Кара урман, шулай ук Иске кара урманозын көй жанрында язылган татар халык җыры.

«Кара урман»

"Кара урман" cover
Җыр
Язылган XIX гасыр
Көй авторы халык
Сүзләр авторы халык
Илһам Шакиров, "Кара урман"

Төзелеше

үзгәртү

Җырның төзелеше гадәттәгечә вакыйгалар чылбырына нигезләнми. Җырның бар матурлыгы аның нәфис, үзенчәлекле метафораларында[1]. Җыр ирләр дуслыгы темасын ача[2]. Җырның асылында "кешенең мөрәҗәгать итерлек иптәшләре булмаса, ул кара урман сыман гомер итә[1]", дигән тема ята. Җыр күп очракта ирләр тарафыннан башкарыла.

Җырда строфалар һәм кушымта зур контрастка ия: строфаларда кара төс өстенлек итсә, кушымта якты төсләргә бай[1].

Башкаручылар

үзгәртү

Бүгенге көндә татар халкына җыр Зәки Мәхмүтов[3], Илһам Шакиров, Мәсгут Имашев[4] һ.б. язмалар нигезендә билгеле.

Кызыклы фактлар

үзгәртү

1974 елда Илһам Шакиров Мәскәүдә концерт бирә[5]. Билетлар калмаган, һәм бер көтелмәгән чакта җырчы янына режиссер Ростропович килә һәм сәхнә артыннан аның җырлавын тыңларга тели. Бу вакытта алар инде таныш булалар, М.Ростропович Казан консерваториясендә чыгышлар ясаганы була. Концерт тәмамлангач, М.Ростропович аңа көтелмәгән сүзләр әйтә:

«Син мине бу җырың белән үтердең![5]»

Сүз "Кара урман" җыры турында барган[5]. Шуннан соң Илһам Шакиров Мстислав Леопольдович янына кунакка чакырыла. Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" әсәрендә баш каһарман Мирвәли бер күренештә "Иске кара урман" җырын башлап җибәрә[2].

"Кара гы-най урма-а-ан, караң-ы-ы тө-ө-өн,/ Яхшый-ы-ый атлар кирəк үтəргə-ə-ə-əй!", - Мирвәли, А.Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" әсәре.

Мирвәли ат белән туган ягына кайткан чагында, күп әхлакый үзгәрешләргә үзе сизмәстән ирешә. Җыр ярдәмендә А.Гыйләҗев бу үзгәрешләрнең башланып китүен сурәтли[2].

Профессиональ музыкада кулланылышы

үзгәртү

1949 елда Нәҗип Җиһанов "Татар темаларына сюита" әсәрен иҗат итә, аның икенче кисәгендә "Кара урман" көе инструменталь рәвештә кулланыла[6]. Шамил Шәрифуллин үзенең симфоник оркестр өчен "Җыен" концертында "Кара урман" җырын инструменталь рәвештә куллана[6].

Сүзләре

үзгәртү
"Кара урман" җыры[3]
Кара да гынай урман, караңгы төн,

Яхшы атлар кирәк лә үтәргә;

Кушымта I:

Карурманны чыккан чакта

Кисеп алдым пар усак,

Ай, аерылмас дус булсак.

Заманалар авыр, еллар ябык,

Дус-иш кирәк гомер итәргә;

Кушымта I.
Кара да гына елан, ай, туз башлы,

Йөридер лә камыш буенча;

Кушымта I.
Ялгыз башым, юк юлдашым,

Йөримен лә язмыш буенча;

Кушымта II.
Карурманга кергән чакта

Кисеп алдым пар каен,

Ай, аерылмаек, дускаем.

Кара да гына урман, караңгы төн,

Нинди юллар белән лә үтәрбез;

Кушымта I
Дус-иш белән бергә эш иткәндә,

Теләкләргә тизрәк лә җитәрбез;

Кушымта II

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Дулат-Алеев В. Д. Татарская музыкальная литература / В. Д. Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.72
  2. 2,0 2,1 2,2 Хабутдинова М.М. Роль музыки в творчестве А.Гилязова
  3. 3,0 3,1 Иске кара урман җыры erlar.ru
  4. Мәсгут Имашев, "Кара урман" җыры music-college.ru
  5. 5,0 5,1 5,2 Илһам дәвере 2020 елның 25 февраль көнендә архивланган. protatarstan.ru
  6. 6,0 6,1 Дулат-Алеев В.Р. Кереш мәкалә (Җ.Дәрзаман тәрҗ.) // В. Дулат-Алеев, З. Саләхова Татар музыкасы фонохрестоматиясе: музыка уку йортлары өчен. — 2005.

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү