Моабит төрмәсендә (М. Җәлил, Р. Яхин)
«Моабит төрмәсендә» (рус. В Моабитском застенке) ― бас һәм фортепиано өчен вокаль цикл, композитор Рөстәм Яхинның 1954 елда герой-шагыйрь Муса Җәлил сүзләренә язган романслар циклы.
««Моабит төрмәсендә»» | |
---|---|
Җыр | |
Язылган | 1954 ел |
Көй авторы | Рөстәм Яхин |
Сүзләр авторы | Муса Җәлил |
Тарих
үзгәртүКомпозитор Рөстәм Яхин 1954 елда Муса Җәлил сүзләренә романслар иҗат итәргә уйлый[1]. Озак уйлаганнан соң, әле генә (1953 елда) нәшер ителгән «Моабит дәфтәреннән» берничә шигырь алырга була[2]. Композитор Муса Җәлилнең караңгы фашист төрмәсендә чагындагы хисләрен, тойгыларын һәм кәефен музыкада күрсәтергә уйлаган. Үлем җәзасына хөкем ителгән килеш тә, шагыйрьнең иҗат итәргә, халкы белән бертөсле уйларга, яшәргә көч табуы композиторны сокландыра.
Цикл өчен «Моабит дәфтәреннән» биш шигырь сайлап алынган.
«Моабит төрмәсендә» вокаль циклы 1954 елда Татар радиосында яздырылган (солист В. Н. Жарков, фортепиано партиясен автор үзе башкарган).
1957 елда, Татар радиосының музыкаль тапшырулары редакциясе соравы буенча, Р. Яхин «Моабит төрмәсендә» вокаль циклы турында радиотапшыру әзерли.
1961 елда «Моабит төрмәсендә» вокаль циклы татар һәм рус телләрендәге текстлар белән нәшер ителгән. Анда беренче («Катыйльгә») һәм бишенче («Җырларым») бүлекләр урыннарын алыштырып чыгарылган.
Вокаль циклга кергән романсларны А. Ведерников, А. Огнивцев, А. Днишев, А. Кривченя, Е. Серкебаев башкарган.
Эчтәлек
үзгәртү- Цикл «Катыйльгә» монологы белән башлана. Әлеге шигырьдә шагыйрьнең котылгысыз үлем алдында да ныклыгы, дошманга бетмәс нәфрәте, үз эшенең хаклыгына ышаныч чагыла. Композитор музыкада шигырьнең трагик пафосын, шагыйрь рухының ныклыгын, көрәшче батырлыгын бирергә омтыла.
- Циклның икенче бүлеге «Тик булса иде ирек» дип аталган. Интонация ягыннан татар халык җырларына якын музыка аша композитор шагыйрьнең миллилеген тасвирларга, йөрәк җылысын күрсәтергә, ерактагы кызына һәм гүзәл туган як табигатенә мәхәббәтен сурәтләргә омтыла. Эпитетларга һәм чагыштыруларга бай әлеге шигырьнең халыкчан теле моңлы халык җырларына якын, якты мажор характердагы музыка булдыруга ярдәм иткән. Карлыгач һәм алтын балык кебек тышкы (ирекле) дөнья образлары шагыйрьгә уйларында гына булса да үзен ирекле итеп тоярга ярдәм итә. Әлеге образлар музыкада да тоемлана (фортепиано партиясендә кош сайравын һәм су шаулавын хәтерләтүче борылышлар барлыкка килә).
- Циклның өченче «Үткәндә кичергән» романсы шулай ук лирик тонда язылган. Шагыйрь үткәндә калган, өйдә, якыннары арасында булганда тойган бәхет-шатлыкларны искә төшерә. Караңгы төрмә диварлары арасында ятканда электә калган бәхетле көннәрне искә төшерү Шагыйрьгә гаять авыр.
- «Соңгы җыр» шигыре ирекне сагыну, Ватанны юксыну турында. Шагыйрь пычрак төрмә тәрәзәсе аша чиста зәңгәр күккә күтәрелүче кошны күрә һәм аны үзе белән чагыштыра. Аннан еракта булган ирекле тормыш матурлыгы, мәңгегә саубуллашучы тормыш шатлыклары турында уйлаганда, шагыйрьнең йөрәге сызлана, ул соңгы җырын җырлый:
Мин беләм: бик татлы
Да яшәү тойгысы!
Тик инде мин үләм,
Бу җырым – соңгысы!..
- Циклның соңгы бүлеге – «Җырларым» ― шагыйрьнең үз йөрәгеннән өзелеп төшкән җырларына эндәшүе-монологы, шул ук вакытта туган халкына васыяте дә. Җырларының туган халкы йөрәгенә барып ирешеп, аның өчен яшәүне дәвам итәчәгенә тирән ышаныч, Ватанга чиксез мәхәббәт – әлеге шигырьнең дулкынландыргыч юллары эчтәлеге.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Классный час «В песнях я вернусь на эту землю», посвященный творчеству Рустема Яхина.
- ↑ Муса Джалиль и Рустем Яхин — два гения одного народа. Статья в журнале «Молодой ученый»
Әдәбият
үзгәртү- Яхин Р. М. В Моабитском застенке: Для баса в сопровожд. ф.-п. / Слова Мусы Джалиля. М.: Советский композитор, 1961. 28 с.
- Яхин Р. О вокальном цикле на стихи М. Джалиля // Рустем Яхин. Материалы. Письма. Воспоминания (составители Ю. Н. Исанбет, К. С. Тазиева). К.: ТКН, 2002, стр. 69-71. ISBN 5-298-01130-6
- Исанбет Ю. Н. Вокальный цикл Р. Яхина на слова М. Джалиля «В Моабитском застенке». // Ученые записки КГК. Казань, 1970, Вып.4, стр. 161-178.
- Исанбет Ю. Н. Муса Джалиль и татарская музыка. Казань, 1977, стр. 133-136, 139-140.
- Гурарий С. И. Диалоги о татарской музыке. Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. 153 с.
- Шайхутдинов Р. Р. Р. М. Яхин и фортепианные транскрипции его романсов // Преподаватель года 2020: сб. ст. Международного научно-метод. конкурса. Ч. 2. Петрозаводск: МЦНП «Новая наука», 2020. С. 222–228.
Сылтамалар
үзгәртү- Сафина, Л. Р. Муса Джалиль и Рустем Яхин — два гения одного народа // Молодой ученый. — 2021. — № 4 (346). — С. 294-296.