Александр Ключарёв

Александр Ключарев – күренекле композитор, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1970).

Александр Ключарев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Александр Сергеевич Ключарев

Туу көне

19 февраль 1906(1906-02-19)

Туу урыны

Казан губернасы, Казан

Үлү көне

30 март 1972(1972-03-30) (66 яшь)

Үлү урыны

Казан

Җирләнгән:

Арча зираты

Эшчәнлек еллары

Дәүләтләр

 СССР
 Россия империясе

Һөнәрләр

композитор, фольклорчы

Жанрлар

опера, инструменталь музыка

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1970)

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

 
Ф. Туишев (с) белән. 1955

Александр Ключарев 1906 елны Казанда дөньяга килә. Әтисе Сергей Данилович атаклы татар эшмәкәрләре Хөсәеновларның сәүдә оешмасында хисапчы булып эшли. Әнисе Надежда Семеновна гаиләдә дүрт баланы тәрбияләү белән шөгыльләнә.

1908 елда аларның гаиләсе Ырынбурга күчеп килә. 1918 елда Саша Ырынбур музыка училищесына укырга керә. Шундагы кинотеатрда тавышсыз кинофильмнарны фортепьянода импровизацияләр башкарып яңгырата, концертларда аккомпаниатор буларак, җырчыларга кушылып уйный.

Үзенең искә алуы буенча, аны балачактан ук татар халык көйләре бик нык тәэсирләндерә. Аларның күршесендә яшәгән татар кучеры бик матур итеп татар халык көйләрен җырлый торган була. Александр аны сокланып тыңлый, танышып алгач, аңардан еш кына җырлавын сорый. Сүзләрен аңламаса да, ул җырларның көй-аһәңе күңелендә сеңеп кала һәм ул татар халык җырларына гашыйк була.

Тора-бара Александр башкорт, казах һәм башка халыкларның да җыр-музыка сәнгате белән ныклап кызыксына башлый. Булачак композиторның беренче музыка әсәре дә казах халкының ике җырын эшкәртеп язылган һәм ул «Җайдак» дип атала.

1923 елда Ключаревлар гаиләсе кабат Казанга әйләнеп кайта. Монда Александр Казан музыка училищесының фортепьяно классына укырга керә. Бу җәһәттән шунысын да искә алып үтү урынлы булыр: аңа фортепьяно буенча Салих Сәйдәшевне дә укыткан О. Родзевич белем бирә. Александр, Ырынбурдагы кебек, монда да укуын эш белән бергә бәйләп алып бара: театр техникумының музыка бүлегенә җитәкчелек итә. Училищеда укыганда ул спектакльләргә көйләр яза башлый. Беренче тәҗрибә буларак «Директор Җәмилев» һәм «Сүнгән йолдызлар»га музыка яза, аларны студентлар труппасы сәхнәдә башкара.

1928 елда А.Ключарев Мәскәү консерваториясенең композиция факультетына укырга керә. Башта аны Н.Жиляев, аннан соң күренекле композитор, дирижер һәм педагог, СССР ның халык артисты Рейнгольд Глиэр укыта. Глиэр «Красный мак», «Медный всадник» балетлары, «Шаһсәнәм», «Гөлсара» опералары, күпсанлы симфоник поэмалары белән киң танылу алган композитор була һәм Александр Ключаревта шәрекъ аһәңнәренә карата зур кызыксыну уята.

Хезмәт сөючән Александр биредә дә укуын эш белән бергә алып бара: Мәскәүдәге эшче театрының музыка җитәкчесе һәм дирижеры булып эшли. Шунда укыганда ул Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», «Ил», Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Габдрахман Минскийның «Шлем» пьесаларына музыка яза. Татар композиторы булып китүдә аңа ул вакытта Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар студиясендә укып йөрүче Газиз Айдарский, Сара Садыйкова, Гөлсем Камская, Хөсәен Уразиков, Асия Измайлова, композиторлар Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин белән аралашуы да зур йогынты ясый.

