Муса Җәлил һәйкәле (Минзәлә)

мемориаль һәйкәл (Минзәлә, Татарстан, Россия)

Минзәләдә Муса Җәлил һәйкәле (рус. Памятник Мусе Джалилю в Мензелинске) ― Татарстанның Минзәлә шәһәрендә 1972 елда (яңартылганы 2017 елның 23 ноябрендә) ачылган һәйкәл. Ул күренекле татар шагыйре, Волхов фронтына китәр алдыннан Минзәләдә укыган хәрби журналист, өлкән политрук [1], Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906―1944) истәлеген мәңгеләштерү максатында куелган.

Һәйкәл
Муса Җәлил һәйкәле
сулда Муса Җәлилнең кызы Чулпан
сулда Муса Җәлилнең кызы Чулпан
Урын Татарстан, Минзәлә, Карл Маркс ур.
Сынчы I Лидия Зимина
II Александр Аполлонов
Төзелеш датасы 2017 ел
Материал бронза

Муса Җәлилнең бюсты «Парклар һәм скверларны үстерү» республика программасы буенча яңартылган, Җәлил исемен йөртүче шәһәр паркында (Карл Маркс ур.) урнашкан (Парк үзе 1935 елда барлыкка килгән, 1998 елга кадәр «Ленин комсомолы исемендәге бакча» булып йөргән[2]). Герой-шагыйрь исемен шулай ук парк янәшәсендә урнашкан Минзәлә педагогика көллияте (М. Җәлил ур., 18) йөртә, герой-шагыйрь 1941 елның ноябрь ― декабрь айларында әлеге бинада вакытлыча урнашкан, 1941 елның көзендә Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән хәрби-сәяси училищеның тизләтелгән курсларында укый һәм фронтка җибәрелүен көтә[3]. Егермегә якын сугышчан шигыре кергән «Тупчы анты» җыентыгындагы (1942) кайбер әсәрләре беренче мәртәбә Минзәләнең «Ленин байрагы» (1932―1962; 1962―1991 елларда «Коммунизм таңы», хәзерге «Минзәлә») газетасында басыла[4]. Минзәлә педагогика көллияте бинасында татар шагыйренә багышланган мемориаль музей урнашкан (музей 1970 елның 3 мартында ачылган[5]).

 
Минзәләнең Муса Җәлил исемендәге паркында 1972 елда куелган Муса Җәлил бюсты. Авторы ― Лидия Зимина

Муса Җәлил Минзәләдә бик аз яшәгән ― нибары 56 көн (1941 елның 7 ноябре – 1942 елның 1 гыйнвары).

Минзәләдә Җәлилгә беренче һәйкәл (бюст) 1972 елда, укытучыларның традицион август педагогик конференциясе вакытында куелган булган. Беренче куелган бюстның авторы ― скульптор, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Лидия Зимина (1933―2018), Чаллыда Муса Җәлил скульптурасы авторы[6][7].

Минзәләдә Муса Җәлилнең яңартылган бюсты 2017 елның 23 ноябрендә ачылган. Муса Җәлил бюсты Россия хәрби-тарихи җәмгыяте[d] тарафыннан, «Россия даны аллеясы» (рус. Аллея Российской Славы) бөтенроссия проекты җитәкчесе эшмәкәр, меценат Михаил Сердюков[d], шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән куелган. Яңа бюст Краснодар краеның Кропоткин шәһәрендә эшләнгән[8].

 
2017 елда яңартылган һәйкәлнең бюст өлеше. Скульптор Александр Аполлонов эше

Яңартылган бюстны ачу тантанасында герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры (2012― 2020 елларда) Зилә Вәлиева, шагыйрь-фронтовик Абдулла Алиш нәселеннән, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Илдар Алишев, район башлыгы Айдар Сәләхов, җәмәгатьчелек вәкилләре, шәһәр мәктәпләре һәм техникумнары укучылары катнашкан. М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте студентлары һәм С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары җыелганнар өчен кечкенә театральләштерелгән тамаша әзерләгән, Җәлил шигырьләрен укыган.

Паркка һәм шагыйрьнең бюстына 2020 елда реставрация уздырылган.

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә театры инициативасы белән, Муса Җәлил исемендәге шәһәр паркында, шагыйрь бюсты каршында, 25 августта ― җәлилчеләрне җәзалау көнендә геройларны искә алу кичәсе үткәрү традициягә әверелгән [9].

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
Мәкаләләр
  • Лилия Гыйбадуллина. Минзәләдә Җәлил эзләре. «Мәйдан», 2021 ел, март, 136-139нчы бит.

Сылтамалар

үзгәртү