Инфантерия генералы

Инфантерия генералы [1]Россия империясенда җәяүле гаскәрләрдә «Табель о рангах» белән билгеләнгән II класс генерал дәрәҗәсе. Югары генерал дәрәҗәсе, 1722 елгы «Табель о рангах» белән билгеләнгән, XVIII гасырның азагына хәтле, генерал-аншеф дәрәҗәсе белән алмаштырылган.

Инфантерия генералы һәм адъютанты Наполеон сугышы вакытында. Лев Киль рәсеме.
Җәяүле гаскәр генераллары һәм генерал-адъютант. Карл Пиратский рәсеме , 1862 ел

1796 елның 29 ноябренда импиратыр Павел I тарафыннан кертелгән. II класска туры килгән, «Галиҗәнап» (Ваше высокопревосходительство) мөрәҗәгате белән.

Инфантерия генералы - җәяүле гаскәр, укчы өлеше генерал-инспекторы, хәрби округ сәргаскәре, зур хәрби берләшмә башлыгы вазифасын башкара алган.

1917 елның 16 (29) декабрендә СҺК декреты белән «Об уравнении всех военнослужащих в правах» дәрәҗәне юкка чыгарылган.

Бүгенге мәгънәдә — генерал-полковник.

Танылган инфантерия генераллары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Инфантерия (иске итальян телендә infanteria, infante сүзеннән — «яшүсмер, җәяүле гаскәри»), кайбер чит илләр гаскәрләрендә - җәяүле гаскәрләр исеме. XVIIIXX гасырда башында Россияда «инфантерия» термины «җәяүле гаскәр» исеме беррәттән рәсми документларда кулланыла.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Волков С. В. Русский офицерский корпус. М., 1993. С. 38-49.
  2. Ганичев П. П. Воинские звания. М., 1989. С.119.
  3. Троицкий С. М. Русский абсолютизм и дворянство в XVIII веке. М., 1974. С. 88, 92, 368—370.
  4. Шестаков А. В. Экономика и право: Энциклопедический словарь. М., 2000.

Шулай ук карагыз үзгәртү