Муса Җәлил һәйкәле (Мостафа)

Муса Җәлилгә һәйкәл Советлар Берлеге Каһарманының туган ягы — Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында урнашкан. Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс эченә керә.
Автор — Надежда Гавриловна Петина (Ырынбур), РСФСР атказанган рәссамы.
Мәрмәр һәм соры граниттан эшләнгән.

Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Шарлык районы, Ырынбур өлкәсе
Сынчы Надежда Петина
Төзелеш датасы 1976 ел
Материал бронза, гранит

Н.Г. Петина.
Һәйкәлнең бюст өлеше
Бюст өлеше

Тарих үзгәртү

1976 елның 15 февралендә каһарман шагыйрьнең 70 еллыгына ачылган.
Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан АССР делегациясе, Муса Җәлилнең туганнан туганы Елена Авдеева катнашкан.

2013 елның маенда Мостафа авылында Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексы ачыла. Комплекс эченә шагыйрьнең музее, мәдәният йорты, яңа мәктәп бинасы (2012 елның декабрендә ачыла), парк керә. Үзгәртеп кору эшләренә Татарстан, Ырынбур өлкәсе казнасыннан 40 ар млн сум акча бүленә. Муса Җәлил һәйкәле шулай ук яңартыла. Мемориаль комплексны ачу тантанасында Ырынбур өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаша[1].

Тасвирлама үзгәртү

Шагыйрьнең бронзадан эшләнгән бюсты (биеклеге 90 см) гранит пьедесталга (үлчәмнәре 180 см х 60 см) куелган. Пьедестал коралл төсендәге тротуар плитәсе белән капланган аслыкка урнаштырылган. Бюст артында 8 м биеклектәге гранит стела торгызылган булган (2013 елгы үзгәртеп кору вакытында алынган). Шагыйрь башын горур тотып, туган ягын күзәтә итеп ясалган. Пьедесталда «Моабит дәфтәре»нә кергән «Җырларым» шигыреннән өзек язылган:

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

Жизнь моя песней звенела в народе,
Смерть моя песней борьбы прозвучит.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. В. П. Россовский. Золотые звезды Оренбуржья: биографический справочник. Челябинск, 1989.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү