Муса Җәлил мемориаль музее (Минзәлә)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Муса Җәлил мемориаль музее (рус. Мемориальный музей Мусы Джалиля) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә, Минзәлә педагогика көллияте бинасында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Минзәлә туган якны өйрәнү музее филиалы. 1970 елның 3 мартында ачылган. Ил тарихында күренекле татар совет шагыйре, Советлар Берлеге Каһарманы Муса Җәлилгә (Муса Мостафа улы Җәлилов, 19061944) багышланган беренче музей. Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, шулай ук Минзәләдә булу көннәре (1941 елның 7 ноябреннән 1942 елның 1 гыйнварына кадәр) белән таныштыра.

Муса Җәлил мемориаль музее
Нигезләү датасы 1970
Урын 423700 ТР, Минзәлә, Муса Җәлил ур., 18.
Директор Лариса Александр кызы Карамова
Алсу Васил кызы Григорьева
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

 
Муса Җәлил — политрук

Муса Җәлил Курск шәһәреннән Минзәләгә эвакуацияләнгән һәм педагогика училищесы бинасында урнашкан, Кызыл гаскәр өчен политработниклар (сәяси хезмәткәрләр) әзерләүче хәрби-политик училище оештырган курсларда 1941 елның 7 ноябреннән 1942 елның 1 гыйнварына кадәр (56 көн) укый[1]. Муса Җәлилгә, танылган шагыйрь буларак, мөнәсәбәт башка курсантларга караганда үзгә була. Курсантлар өчен тиз арада әзерләнгән казармада шагыйрь берничә төн генә куна. Педагогика училищесының татар теле укытучысы Мөхәммәт Гарифуллин шагыйрьне үз йортына кунакка дәшә. Казан рабфагында шагыйрь белән бергә укыган курсташы Мәхмүдә Сабирова өендә дә аны җылы кабул итәләр. Муса Җәлил Сабировларның Иншәр исемле кызларына шигырьләр багышлый. Илдә Муса Җәлил исеме тыелган заманда да Иншәр ядкарьләрне юк итми, кадерләп саклый. Соңрак бу шигырьләр Муса Җәлилнең Мәскәүдә «Малыш» нәшриятында 1986 елда чыккан «Девочке из Мензелинска» китабында дөнья күрә.

 
М. Җәлилнең Минзәләгә багышланган китабы. Мәскәү, 1986

Муса Җәлил Минзәләдә укыганда халык белән аралашырга, авылларга барып, очрашулар уздырырга, лекцияләр укырга, спектакльләрдә катнашырга, шәһәр һәм райондагы әдәби тормышны барлап, киңәшләр бирергә вакыт таба. Биредә 30 лап шигырь яза һәм кайберләрен районның «Ленин байрагы» (хәзерге «Минзәлә») газетасында бастыра. Алар музей ядкарьләре булып саклана.

Муса Җәлил Минзәләдән 1942 елның 1 гыйнварында китә. Курсантлар белән саубуллашу кичәсендә «Минзәлә истәлеге» шигырен укый. 18 гыйнварда, фронтка китәр алдыннан, Минзәлә җитәкчеләренә хат юллый. Хатта үзенә булган хөрмәт өчен рәхмәт белдерә:

Хөрмәтле Мөхәмәтшин иптәш!
Сезгә кайнар кызылармеецлык сәламемне юллыйм.
Минзәләдә булган аз гына вакыт эчендә мин Сезнең миңа күрсәткән игътибарыгыз һәм кайгыртучанлыгыгызны күреп, үземдә Ватанны саклауга һәм әдәби эшемә зур дәрт үскәнне сиздем. Минем Ватанны саклаучы бөек Армиябыз сафында булуымны һәм татар совет әдәбиятенә күрсәткән азмы-күпме хезмәтләремне искә алып булса кирәк, Минзәләдә чакта мине Минзәлә партия һәм совет органнары җитәкчеләре аерым зур игътибар һәм кайгыртучанлык белән чорнап алдылар. (бер сүз сызылган) Хаҗимәрдәнов һәм Чекмарев иптәшләрнең чакыртып сөйләшүләреннән башлап, сез, Закирова, Хәкимова һәм башка иптәшәр миңа һәр эштә ярдәм итәргә, кайгыртучанлык күрсәтергә тырыштыгыз. Мин иҗад чыгышларымда миңа шундый игътибар бирелүне, мине яхшы колхозга алып җибәрүне ифрат зур шатлык белән, сезнең игътибарыгыз итеп карадым. Ахыр килеп сез мине пар атта шундый зурлап, матур итеп озаттыгыз. [...]

Минзәләдә Муса Җәлилнең мемориаль музеен булдыру нияте белән педучилище укытучылары Мөхәммәт Гарифуллин белән Васил Һадиев 1960-елларда ук йөри башлый. 1970 елның 3 мартында укуханәнең бер сыйныф бүлмәсендә музей ачылган. Музейны нигезләүчеләр — көллият директоры И. Б. Уткин, татар теле укытучысы М. Г. Гарифуллин, көллият укытучысы Васил Һади улы Һадиев (Хадиев, 19291996). В. Һ. Һадиев — музейны оештыручы һәм музейның беренче директоры. Аның вафатыннан соң музей белән җитәкчелек итү аның хатынына, аннан кызы Алсу Васил кызы Григорьевага тапшырыла.

1991 елданТР милли музее, 2010 елданМинзәлә туган якны өйрәнү музее филиалы[2].

Музей урнашкан педагогика көллияте бинасы янәшәсендәге паркка Муса Җәлил исеме бирелгән, шагыйрьнең бюсты урнаштырылган. Паркка һәм шагыйрьнең бюстына 2020 елда реставрация уздырылган.

 
Минзәләнең Муса Җәлил исемендәге паркында Муса Җәлил бюсты

Экспонатлар үзгәртү

Музей Минзәлә педагогика көллиятенең бер аудиториясен алып тора. Әлеге бина — республика дәрәҗәсендәге архитектура һәм тарих һәйкәле. Музей бүлмәсенең мәйданы 70 кв. м. Музей фондында 2 394 саклау берәмлеге: сугыш чоры йорт кирәк яраклары һәм документлар, «Кар десанты» эзтабарлар оешмасы сугыш кырларыннан алып кайткан ядкарьләр, Муса Җәлил әсәрләре урын алган.

Экспозиция М. Җәлил замандашлары истәлекләре нигезендә төзелгән. 1941 елда хәрби-сәяси курслар дәресләре үткәрелгән сыйныф бүлмәсе, шагыйрь еш кына кунакка барган Сабировлар йортының эчке күренеше торгызылган. Музейда Сабировлар йортында кунак булганда Муса утырган урындык һәм ул кулларына алып уйнаган мандолина саклана.

Экскурсияләр үзгәртү

Музей дәресләре үзгәртү

  • «Шарлы яшен» операциясенең тар-мар ителүе. Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссия партизан отрядларында татарлар.
  • Бер кем дә, бернәрсә дә онытылмады. Сәяси репрессияләр корбаннары турында.
  • Бер экспонат тарихы

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Лилия Гыйбадуллина. Минзәләдә Җәлил эзләре. «Мәйдан», 2021 ел, март, 136-139нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү