Муса Җәлил урамы (Минзәлә)

Муса Җәлил урамы (рус. улица Мусы Джалиля) — Минзәлә шәһәренең үзәгендә урнашкан урам. Шәһәрнең төньягында Сугышчы-интернационалистлар урамыннан башланып, шәһәрне кисеп үтә, көньякта Минзәлә елгасы яры белән киселештә тәмамлана. Җиңүнең 50 еллыгы урамы, Төньяк урам, Губкин урамы, Девон урамы, Төзүчеләр урамы, Татарстан урамы, Комаров урамы, Кадомцевлар урамы, Академик Шамов урамы, Социалистик урам, Карл Маркс урамы, Габдулла Тукай урамы, Чернышевский урамы белән кисешә. Татар шагыйре Муса Җәлил (1906-1944) исемен йөртә.

Муса Җәлил урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Минзәлә

Тарих үзгәртү

Октябрь инкыйлабына кадәр Изге Николай соборы урнашкан урам булганлыктан, Зур Николай урамы (рус. Большая Никольская) дип аталган. 1930 елларда Совет урамы (рус. Советская улица). Хәзерге исемен 1966 елдан йөртә, мемориаль урам. 1941 елның кышында М. Җәлил әлеге урамдагы Минзәлә педагогика көллияте бинасында урнашкан эвакуацияләнгән сәяси укуханәне тәмамлап, сәяси җитәкче (политрук) дәрәҗәсе ала һәм Волхов фронтының «Отвага» фронт газетасына хәрби хәбәрче (военкор) булып китә.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

Галерея үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. А.Г. Бедарева. В названиях улиц – наша история. Мензелинск, 2014.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү