Илһам Шакиров

мәшһүр татар җырчысы

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (15 февраль, 1935, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Яңа Бүләк2019 елның 16 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — җырчы (баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). ТАССР (1969), Каракалпакстан АССР (1981), РСФСР (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970)[2][3]. Сарман районының (2015), Казан шәһәренең (2006) мактаулы гражданы.

Илһам Шакиров
Туган телдә исем Илһам Гыйльметдин улы Шакиров
Туган 15 февраль 1935(1935-02-15)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Яңа Бүләк
Үлгән 16 гыйнвар 2019(2019-01-16) (83 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Николаев урамы, 5[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Халыклар дуслыгы орденыХөрмәт ордены (РФ)

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТатарстанның халык артистыРСФСР халык артисты"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены

 Илһам Шакиров Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

1935 елның 15 февралендә Татарстан АССР Ворошилов районының (1957 елдан Яңа Юл районы, 1959 елдан Сарман районы, 1976 елдан Тукай районы) Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Туганнары: Гөлсем, Имаметдин, Гыйльмисафа, Зәйнәп, Кыям. 1937 елда әтисе Гыйльметдинне кулга алалар һәм 8 ел төрмәгә хөкем итәләр («Совет хакимиятенә яла ягу, ачлык турында хәбәрләр тарату, троцкийчыл пропаганда алып бару»). Ул 1940 елда тоткынлыкта үлә.[4]

Илһам Шакиров Теләнче-Тамак урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. Ләкин, «дошман баласы» буларак аны Алабуга педагогия институтына укырга алмыйлар.

Мин үземне дөньяда иң бәхетсез кеше дип саныйм. Без кечкенәдән үк, үзебезне–үзебез белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин иң соңгы бала булып туганмын, төпчек. Ике яшьтә чакта, әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана инде. Шуннан безгә бер мөһер сугылып калды. Ул бик озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел генә, шул перестройка елларында гына төшеп калды [5].

1954 елда Казанга, музыка училищесына укырга керә. 3нче курстан аны, укытучылар таләбе буенча консерваториягә, вокал бүлегенә кабул итәләр.

1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле җырчы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы.

1960 елдан башлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли, аңа 59 ел гомерен багышлый. 1992 – 2011 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшли. 2003 һәм 2005 елларда оештырылган татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсының жюри рәисе булып тора.

1970 елда «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә.

Соңгы елларда, Илһам Шакиров хәлен кайгыртып, аны Хаҗиевлар гаиләсе карады.[6]

2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат. Яңа татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләнде[7]

Гастроль-концерт эшчәнлеге үзгәртү

«Мин юл сорыйм»

Халкым минем гомер буе читтә...
Читтә... һаман бәхет тартамы?
Читтә...Чатта милиционер тора,
Ул да безнең Казан татары.
— Татарча җыр-пластинкалар юкмы?
Әлфияләр, Илһам Шакиров?...
Сибгат Хәким

« Илһамга ничә яшь »

Илһам Шакировка ничә яшь соң?
Нинди уйлар аның башында?
Халык яшәгәндә яшәр моңы -
Илһамыбыз халык яшендә...
Илдар Юзеев

«Илһам»

Ил кайгырса, илдә Илһам җырлый,
Ил сөенсә, илдә Илһам көлә.
Бәгырьләрне безнең телә-телә,
Чорлар аша узып бер моң килә:
Ай, дусларым минем, туганнарым,
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!
Онытыгыз бөтен кайгыларны -
Сезнең өчен бүген үзем җылыйм,
Сезнең өчен бүген үзем җырлыйм.
Туар көннән якты бәхет көтеп,
Төште инде сары сагыш йөзгә.
Гел кояшлы көн сорамыйм, Ходам,
Илһамлы көн бир син бүген безгә.
Илһамлы сүз – бары туган җирдә,
Иң татлы моң – бары туган телдә...
Шатлыгым да, хәсрәтем дә минем,
Бәхетем дә бары туган илдә.
Разил Вәлиев

Альбомнар үзгәртү

Иң күренекле җырлары үзгәртү

  • «Кара урман»
  • «Зиләйлүк»
  • «Тәфтиләү»
  • «Әллүки»
  • «Хуш, авылым»
  • «Сандугач»
  • «Сарман»
  • «Өченче көн тоташ кар ява»
  • «Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем»
  • «Син сазыңны уйнадың»
  • «Бик еракта идек без»
  • «Бер алманы бишкә бүләек»
  • «Әдрән диңгез» (Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» пьесасыннан)
  • «Идел буе каеннары» (Әхмәт Ерикәй сүзләре)
  • «Очрашу җыры» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре),
  • «Безнең Идел буйлары» (халык сүзләре)
  • «Һаман истә» (Ләбиб Айтуганов сүзләре)
  • «Гөлмәрьям» (Гамил Афзал сүзләре)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
И. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе

Искәрмәләр үзгәртү

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Шакиров Ильгам Гильмутдинович. 2022 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган. Татар филармониясе сайты(рус.)
  3. Ильгам Шакиров, archived from the original on 2011-11-10, retrieved 2010-04-12 
  4. 1972 елда аклана. Кара: Списки жертв: Гильми Шакиров
  5. Халык яшәгәндә, Илһам яшәр! «Мәйдан», 2005 ел, гыйнвар, 18нче бит
  6. Рузилә МӨХӘММӘТОВА: "Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Илһам Шакировка “әни” дип дәшкәнен үзе дә сизми кала" - Интертат.ру, 21.11.2017
  7. Яңа татар бистәсе зиратында Илһам Шакировны җирләделәр.(үле сылтама) «Татар-информ» МА, 18.01.2019
  8. список Почетный гражданин(1).pdf(үле сылтама)
  9. И. Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2019-09-05, retrieved 2019-09-05 
  10. Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды. «Сарман», 30.08.2019
  11. Международный телевизионный конкурс молодых исполнителей «Татар моңы». Татгосфилармония, 10.10.2022
  12. Аның васыяте — туган телебезне, моңыбызны саклау иде. Азатлык радиосы, 3.10.2020
  13. Фестиваль-конкурс имени Ильгама Шакирова, archived from the original on 2023-03-09, retrieved 2023-03-09 
  14. Зилә Мөбәрәкшина. Тукай районында Илһам Шакировка багышланган беренче республикакүләм «Илһам» бәйгесе була. Татар-информ, 9.03.2023
  15. Уфада Илһам Шакировка багышланган симфоник поэманың премьерасы булды. Татар-информ, 5.04.2023
  16. Лейла Аралбаева. В Уфе прозвучала премьера посвященной певцу Ильгаму Шакирову симфонической поэмы. Башинформ, 5.04.2023
  17. Зилә Мөбәрәкшина. «Мелодия» фирмасы Илһам Шакировның «Туган моңнар» альбомын чыгарган. Татар-информ, 25.08.2023
  18. Ильгам Шакиров альбом Родные напевы. Яндекс Музыка

Әдәбият үзгәртү

  1. Равил Фәхретдинов. Җырчы: (Илһам Шакиров).— Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Галерея үзгәртү