Алибәк Днишев, Алибәк Муса улы Дни́шев (каз. Әлібек Мұсаұлы Дінішев) — казакъ опера җырчысы (тенор), педагог. Казакъ ССР (1979), ССРБ  (1986) халык артисты. Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1979).

Алибәк Днишев
каз. Әлібек Мұсаұлы Дінішев
Туган телдә исем Алибәк Муса улы Днишев
Туган 30 июль 1951(1951-07-30) (72 яшь)
Алматы
Милләт казакъ-татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан
Әлма-матер Казакъ милли консерваториясе[d]
Һөнәре җырчы (тенор)
Җефет Марина
Балалар ике кызы
Ата-ана
  • Муса (әти)
  • Камилә (әни)
Бүләк һәм премияләре ССРБ халык артисты - 1986 Ленин комсомолы премиясе - 1979

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1951 елның 30 июлендә Алматыда туган. Башлангыч музыкаль белемне аккордеон классы буенча музыка мәктәбендә ала. Пётр Чайковский исемендәге Алматы музыка укуханәсенең дирижёр-хор факультетын тәмамлый. Ленинград дәүләт консерваториясенә кабул ителми. Курмангазы исемендәге Казакъ милли консерваториясенең вокал классын (педагог Надия Шәрипова) тәмамлый (1976). III курста укыганда Михаил Глинка исемендәге Бөтенсоюз вокалчылар бәйгесендә, Александр Пушкин сүзләренә Михаил Глинканың «Я помню чудное мгновенье» (Хәтерлимен гүзәл бер мизгелне) романсын башкарып, I премияне ала. 

Иҗат юлы үзгәртү

1970 еллар башында туганнан туганы Сагнай Абдуллин (бәрмә уен коралларында уйнаучы) белән бергә «Җидегән» ВИА сында җырлый. 

1976 елдан Җамбыл исемндәге Казакъ дәүләт филармониясе солисты. 

1978 елдан Абай исемендәге Казакъ дәүләт академия опера һәм балет театры солисты. 

Иҗаты үзгәртү

Концертларда катнаша.

Аурупаның иң абруйлы залларында камера концерты белән чыгыш ясый, Мәскәүнең Зур театры спектакльләрендә катнаша. .

ССРБ шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Чехословакия, Алжир, Перу, Куба, Португалия, Финляндия, Швеция, Марокко, Гыйрак, Болгария һ.б.). гастрольләр оештыра.

1997 елда «Алибәк Днишев театры һәм вокал академиясе»н нигезли. .

2006 елдан «Раннила-Казакъстан» АҖ идарәсе рәисе.

Казакъстан ССР Югары советының 11- чакырылыш депутаты. 

Гаиләсе үзгәртү

Днишевлар нәселе Көнбатыш Казакъстаннан, Җаек шәһәре янындагы Казталовка авылыннан. Алибәкнең әтисе Муса гыйлемле кеше була. Бөек Ватан сугышында  «Отан» газетасының хәрби хәбәрчесе булган. Сугыштан соң  «Мәдиниет және тұрмыс» (Мәдәният һәм тормыш) журналын нигезли (хәзерге исеме «Парасат») һәм озак еллар баш мөхәррире булып тора. Берара Казакъстан ССР мәдәният министры урынбасары вазифасын үти. 

Әнисе - Камилә Абдуллина, татар, атаклы опера җырчылары игезәк Ришат һәм Мөслим Абдуллиннарның кыз туганы. .

Зур гаиләдә Алибәк кече, дүртенче бала була. Гаиләдә һәрвакыт җыр-музыка яңгырап тора. 

Хатыны  — Мария (Марина) Искәндәр кызы Днишева, кыз фамилиясе Тынышпаева, сурдопедагог,  Мухамеджан Тынышпаев оныгы. Ике кызлары бар. 

Иҗаты үзгәртү

Алибәк Днишевның башкару алымы тавыш матурлыгы, нечкә лирика белән аерылып тора.

Репертуарында  — камера шәлкемнәре, опера партияләре:  «Дударай» Е. Брусиловский, «Чирәм җир турында җыр» Е.Рахмадиев, «Май төне » Н. Римский—Корсаков.  Ленский («Евгений Онегин» П.Чайковский), Владимир («Кенәз Игорь» А. Бородин), Айдар («Абай» Ә. Жубанов һәм Л.Хамиди) һ.б. арияләрен башкара.

Камера музыкасыннан тыш, А.Днишев казакъ халык җырларын да, Совет композиторлары әсәрләрен дә, романслар да башкара.  Матвей Блантерның «В лесу прифронтовом», «Лучше нету того цвету», «Грустные ивы», «Незабытая песня», «Колыбельная», «В городском саду», «Московские окна», «Песенка влюблённого» җырларын яздырган.

Итальян һәм испан телендә дә җырлый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре  үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү