Айдар Фаслах улы Сәләхов (1964 елның 4 апреле, Бикбау авылы, Минзәлә районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Минзәлә муниципаль районы башлыгы (2013 елдан).

Айдар Сәләхов
Туган 4 апрель 1964(1964-04-04) (60 яшь)
Бикбау авылы, Минзәлә районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан авыл хуҗалыгы институты

Тормыш юлы үзгәртү

Айдар Сәләхов 1964 елның 4 апрелендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Бикбау авылында туа[1]. 1986 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1986—1996 елларда — Татарстан Республикасы Тукай районының «Сосновобор» совхозында инженер, өлкән инженер, баш инженер булып эшли. 1996 елдан Чаллы ит комбинатының баш инженеры. 1999 елдан Минзәлә районының М. Җәлил исемендәге җитештерү кооперативы рәисе.

2000 елда Татарстан Республикасы Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы — администрация башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 2001—2002 елларда — «Чаллы кошчылык фабрикасы» ДУП директоры. 2002—2005 елларда — «Сосновобор» агрофирмасы ААҖ генераль директоры. 2005 елдан Тукай районының «Продкорпорация» ҖЧҖ агрофирмасы директоры.

2006 елдан 2013 елга кадәр — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары. 2013 елның маеннан Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы[2], ә сентябреннән Минзәлә муниципаль районы башлыгы[3]. 2020 елның сентябрендә дүртенче чакырылыш Минзәлә районы Советы утырышында Айдар Салахов яңадан район башлыгы итеп сайлана[4].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү