Гөлсем Сәйфулла кызы Камская (Ильясова) — күп татар театрларында эшләгән талантлы артистка.

Гөлсем Камская
Туган телдә исем Гөлсем Сәйфулла кызы Ильясова
Туган 25 март 1901(1901-03-25)
Казан
Үлгән 8 декабрь 1975(1975-12-08) (74 яшь)
Яшәгән урын Горький урамы, 13[1]
Һөнәре артистка
Балалар Дилүс Ильясов
Бүләк һәм премияләре РСФСРның атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы

Гөлсем Камская 1901 елның 25 мартында Казан шәһәрендә туа. Аның сәхнә эшчәнлеге 1919 елда башлана. Г. Камская Казан, Әстерхан һәм Мәскәү татар театрларында хезмәт итә, ә 1933 елдан ул – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы.

Ярты гасырлык сәхнә эшчәнлеге чорында ул татар, рус һәм дөнья драматургиясе әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләрдә төрле характердагы дистәләрчә образлар иҗат итә.

Аның героиняларының сәхнәдәге тормышы һәрвакыт тирән фикерле, нечкә психологизм, милли үзенчәлекле булулары белән аерылып тора. Нәгыймә (“Банкрот”, Галиәсгар Камал), Галчиха (“Гаепсездән гаеплеләр”, А.Островский), Маһинур (“Миңлекамал”, М.Әмир), Блюм (“Тормыш яңадан башлана”, В.Собко), Гөлниса (“Шомлы көннәр”, Таҗи Гыйззәт), Сәхилә (“Х.Насретдин”, Нәкый Исәнбәт), Сабира (“Татар хатыны ниләр күрми”, Галимҗан Ибраһимов) һәм башка ул уйнаган рольләр татар театр сәнгатен үстерүдә билгеле бер өлеш була, артисткага шөһрәт китерә.

Г. Камская театрның җәмәгать эшләрендә актив катнаша, яшь артистлар белән үзенең бай иҗат тәҗрибәсен уртаклаша. Гөлсем Камская 1975 елның 8 декабрендә вафат була.

Театр сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Гөлсем Камскаяга РСФСРның атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Гаилә хәле үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://zakon-region3.ru/2/178862/
  2. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 137нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү