Гали Ильясов (актер)

татар театр актёры, режиссёры (1900-1970)

Гали (Миңлегали) Әхсән улы Ильясов (19001970) — татар актеры, режиссер.

Гали Ильясов
Туган 1 гыйнвар 1900(1900-01-01)
Әстерхан
Үлгән 7 июль 1970(1970-07-07) (70 яшь)
Әлмәт
Яшәгән урын Красноярск крае[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d]
Һөнәре актер, режиссер
Эш бирүче Әстерхан дәүләт татар драма театры, Мәскәү үзәк татар эшче театры, Республика татар күчмә театры, Норильский исправительно-трудовой лагерь[d] һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[1]
Җефет Гөлсем Камская (1901-1975), актриса
Балалар Дилүс Ильясов

Гали Ильясов үзенең сәхнә эшчәнлеген туган шәһәре Әстерхан дәүләт татар драма театрында 1922 елда башлап җибәрә, аннан Мәскәүдәге театр сәнгатенең Үзәк техникумында режиссерлык бүлегендә белем ала. 19261933 елларда ул Мәскәүнең татар дәүләт "Эшче" театрында актер, режиссер һәм баш режиссер булып эшли. Монда ул Шәриф Камалның "Козгыннар оясында", "Ут", "Таулар"; Риза Ишморат һәм Кәрим Тинчуринның "Тургай" әсәрләрен сәхнәгә куя.

1933 елдан Республика татар күчмә театрының баш режиссеры.

1937 елда ул нахакка репрессиягә эләгә һәм бары тик 1956 елны гына төрмәдән Казанга әйләнеп кайта. Аннан соң Әлмәт театрында С. Кальметовның "Зәкия", Гариф Ахуновның "Чулпы җыры" әсәрләрен сәхнәләштерә.

Гаилә хәле

үзгәртү
  • Беренче хатыны Гөлсем Камская, драма актрисасы, РСФСР атказанган артисты. Балалары Дэллюс (1922-1981), Әсфән.
  • Икенче хатыны Екатерина Владимир кызы, Кырым театры балеринасы (сөргендә чакта өйләнеп кайткан)[2].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Милләттәшләр
  2. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 137нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9