Муса Җәлил һәйкәле (Яр Чаллы)

Муса Җәлилгә һәйкәл Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан.
Авторлары — Лидия Зимина һәм Георгий Иванов.
Кызыл граниттан эшләнгән.

Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Яр Чаллы,
Сынчы Лидия Зимина
Георгий Иванов
Төзелеш датасы 1985 ел
Материал кызыл гранит

Тарих үзгәртү

 
Һәйкәл куелган сквер панорамасы

Һәйкәл 1985 елда Яр Чаллының Муса Җәлил проспектындагы Муса Җәлил паркында (скверында) Муса Җәлилнең мемориаль комплексында куелган. Әлеге комплекс, Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы хезмәт оешмалары көче белән ачылган.
Яр Чаллының беренче проспектына, беренче скверына Муса Җәлил исеме бирелә.
Социалистик Хезмәт Батыры Вәзил Мәүликов бригадасы, Муса Җәлилне үз бригадаларына алып, аңа язылган хезмәт хакын ССРБ тынычлык фондына күчереп бара[1].

Сыйфатлама үзгәртү

Һәйкәл шагыйрьнең барельефы урнаштырылган стелла шәкелендә эшләнгән. Үзәккә таба өскә күтәрелеп килүче түгәрәк аслыкка ак мәрмәрдән симметрияле, кылычны хәтерләтүче ике канат урнаштырылган.
Стелланың өске өлешендәге кызыл гранит байракка шагыйрьнең кызыл граниттан эшләнгән барельефы беркетелгән[2].

Һәйкәлнең артында «Мелита» мех сәүдәсе үзәгенең цилиндрга охшатып эшләнгән бинасы (Гагарин ур., 19) төзелгән.
2006 елда, каһарман шагыйрьнең 100 еллыгына, сквер һәм һәйкәлгә реконструкция үткәрелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы