"Моабит" — элеккеге Берлин төрмәсе, 1888 елда төзелгән. Веер формасында тоташтырылган биш катлы корпустан торган комплекс.

Моабит төрмәсе
Сурәт
Дәүләт  Алмания[1]
Административ-территориаль берәмлек Митте[d]
Урам Alt-Moabit[d] һәм Rathenower Straße[d]
Урын Моабит[d]
Рәсми ачылу датасы 1881
Сыйдырышлык 971
Мирас статусы памятник культуры[d]
Рәсми веб-сайт berlin.de/sen/justiz/justizvollzug/moabit/moabit_index.html
Карта
 Моабит төрмәсе Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

1945 елда бомбардировкалардан нык зыян күрә, 1962 елда ремонтлана. Моабит төрмәсе – Берлин үзәгендә урнашкан. 2001 елдан Митте округы составына керә. Элекке заманда бу төрмә мәрхәмәтсез шартлары белән аерылып торган, тоткыннар түзмәслек газапларга дучар ителгәннәр.

Бүген үзгәртү

Хәзерге вакытта "Моабит" — суд карары буенча 21 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар өчен алдан тыю учреждениесе. "Моабит" та ике атнага бер тапкыр (ә кирәк очракта аерым тоткыннарга ешрак та) күрешүләр рөхсәт ителә. Рөхсәтне судья яки прокурор бирә. Адвокат белән әңгәмә вакытында сөйләшүләр һәм аның белән язышу цензурага тартылмый. Суд яки прокуратура карары буенча, тоткыннарны исәпкә алу яңадан рәсмиләштерелергә тиеш. Барлык тоткыннарга телевизор карарга һәм радио тыңларга рөхсәт ителә. Тоткыннар хәтта билгеле бер чикләрдә үз камераларын декорацияләү буенча тәкъдимнәр кертә ала (электр приборлары һәм санитар җиһазлардан тыш). Тикшерү астындагы зат "Моабит"та үзенә китап һәм периодикага заказ бирә ала.

Танылган тоткыннар үзгәртү

Россия тоткыннары анда еллар буе утырган.

  1. archINFORM — 1994.