Габдулла Тукай урамы (Минзәлә)

Габдулла Тукай урамы (рус. ул. Габдуллы Тукая) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә үзәктә урнашкан урамнарның берсе. Минзәлә елгасы агымына параллель рәвештә барып, шәһәрне көнбатыштан көнчыгышка кисеп үтә. Чернышевский урамы белән киселештән башлана. Кызыл Армия урамы, Муса Җәлил урамы, Коммунистик урам, Ленин урамы, Октябрь мәйданы, Роза Люксембург урамы, Гурьянов урамы, Карл Либкнехт урамы, Пролетар урамы, Пионер урамы, Комсомол урамы, Карл Маркс тыкрыгы, (Миңнегәрәй) Әхмәтшин урамы, Свердлов урамы, Энтузиастлар урамы белән кисешә. Шәхси йортлар бистәсендә, Минзәлә елгасы (Түбән Кама сусаклагычы) ярына терәлеп туктый.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) хөрмәтенә аталган.

Габдулла Тукай урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Минзәлә

Тарих үзгәртү

Октябрь инкыйлабына кадәр Габдулла Тукай урамы Телеграф урамы (рус. ул. Телеграфная) дип аталган, чөнки биредә Минзәлә шәһәренең телеграфы һәм почтасы урнашкан булган (шәһәр телеграфы һәм почта хәзер дә шунда, Габдулла Тукай урамының Октябрь мәйданы белән кисешкән чатында урнашкан).

Телеграф урамы заманында Минзәлә ярминкәсе кибетләре урнашкан шәһәр үзәген шулай ук ярминкәнең бер сәүдә мәйданы булган Ат мәйданы (рус. Конская площадь) белән тоташтырган. Ат мәйданы Мещаннар урамы (рус. ул. Мещанская) (хәзерге Пролетар урамы) белән Яңа Торыйсын урамы (рус. ул. Ново-Троицкая) (хәзерге Пионер урамы) арасында урнашкан булган.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

Галерея үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. А.Г. Бедарева. В названиях улиц — наша история. Мензелинск, 2014.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү