Марс Макаров
Марс Макаров (Марс Андрей улы Макаров) — композитор һəм виртуоз музыкант (баян). Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987).
Марс Макаров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Марс Андрей улы Макаров |
Туган | 28 октябрь 1939 ТАССР Биләр районы Чурабатыр авылы |
Үлгән | 16 март 2016 (76 яшь) |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | композитор, баянчы, мөгаллим |
Җефет | Фирдания |
Балалар | кызы Иделия |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1939 елның 28 октябренда ТАССР Билəр районы (хəзерге Нурлат районы) Чурабатыр авылында туган. 1953 елда гаилəсе Казанга күченә. 26- татар мəктəбендә укый[1]. Казан музыка училищесын (баян классы) тәмамлаган (1962).
Хезмәт юлыҮзгәртү
Диплом алуга Татар дəүлəт җыр һəм бию ансамбленə эшкə җибəрәлəр.
- 1962-1968 Татар дəүлəт җыр һəм бию ансамблендә баянчы.
- 1968-1977 Татар дәүләт филармониясендә концертмейстер.
- 1977-1978 Башкорт дәүләт филармониясендә концертмейстер.
- 1976-1982 Татар дәүләт опера һәм балет театрының концерт төркемендә концертмейстер.
- 1982 елдан 18- санлы Казан сәнгать мәктәбендә укыта.
ИҗатыҮзгәртү
Студент вакытта ук баян өчен аранжировкалар, җырлар яза башлый. Концерт репертуарында халык көйләрен, татар композиторларының инструменталь әсәрләрен баян өчен эшкәрткән әсәрләре. 200 дән артык җыр, романс авторы.[2]
Иң беренче язылган җыры - «Киек казлар» (1964, Хəсəн Туфан сүзлəре)
1968 елда Һелсинкидә Татарстаннан килгəн бер төркем сəнгать əһеллəре (Илһам Шакиров, Рөстəм Яхин, Айрат Арсланов, Венера Шəрипова һəм Марат Əхмəтов) белән Финляндия президенты Урһо Кекконен белəн очрашуда катнаша.
Марс Макаров үзе дə шигырьлəр язуга һəвəс.
Ркаил Зəйдулла: «Шигырьлəрне композитор, моң иясе язганы күренеп тора – алар төзек ритм белəн язылган, үз аһəңнəре бар. Теле саф, чишмə кебек челтерəп тора. Иң мөһиме – шигырьлəр ясалма түгел, көчəнеп язылмаганнар. Алар самими, ихлас».
2011 елда «Сәнгатебез йолдызлары» китабы дөнья күрә. Китапка Хəсəн Туфан, Александр Ключарёв, Хəйдəр Бигичев, Мəсгут Имашев, Айрат Арсланов, Гали Ильясов һəм башка бик күп атаклы сəнгать кешелəре хакында очерклар, истəлеклəр тупланган.
ҖырларыҮзгәртү
- «Агыла да болыт агыла» Хәсән Туфан сүзләренә
- «Ай чыга Арча кырыннан» Хәсән Туфан сүзләренә
- «Киек казлар» Хәсән Туфан сүзләренә
- «Юксындырсаң, нишләрмен» Хәсән Туфан сүзләренә
- «Кара шәлең килә сөйрәлеп» Зиннур Насыйбуллин сүзләренә
- «Кыңгырау чәчәкләре» Клара Булатова сүзләренә
- «Көмеш тояк-тулпар атым» Халык сүзләренә
- «Минем иркәм биюче» Гөлшат Зәйнашева сүзләренә
- «Татарстан таңнары» Гамил Әфзал сүзләренә
- «Язгы ташу» Рәдиф Гаташ сүзләренә
- «Ни сөйли урман» Сибгат Хәким сүзләренә
- «Көзге урман» Кави Нәҗми сүзләренә
- «Төнбоеклар» Илдар Юзеев сүзләренә
- «Мәк чәчәге» А. Абдуллин сүзләренә
ДискографияҮзгәртү
1986 «Флёра Сөләйманова һәм баянда Марс Макаров» (33Д-031715-16)
ГаиләсеҮзгәртү
Җəмəгате Фирдания, кызы Иделия.
ЧыганакларҮзгәртү
- З. Гыйльметдинова. Марс Макаров. Сәхнә, 2015, 5 сан.