Коммунистик урам (Минзәлә)

Коммунистик урам (рус. ул. Коммунистическая) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендәге үзәк урамнарның берсе. Ул шәһәрне төньяктан көньякка кисеп үтә. Шәһәр үзәгендә Кадомцевлар урамы белән киселештә башлана. Академик Шамов урамы, Социалистик урам, Карл Маркс, Габдулла Тукай, Чернышевский урамнары белән кисешә, шәһәрнең көньягында Минзәлә елгасы ярында туктый.

Коммунистик урам
Төбәк Татарстан
Шәһәр Минзәлә

Октябрь инкыйлабына кадәр урам, үзендә урнашкан православие храмы исеменә бәйле рәвештә, Кече Николай урамы (ул.Мало-Никольская) дип аталган. Гадәттә, храмның төп капкалары караган урам Зур (Николай) урамы дип, храмның икенче (арткы) ягындагы урам Кече (Николай) урамы дип аталып йөртелгән.

Игътибарга лаек объектлар

үзгәртү
  • Изге Николай чиркәве (кафедраль собор). 1813 елда Минзәлә шәһәрендә яшәүчеләр акчасына таштан византия стилендә төзелгән. 1878 елның 1 маенда шәһәрдә чыккан янгында зур зыян күргән. 1880-1890 елларда Алабуганың беренче гилдия сәүдәгәрләре И.И. һәм И.Г. Стахеевлар, Казанның беренче гилдия сәүдәгәре П.В. Щетинкин акчасына яңадан корылган. 1938 елның 29 апрелендә шәһәр халык депутатлары шурасы президиумы карары белән ябылган, озак еллар тегермән итеп файдаланылган. Шәһәрнең 225 еллыгына район администрациясе башлыгы карары белән дин тотучыларга кайтарып бирелгән. «Ритэк» фирмасының матди ярдәме белән үзгәртеп корылган, дин тотучыларга ишекләрен ачкан.
  • Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы
  • Минзәләнең җәяүле сәүдә урамы (шәһәрнең төп базары белән)
  • Муса Җәлил паркы (М. Җәлил һәйкәле белән)
  • Юбилейный спорт сарае (бассейн белән)

Галерея

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. А.Г. Бедарева. В названиях улиц – наша история. Мензелинск, 2014.

Тышкы сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү