Мәгариф (журнал)
Мәгариф – айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы. Баш мөхәррире – Таишева Сөмбел Нурислам кызы. Оештыручысы – “Татмедиа” акционерлар җәмгыяте. Редакция Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан.
Мәгариф | |
| |
Гамәлгә куючы |
«Татмедиа» ААҖ |
---|---|
Нәшер итүче |
«Татмедиа» ААҖ |
Нигезләнде | |
Тел |
татар теле |
Төп офис |
Казан |
Тиражы |
5 450 (2022, №12) |
| |
Веб-сайт: http://magarif-uku.ru |
“Мәгариф” журналы татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен мөнбәр ролен үти. Ул — укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы. Алдынгы педагогик фикер булдыруда, “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыруда, белем бирүдә һәм тәрбия процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуда актив катнаша.
Яңа методикаларны һәм технологияләрне, мәдәният һәм әдәбият казанышларын тарату, мәгарифне мәгълүматлаштыру, алдынгы технологияләрне куллану, укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеге турында кайгырту, әхлакый, рухи һәм хезмәт тәрбиясе, сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләләре, Россиянең һәм Татарстанның мәгарифкә, тел сәясәтенә кагылышлы законнарын гамәлгә ашыру басманың игътибар үзәгендә тора.
Тарих
үзгәртүӘлеге басманың чишмә башы «Мәктәп» журналына барып тоташа. “Мәктәп” журналының беренче саны иске стиль белән 1913 елның 21 февралендә дөнья күрә. Казан губернаторы кәнсәләриясе "Сабах" нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның җаваплы редакторлыгында шушы педагогик журналны чыгарырга рөхсәт бирә.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елның октябрендә, журнал чыгудан туктый, аның нибары 25 саны гына чыгып кала. Әмма ул үзенең шул саннары белән дә татар мәгариф системасын тамырдан үзгәртеп кору юнәлешләрен күрсәтергә, алдынгы карашлы мөгаллимнәрнең, педагогларның, әдипләрнең фикерен киң катлам халыкка җиткерергә өлгерә.
1918 елның 7 ноябрендә Казанда Мәркәз мөселман Комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»нең органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлый. «Мәктәп» журналының беренче саннарында ук үзенең мәкаләләре белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов «Мәгариф»не оештыручы, аның беренче мөхәррире була. «Мәктәп» журналының актив авторлары да аның дәвамчысы булган «Мәгариф»не чыгару эшенә бик теләп кушылалар.
Журнал 1936 елның октябреннән — «Башлангыч мәктәп», 1938 елдан 1990 елның августына кадәр — «Совет мәктәбе», 1990 елдан бүгенге көнгәчә «Мәгариф» исеме белән чыгып килә. Аның беренче саннарында ук укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирердәй итеп оештыру, аны яңа рухта алып бару, мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту, укытучыларның белемен һәм педагогик осталыгын күтәрү мәсьәләләре киң яктыртыла. Мәктәпләрдә ана телен укыту, татар алфавитын, орфографиясен, терминологиясен камилләштерү, яңа программалар һәм дәреслекләр төзү проблемалары үзәктә була.
XX гасырның 30 нчы елларында журнал битләрендә яңалифкә күчү, укый-яза белмәүчеләр һәм аз белемле кешеләр белән эшләү, укыту-тәрбия эшенең сыйфатын яхшырту, аерым фәннәрне укыту алымнарын камилләштерү, дәреслекләрне тотрыклы итү, мәктәпләрнең матди хәлен ныгыту һәм башка шундый җитди темалар күтәрелә.
Алтмышынчы елларда республика мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, программалаштырылган укыту, дәресләрдә техник чаралардан файдалану һ.б. шундый мөһим чаралар күрелә, һәм боларның барысы да журнал битләрендә киң чагылыш таба.
