Карл Маркс урамы (Минзәлә)
Карл Маркс урамы (рус. ул. Карла Маркса) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендәге үзәк урамнарның берсе. Минзәлә елгасы агымына параллель рәвештә барып, шәһәрне көнбатыштан көнчыгышка кисеп үтә. Чаллы трактының Павел Морозов урамы белән киселешеннән башлана. Көнбатыштан көнчыгышка таба шәһәрнең Зоя Космодемьянская, Некрасов, Азин, Гоголь, Головин, Кызыл Армия, Муса Җәлил, Коммунистик, Ленин, Роза Люксембург, Гурьянов, Карл Либкнехт, Пролетарий, Пионер, Комсомол, Карл Маркс тыкрыгы, Әхмәтшин, Свердлов, Мәктәп урамнары белән кисешә, яңа шәхси йортлар бистәсендә тәмамлана.
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Минзәлә |
Район | Минзәлә шәһәре |
Тарих үзгәртү
Фәнни коммунизмга нигез салган алман фәлсәфәчесе Карл Маркс (1818-1883) хөрмәтенә аталган.
Октябрь инкыйлабына кадәр урам Театр урамы дип йөртелгән. Театр урамында шәһәр кешеләре өчен спектакльләр куючы театр төркеме эшли торган Аудитория урнашкан булган.
Игътибарга лаек объектлар үзгәртү
- Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге сквер
- Минзәлә медицина училищесы
- Балалар сәнгать мәктәбе (Минзәлә музее белән)
- Муса Җәлил паркы (М. Җәлил һәйкәле белән)
- Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
- Театр каршындагы скверда Сабир Өметбаев һәйкәле
- Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте (М. Җәлил музее белән)
- В.И. Ленин паркы (Мәңгелек ут)
- Шәһәр стадионы
Галерея үзгәртү
-
Балалар иҗаты йорты. Икенче катта - музей
Әдәбият үзгәртү
- А.Г. Бедарева. В названиях улиц – наша история. Мензелинск, 2014.