Хәрби көчләр

беренче чиратта сугышка әзерләнү һәм үткәрү өчен җаваплы оешма

Илнең, дәүләтнең яки милләтнең хәрби көчләре, армия белән генә чикләнми, шулай да полицияны, түләүле сугышчылар берлекләрен, ә оккупация астында яшәгән милләт очрагында партизаннар кебек коралланган оешмаларын берләштерә.

Хәрби көчләр
Сурәт
Эшчәнлек өлкәсе хәрби фән[d] һәм хәрби эш
Кайда өйрәнелә хәрби тарих[d] һәм Военная социология[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 464 704
Моңа өлешчә туры килә Хәрби көчләр[d]
 Хәрби көчләр Викиҗыентыкта

Урта гасырларда бер генә дәүләт тә күп миллионлы гаскәр тотмаган. Шулай да халыкның санына нисбәтән йөзәр мең сугышчыдан торган, үзенең авангарды-арьергарды, үзәге-фланглары белән атлы һәм җәяүле гаскәрләр булган.[1]

ССРБ Кораллы көчләре үзгәртү

ССРБның Кораллы Көчләре – илнең иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы.

Россия Федерациясе Кораллы көчләре үзгәртү

 
Россия Федерациясе Кораллы көчләренең эмблемасы

Россиянең Кораллы Көчләре – илнең иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы. Кораллы Көчләренең башкомандующий Россия Президенты булып тора. КК белән Саклану министрлыгы һәм Кораллы Көчләре Генераль штабы аша турыдан-туры Саклану министры идарә итә.

2010 елның 5 март хәленә 1 миллион кешедән тора (дөньяда 5-нче урын).[2] КК өч төренә (Коры җир Гаскәрләре, Хәрби-һава көчләре һәм Хәрби-Диңгез Флоты), һәм өч аерым төренә (Һава-Космик оборонасы гаскәрләре, Һава десанты гаскәрләре һәм РВСН (стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре)) бүленәләр; шуның өстенә, КК составына Кораллы Көчләр Тылы һәм ККның төрләренә һәм аерым төрләренә кермәүчн хәрби оешмалар керәләр:

  • Эчке эшләр идарәсенең Эчке гаскәрләре;
  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының граждан оборонасы гаскәрләре;
  • Тышкы разведка хезмәте;
  • Федераль иминлек хезмәте органнары;
  • Федераль саклау хезмәте органнары.

Иранның кораллы көчләре үзгәртү

2018 елда Иранның саклану бюджеты $13 млрд тәшкил итте, хәрби чыгымнар күләме белән ул дөньяда 18нче урында, дип хәбәр итә Стокһольмдагы SIPRI халыкара тикшеренү институты[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү