Еркегали Рәхмәдиев

Еркегали Рәхмәдиев (Еркегали Рәхмәди улы Рәхмәдиев, каз. Erkeg'ali' Rahmadi'uly Rahmadi'ev) — казакъ композиторы, Алматы консерваториясе ректоры (1967-1975), Казакъстан мәдәният министры (1990-1993), Казакъстан комипозиторлар берлеге рәисе (1968-1995). Казакъстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1967), ССРБ (1981) һәм Казакъстан ССР (1975) халык артисты. Казакъстан дәүләт премиясе лауреаты (1980). Казакъстанның Хезмәт Каһарманы (2010). Профессор (1979).

Еркегали Рәхмәдиев
Erkeg'ali' Rahmadi'ev

Е.Рәхмәдиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Еркегали Рәхмәди улы Рәхмәдиев

Туу көне

1 август 1932(1932-08-01)

Туу урыны

Казакъстан АССР Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Аягуз районы Мәдәният авылы

Үлү көне

9 апрель 2013(2013-04-09) (80 яшь)

Үлү урыны

Алматы

Җирләнгән:

Киңсай зираты[d]

Эшчәнлек еллары

1950-2013

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан

Һөнәрләр

композитор

Моң

классика

Жанрлар

опера, поэма, ода

Коллективлар

Абай исемендәге Казакъ дәүләт опера һәм балет театры

Бүләкләр

Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХалыклар дуслыгы ордены

Казакъстан дәүләт премиясе (1980)
Милләт

казакъ

IMDb

ID 0707556

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Н. Назарбаев белән. 2010

1932 елның 1 августында РСФСР Казакъстан АССР Симәй өлкәсе Чубартау районы Тугызынчы авылда (хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Аягуз районы Мәдәният авылында) туган. Композитор Н. Тлендиев һәм җырчы Б. Жилисбаев авылга килеп, сәләтле балаларны Алматыга музыка укуханәсендә укырга сайлап алалар, әлеге төркемгә Е. Рәхмәдиев та эләгә.[1] Пётр Чайковский исемендәге Алматы музыка укуханәсен (думбыра һәм музыка тарихы һәм теориясе бүлекләрен, 1952), Курмангазы исемендәге Алматы консерваториясенең композиторлар факультетын (Е. Брусиловский курсы, 1957), ССРБ композиторлар берлеге каршында белем күтәрү курсларын, Мәскәү дәүләт консерваториясе аспирантурасын (Г. Литинский, Е. Фортунатов курсы, 1958) тәмамлаган. Яшь композитор беренче әсәрләрен Латыйф Хәмидигә күрсәтә, аннан иҗат нечкәлекләренә өйрәнә.[2]

Хезмәт юлы

үзгәртү
  • 1959-1961 Казакъ дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе.
  • 1961-1965 Казакъстан ССР мәдәният министрлыгының сәнгать эшләре буенча баш идарәсе башлыгы.
  • 1966-1967 Абай исемендәге Казакъ дәүләт опера һәм балет театры директоры.
  • 1967-1975 Курмангазы исемендәге Алматы дәүләт консерваториясе ректоры, профессоры (1979).
  • 1968-1995 Казакъстан ССР композиторлар берлеге рәисе, ССРБ композиторлар берлеге сәркатибе.[3]
  • 1990-1993 Казакъстан мәдәният министры.
  • Казакъстан милли сәнгать университетының композиторлык факультеты профессоры.

Иҗтимагый эшчәнлеге

үзгәртү
  • Казакъстан ССР 7-11 чакырылыш югары шурасы депутаты.
  • 1989-1991 ССРБ халык депутаты.

Еркегали Рәхмәдиевны исән чагында «тере классик» дип атап йөртәләр. Казакъ көйязарларыннан Котдүс Кужамьяров, Газизә Жубанова, Сыдык Мөхәммәтҗанов, Еркегали Рәхмәдиевтан торган «көчле төркем» үзләренең остазлары булган Евгений Брусиловский, Әхмәт Жубанов, Латыйф Хәмиди, Мокан Түләбаевтан һөнәри таләпчәнлекне, югары иҗади рухны, осталыкны мирас итеп алганнар. Е. Рәхмәдиев казакъ опера сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Үзе дә казакъ музыкасында яңа төр – симфоник көй жанры уйлап чыгара, аның «Дайрабай» һәм «Кодача-думан» симфоник көйләре Казакъстан музыка сәнгатенең иң гүзәл әсәрләре рәтендә.[4]

  • «Камәр-сылу» (1963),
  • «Дала балкышы» (А. В. Бычков, Г. И. Гризбил белән берлектә, 1967),
  • «Алпамыс» (1973),
  • «Чирәм җир турында җыр» (1980),
  • «Абылай-хан» (1999).
Солистлар, хор һәм оркестр өчен
үзгәртү
  • «Мохтар-ага» поэма-реквиемы (1967),
  • «Аястан» (1968),
  • «Уятылган җир» (1968),
  • «Тантаналы кантата» (солистлар, балалар һәм катнаш хор өчен, 1970),
  • «Фиркагә ода» (1971),
  • «Фиркане данлыйбыз» (1976),
  • «Конституция турында поэма» (1977),
  • «Балхашта кич» хор өчен поэмасы (1962),
  • «Туган елiм» кантатасы (1993),
  • «Жаса Казакъстан - Жаса Нурсултан» («Яшә, Казакъстан - яшә, Нурсолтан» ораториясе (2013).
Оркестр өчен
үзгәртү
  • «Амангельды» (1956),
  • «Толгау» (1960),
  • «Дайрабай» симфоник көе (1961),
  • «Бәйрәм көе» (1966),
  • «Ортпа» (1973),
  • «Кодача-думан» симфоник көе (1973).

Башка әсәрләре

үзгәртү
  • Г. Мөсрепов истәлегенә оратория-реквием (1987),
  • Эскрипкә һәм оркестр өчен концерт (1985),
  • М. Макатаев шигырьләренә 6 романс (1983),
  • Абай шигырьләренә 7 романс (1985)
  • «Майра» музыкаль комедиясе (Г. Мөсрепов либреттосы, 1985),
  • торба һәм оркестр өчен скерцо (1966),
  • М.И. Исиналиев истәлегенә торба өчен элегия (2000),
  • камера-инструменталь әсәрләре,
  • хорлар, җырлар, драма спектакльләренә һәм кинофильмнарга музыка.

Фильмография

үзгәртү
  • 1977 — «Транссебер экспрессы».
  • 1970 — «Атаманның үлеме».
  • 1966 — «Аталар җире».
  • 1959 — «Яшәү юлы».

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Улы Идегәй (Едыге) Рәхмәдиев тарафыннан эшләнгән һәйкәле каберенә куела (Алматы, 2014).
  • CD-диск чыгарылган: Е. Рәхмәдиев. Скрипка һәм оркестр өчен Концерт (солист А. Мусахаджаева, дирижер П. Коган, 2014)
  • «Еркегали Рахмадиев. Мен сендермен біргемін» (Мин сезнең белән бергә) документаль фильмы төшерелгән (2014).

Әдәбият

үзгәртү
  • Клара Рәхмәдиева. «Махаббат толы өмірім». Алматы, 2014.(казакъча)

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Музыка сүзлеге сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-06-12 
  2. Энциклопедии & Словари сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-06-12 
  3. Нур сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-06-12 
  4. Жанаргуль Рәхмәдиева сайтында, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-06-12