1933 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлагач, яшь композиторның үз әсәрләреннән төзелгән беренче авторлык концерты була. Шунда аның «Галиябану» симфоник сюитасы да башкарыла. Шул концертны тыңлаган, ул вакытта Мәскәүдә яшәгән Муса Җәлил композиторның иҗатына югары бәя биреп, «Коммунист» гәзитендә (1933, 30 ноябрь): «Без бу яшь таланттан татар совет музыкасы өчен тагын күп нәрсәләр көтә алабыз», - дип язып чыга. Шул ук елда А.Ключарев хәрби хезмәткә алына һәм Уфа шәһәренә җибәрелә. Шунда 4 ел яшәү дәверендә ул башкорт композиторлары белән таныша, башкорт халкының фольклорын өйрәнә, башкорт темасына берничә әсәр яза һәм бу бәйләнешне алдагы иҗатында да дәвам итә.

1937 елда композитор Казанга әйләнеп кайта һәм фольклор кабинеты җитәкчесе булып эшли башлый. Монда ул тагын бер бик әһәмиятле, зур эш башкара: композитор Василий Виноградов белән бергә татар халык җырлары тупланган беренче җыентыкны, аннан соң композитор Юрий Виноградов, шагыйрь Мөхәммәт Садри белән бергәләп, кабат шундый ике җыентык бастырып чыгара.

1930 елларда халык көйләрен башкара торган ансамбль оеша, анда виртуоз гармунчы Фәйзулла Туишев, композитор һәм скрипкачы Заһид Хәбибуллин, халыкның яраткан җырчысы Гөлсем Сөләйманова була. Пианист буларак, Александр Ключарев та әлеге ансамбльнең чыгышларында еш катнаша. Бу башлангыч аның алдагы еллардагы концерт эшчәнлегендә тагын да зуррак үсеш ала: ул озак еллар Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшли, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хезмәттәшлек итә, аның программасына музыка яза.

Татар халык авыз иҗатын тирәнтен белүе композиторга югары зәвекъле, заманча, яңа аһәңле татар җырлары, романслары, инструменталь миниатюралар язарга мөмкинлек бирә. Ул бер үк вакытта академик стильне дә, эстрада стилен дә бик яхшы үзләштергәнгә, шул нигездә оригиналь әсәрләр иҗат итә. Аның әсәрләре Олег Лундстрем җитәкчелегендәге күренекле джаз оркестры тарафыннан зур сәхнәләрдә дә еш башкарыла.

Композитор күп кенә инструменталь әсәрләр дә иҗат итте. Александр Ключарев 1945 елда «Су буйлап» дигән татар халык җырын төп лейтмотив итеп алып, симфоник оркестр өчен “Татар сюита”сын яза. Сюитаның эчтәлеге белән тыгыз үрелгән «Чакрым саен багана», «Мәрьям бәете», «Бер алманы бишкә бүләек», «Язгы җырлар» һәм финалдагы «Ком бураны», «Дусларым» дигән татар халык җырлары әлеге әсәрне эпик планда бик матур яңгыраш белән баета һәм ул композиторның зур уңышы булып санала. Композиторның "Идел" симфониясендә дә, мәһабәт һәм киң мелодия белән, Идел образы гәүдәләндерелә.

1950 елда Казанда һәм Уфада композиторның «Тау әкияте» балеты куела һәм шулай ук зур уңыш казана. Аһәңсазның соңгы әсәрләреннән берсе — Нәкый Исәнбәт либреттосына язылган «Аулак өй» (1970) хореографик композициясе дә татар музыка сәнгатенең алтын фондына керде. 1959 елда Салих Сәйдәшев музыкасы нигезендә Т. Гыйззәтнең «Наёмщик» пьесасы буенча опера иҗат итте.

«Канатлы яшьлек» исемле җырлар җыентыгы һәм татар халык музыкаль иҗатын җыюы һәм пропагандалавы өчен 1970 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Каты авыру 1972 нче елда, яңа иҗади планнар белән яшәгән, талантлы композиторның гомерен кисте.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү