Латыйф Хәмиди

совет композиторы, КазССРның халык артисты, КазССРның Дәүләт премиясе лауреаты, Казакъ ССРның дәүләт гимны авторы

Латыйф Габделхәй улы Хәмиди (17 июль 1906(1906-07-17), Бүәле, Кошман вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе29 ноябрь 1983(1983-11-29) (77 яшь), Алматы, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР) — совет композиторы, КазССРның халык артисты, КазССРның Дәүләт премиясе лауреаты, Казакъ ССРның дәүләт гимны авторы.

Латыйф Хәмиди
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Латыйф Габделхәй улы Хәмиди

Туу көне

17 июль 1906(1906-07-17)

Туу урыны

Зөя өязе Бүәле авылы

Үлү көне

29 ноябрь 1983(1983-11-29) (77 яшь)

Үлү урыны

Алма-Ата, Казакъ ССР

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

композитор

Кораллар

мандолин[d]

Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены народный артист Казахской ССР
http://latifkhamidi.narod.ru/
IMDb

ID 1058070

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Латыйф Хәмиди 1906 елда Казан губернасының Зөя өязе Кошман вулысы (бүгенге Кайбыч районына керүче өлкә) Бүәле авылында татар гаиләсендә туа[1]. Балачыгын Үзбәкстанда үткәрә. Агасы Кәлимулладан укырга-язарга өйрәнә. Зур сәләтләре сәбәпле Кәттәкурган мәдрәсәсенә аны икенче сыйныфка алалар. Шәһәрдә музыка мәктәбе ачылгач, шунда фортепиано һәм скрипка классларына укырга керә. Мандолинада "Тәфтиләү" һәм "Кара урманнарны" уйный. 1920 елда Ташкәнт татар мәгариф институтына укырга керә. Институтта укыган елларда халык уен кораллары оркестрында мандолина партиясен башкара[1].

Солтан Габәши киңәше буенча Казанга кайта һәм 1922-1925 елларда Казан музыка укуханәсендә виолончель классында белем ала[1][2]. Әдәби-музыкаль кичәләрнең берсендә Муса Җәлил белән таныша һәм аның фронтка китүенә кадәр хатлар яза[1].

Шуннан соң 1925 елда яңадан Ташкәнткә кайтат һәм татар яшьләре "Зәңгәр күлмәк" ансамблен оештыра[1]. Бу ансамбль төрки Шәрыкъ җөмһүриятләрендә чыгышлар ясый. 1932 елдан Казакъ Совет Социалистик Республикасында хезмәт итә башлый[3], Алматыда Казакъ драма театрының музыка бүлеге белән җитәкчелек итә башлый. 1936 елда Мәскәүгә килеп, башта Беренче Мәскәү музыка техникумында[1], аннары Татар опера студиясендә Генрих Литинский классында белем ала башлый[1]. 1940 елда яңадан Казакъстанга кайта.[3]

1983 елда Алма-Ата шәһәрендә үлә.

16 яшендә "Беренче вальс" дип исемләнгән үз шигыренә беренче әсәрен иҗат итә[2]. Соңрак бу әсәр берникадәр үзгәртелеп, Муса Җәлил сүзләренә язылган "Уңыш бәйрәме" җырына әйләнә. Бу елларда "Күңелле яшьләр" җырын да иҗат итә. Шулай ук яшүсмер чакларында Ташкәнтның "Балалар юлдашы" татар журналында беренче шигырьләрен һәм хикәяләрен бастыра[2].

Укуханәдә белем алган елларда үз шигыренә "Ятим бала" җырын, "Авыл моңнары" һәм "Ирекле танбур" фортепиано өчен әсәрләр һәм халык музыка кораллары ансабле өчен "Караван"ны иҗат итә[3].

Композитор казакъ шагыйрьләре Сабит Моканов, Нурсолтан Әлимкулов шигырьләренә генә түгел, татар шагыйрьләреннән Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Габдулла Тукай әсәрләренә җырлар, романслар һәм хор өчен әсәрләр язган[3]. Иң танылган әсәрләре «Казакъ вальсы» һәм «Былбыл» җырлары. «Абай», «Тулеген Тохтаров» (Әхмәт Жубанов белән), «Җамбул» беренче казакъ операларын яза.

"Казакъстан татарларының 50 җыры" җыентыгының мөхәррире һәм кереш сүзенең авторы. Шулай ук "Домбрада уйнау мәктәбе" (рус. Школа игры на домбре) әсбабын бастыра.

Җырлары

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Кәримов Морат. Латәкә (tt). beznenmiras.ru. әлеге чыганактан 2020-07-24 архивланды. 2020-07-24 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 484. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 485. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.