса Җәлилнең сугышка кадәрге тормышы һәм иҗаты чоры. 1927-1941 еллар» (рус. Довоенный период жизни и творчества Мусы Джалиля. 1927-1941 гг.) дип атала һәм Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышына кадәрге (1927―1941) тормышына багышлана. Шагыйрьнең Мәскәү һәм Казанда уку чоры һәм иҗаты белән танышырга мөмкин. Күргәзмә Муса Җәлил иҗатының чәчәк ату чоры, Мәскәүдә һәм Казанда актив иҗтимагый тормышы турында сөйли.
  • Дүртенче зал ― «Үлемсезлеккә юл» (рус. Путь к бессмертию) залы ― Муса Җәлилнең сугышта һәм тоткынлыкта фашизмга каршы көрәшен тасвирлый. Залда урнаштырылган электрон терминаллар «Моабит дәфтәрләрен» күрү, татар һәм рус телләрендә шигырьләре белән танышу, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостафа авылында туып-үскән кешеләр турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә [2].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Мемориальный музей М. Джалиля = М. Җәлилнең мемориаль музее = Memorial Museum of M. Jalil. Казань, 2014.(рус.)(тат.)(ингл.)
  • Нәфисә Гобәйдуллина. Мостафа авылыннан чыккан Муса Мостафа улы Җәлил. «Мәгариф», 2022 ел, февраль 2022 елның 25 февраль көнендә архивланган., 90-93нче бит.

Сылтамалар үзгәртү