Туксанынчы еллар башында, Татарстан Республикасы суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәч, мәктәпләребез, һөнәри һәм югары уку йортлары тормышында, укыту-тәрбия эшен оештыруда, Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны гамәлгә ашыру барышында бик күп яңалыклар барлыкка килде. Алар шулай ук журналның игътибар үзәгендә булды.
XXI гасыр бөтен тормышыбызны, яшәешебезне тамыр¬дан үзгәртеп җибәрде. Әлбәттә, мәгариф системасы да бу үзгәреш-яңарыштан читтә калмады. Чөнки укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырмый торып җәмгыятьнең үсешенә, алга китешенә исәп тотып булмый. Икътисад, сәнәгать өлкәсендә вакытлыча нинди генә уңышларга ирешелсә дә, мәдәният, мәгариф тармакларында үсеш-яңарыш булмаса, ул казанышлар тотрыклы була алмый, ил үзенең конкурентлык сәләтен югалта, милли үзаң үсеше туктала. Чөнки нәкъ менә мәдәният, мәгариф һәм мәгърифәт дәүләтнең нигез ташы, милләтнең йөзек кашы булып торалар да инде.
Бүген «Мәгариф» журналы 10 меңгә якын тираж белән нәшер ителә. Аны Россия Федерациясенең татарлар күмәкләшеп яши торган күп төбәкләрендә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр яздырып алалар, яратып укыйлар, эшләрендә кулланалар. Аны Бөтенрусия гомумтатар журналы дип тә әйтергә була.
Журнал ничек кенә аталса да, аның юнәлеше, мәсләге үзгәрми. Ул, чорыбыз белән бергә, сикәлтәле юллар үтте, әмма үз кыйбласына тугрылыклы булып калды. «Мәгариф» бүген дә халкыбызның тәрбия һәм сүз сәнгатенә, ана телебезгә, яшәү рәвешебезгә тугрылыклы булып кала, укытучыларга, тәрбиячеләргә мөмкин булганча педагогик-методик ярдәм күрсәтергә омтыла, алдынгы тәҗрибә мөнбәре булып тора, укыту-тәрбия эшендәге яңалык-үзгәрешләрне, фән казанышларын үз вакытында яктыртып барырга тырыша. Журнал бүген дә яшь буынны заман таләпләренә җавап бирерлек белемле һәм тәрбияле итүдә әйдәп баручы көч булып тора, алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштерүдә һәм киң җәелдерүдә, мәгариф сәясәтен формалаштыруда, белем һәм тәрбия бирүнең иң мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша. Мәгарифне яңартып кору кысаларында «Мәгариф» дәүләт проектын гамәлгә ашыру, мәгарифне мәгълүматлаштыру, яңа технологияләрне киң пропагандалау, Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру, яшь буынны хезмәткә әзерләү, укытучыларның тормыш-көнкүрешен яхшырту, укучыларның сәламәтлеген ныгыту, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүдә ярдәм итү, «Мәгариф турында»гы Законның эчтәлеген тәфсилләп аңлату һәм укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә юнәлтелгән башка бик күп чаралар һәрдаим журналның игътибар үзәгендә торалар. Шуңа күрә дә аны татар мәктәпләре, балалар бакчалары укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен генә түгел, мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен иң кирәкле ярдәмлек, якын дус һәм киңәшче дип әйтергә тулы нигез бар.
Соңгы елларда журнал Мәгариф.РФ электрон журналын, "Мәгариф.Татар теле" кушымтасы кебек басмаларны гамәлгә куйды. Педагоглар әлеге басмалар битләрендә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
2017 елның августында бер төркем татар язучылары һәм журналистлары, журналның баш мөхәррире Сөмбел Таишеваны эшеннән бушатуны сорап, ТР президенты Р.Н. Миңнехановка ачык хат белән мөрәҗәгать итте[1][2].
