Моабит дәфтәре

(Моабит дәфтәрләре битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

«Моабит дәфтәре» (Moabit dəftəre, рус. Моаби́тская тетра́дь) — татар шагыйре Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә (Викимәгълүмат, Викиҗыентык) тоткынлыкта язылган шигырьләр циклы.

Моабит дәфтәренең тышлыгы

Дәфтәр ике блокнотта теркәлгән 93 шигырьдән гыйбарәт. Дәфтәрләр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренчесе яңалиф белән язылган, аның тышына карандаш белән алманча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге”, дип язылган. Икенче блокнот гарәп графикасы белән язылган.

Аерым бер биттә, Җәлил белән төрмәдә көрәштәшләре исемлеге дә күренә. Исемлектәге 12 кешене җәлилчеләр дип атау гадәткә кергән.

Беренче дәфтәрдә - 50 шигырь, ә икенчесендә 62 шигырь һәм 2 өзек тупланган. 20се ике дәфтәрдә дә кабатлана. Аларның барысы да татар телендә язылган.

Әлеге дәфтәрләр тоткынлыктан котылучы Нигъмәт Терегулов һәм Бельгия патриоты Андре Тиммерманс тарафыннан сакланып калган.

Тышкы сылтамалар

үзгәртү