Журналны оештыручылар һәм баш мөхәррирләр
үзгәртү- Шиһабетдин Әхмәров — 1913 елның 21 февралендә (яңа стиль белән 3 мартта) чыга башлаган беренче фәнни-педагогик «Мәктәп» журналын оештыручы һәм аның беренче мөхәррире.
- Галимҗан Ибраһимов — 1918 елда «Мәгариф» журналын оештыручы һәм аның беренче мөхәррире. Бу эштә аңа Мөселман мәгариф халык комиссары Шәһит Әхмәдиев нык ярдәм итә. Алар бергә журналның юнәлешен һәм бурычларын билгелиләр.
- Вәли Шәфигуллин — 1921 елдан «Мәгариф» журналының баш мөхәррире.
- Гаяс Максудов — 1922-1925 елларда Татарстан АССР Мәгариф халык комиссариатының Гыйльми үзәге җитәкчесе була. Шул ук елларда «Мәгариф» журналының мәсьүл (җаваплы) мөхәррире хезмәтен дә башкара.
- Мөхәммәт Таһиров — 1925 елда Татарстан АССР Мәгариф халык комиссары, бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире.
- Насих Мөхетдинов — 1926-1930 елларда Татарстан АССР халык комиссары була. Шул ук елларда «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире вазифасын да үти.
- Галә Ходаяров — 1931-1932 елларда Татарстан АССР халык комиссары була. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире вазифасын да башкара.
- Гыйрфан Биктаһиров — 1932-1934 елларда Татарстан АССР халык комиссары. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире дә була.
- Шаһвәли Башкиров — 1934-1937 елларда Татарстан АССР халык комиссары. Шул ук елларда «Мәгариф» («Башлангыч мәктәп») журналының җаваплы мөхәррире дә.
- Мәрьям Вәлидова — 1938 елдан 1941 елга кадәр «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире.
- Хәсән Хәйруллин — 1949-1950 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
- Фатих Махиянов — 1951-1960 елларда «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире.
- Фатих Ибраһимов — 1960-1977 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
- Вакыйф Зыятдинов — 1977-1989 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
- Фәрит Шәрифуллин — 1989-2003 елларда: башта — «Совет мәктәбе», аннары «Мәгариф» журналы баш мөхәррире.
- Габделхак Шәмсетдинов — 2003 елдан «Мәгариф» журналы баш мөхәррире, 2008 елдан 2013 елга кадәр «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш мөхәррире.
- Илдар Миргалимов — 2013 елдан «ТАТМЕДИА» ААҖ филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш мөхәррире[3].
- Таишева Сөмбел Нурислам кызы — 2017 елдан «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш редакторы[4].
- Гөлүсә Рәүф кызы Закирова — 2024 елдан «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш редакторы[5]
Бүләкләре
үзгәртү- 2015 елда "Мәгариф" журналы республика журналистларының "Бәллүр каләм" бәйгесенең "Татарстан Республикасының корпоратив, махсуслашкан массакүләм матбугат чаралары" номинациясендә җиңү яулады. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Легендар брендлар" бәйгесенең икенче турына үтте.
- 2015 Татар матбугатының 100 еллыгына багышлап, «Татмедиа» ААҖ үткәргән «Татмедианың легендар брендлары» бәйгесендә «Легендар журнал» номинациясендә җиңүче дип табыла[6]. «Легендар газета» — «Арча хәбәрләре».
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Азатлык Радиосы, 10.08.2017
- ↑ Азатлык Радиосы, 17.08.2017
- ↑ [1] 2016 елның 15 август көнендә архивланган. Басма сайтының «Журнал» бүлегендә
- ↑ Редакция. «Мәгариф» журналы редакциясе, archived from the original on 2017-07-25, retrieved 2017-07-30
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына яңа баш мөхәррир тәкъдим иттеләр. Татар-информ, 28.06.2024
- ↑ Татмедианың легендар брендлары бәйгесе җиңүчеләре(үле сылтама)
Сылтамалар
үзгәртү- Интернет-сайт: http://magarif-uku.ru