Төп менюны ачу

Республика татар күчмә театры

Республика татар күчмә театры, Татар дәүләт республика күчмә театры, рус. Татарский государственный республиканский передвижной театрТатарстан АССР (1991 елдан Татарстан) Казан шәһәрендә 1944-1988 елларда эшләп килгән, 1988 елдан эшчәнлеген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры исеме астында яңартып җибәргән татар театры.
Сәнгать җитәкчеләре:

Республика татар күчмә театры
Урынлашу Казан, Казан кирмәне, Спас манарасы
Нигезләнгән 1944
Күчмә театр урнашкан Спас манарасы
Беренче режиссер Гали Ильясов

ТарихҮзгәртү

 
Беренче спектакль афишасы. 1933

Татар авылларында электр, радио, телевидение булмаган чорда театр күңел ачу чарасы, башкала белән авыл бәйләнеше, идарәче фирка рупоры, идеологик тәрбияче булган. Татар театрының авылга килүе авыл кешеләре өчен еллар буе сөйли торган гайре табигый хәл булып торган. Артистларга үзләренә сәхнә эшчесе дә, костюмер, бутафор, гример да булырга туры килә. Көн саен яңа урында чыгыш ясарга кирәк була. Иң кыены — язгы-көзге пычракта бер авылдан икенче авылга, маршрутны өзмичә, күрсәтелгән вакытка барып җитү була: бердәнбер транспорт — колхоз рәисе биргән җигүле ат.

Колхоз филиалыҮзгәртү

1933 елда, Октябрь инкыйлабының 16 еллык бәйрәменә туры китереп, алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм К. Тинчуринның шәхси инициативасы белән[1] Татар дәүләт академия театры каршында күчмә колхоз-совхоз филиалы оештырыла. Режиссер итеп Гали Ильясов билгеләнә. Труппаның төп нигезен Мәскәү татар театрыннан кайткан артистлар тәшкил итә. Гөлсем Болгарская (Әҗимова-Колмәмәт-Мостафина) (1891-1968), Гөлсем Камская (Ильясова) (1901-1975), Хәмит Колмәмәт (Әҗимов) (1895-1942), Мәҗит Илдар (Әбдүшев) (1898-1952), Ибраһим Шаһдалиев (1893-1973), Зариф Закиров, Бибинур Галиуллина (1907-1984), Газиз Гыйматов (1910-1978), Гомәр Камалов, Гыймади Хисамов һ.б. авыл театры тудыру эшендә башлап йөриләр. Соңыннан Фатих Нариманов, Габдулла Зәйнуллин, Мәрьям Рәхмәтуллина, Зөһрә Агишева, Хан Исмәгыйлов, Әзәл Яһүдин (1908-1997) труппага килеп кушыла. Театрның әзерләгән беренче спектаклеКәрим Тинчурин белән Кави Нәҗминең күмәк хуҗалык төзелешенә багышланган «Булат бабай семьясы» спектакле. Тамаша 6-7 ноябрьдә Питрәч районы Шәле авылында күрсәтелә. Шул көннән башлап, бу бригада Академия театрының колхоз филиалы дип йөртелә.

РепертуарҮзгәртү

БалтачҮзгәртү

1937 елны Гали Ильясов кулга алына. Филиал труппасы җитәкчесез кала. 1938 елның 22 октябрендә ТАССР ХКШ боерыгы белән колхоз филиалы мөстәкыйль 6нчы санлы колхоз-совхоз театры дип атала һәм Балтачка күчерелә.

АрчаҮзгәртү

1939 елның 14 декабрендә, Балтачтан башка районнарга бару җайсыз дигән сылтау белән, театр филиалы Балтачтан Арчага күчерелә. Элекке тәмәке фабрикасы бинасын чистартып, шунда декорация эшләп, спектакль әзерлиләр.
1938 елда театр филиалы директоры һәм сәнгать җитәкчесе итеп Әсгать Мәҗитов билгеләнә. Казан театр техникумын тәмамлаган Сәет Шәкүров, Вера Минкина, Зәйтүнә Хәлиуллина филиалда эшли башлый.

Бөек Ватан сугышыҮзгәртү

Артистларның бер өлеше Бөек Ватан сугышына алына. Г. Зәйнуллин, Г. Хисаметдинов, Фаикъ Камал (Г. Камал улы) 1943 елда фронтта һәлак булла. З. Хәлиуллина сугышта зенитчы була.

РепертуардаҮзгәртү

БуаҮзгәртү

1942 елда, Татарстанның кара җирле районнарына хезмәт күрсәтү өчен, театр филиалы Буага күчерелә[2]. Труппада барлыгы 9 кеше кала: Хан Исмәгыйлов, Газиз Гыйматов, Бибинур Галиуллина, С. Сәгыйтов, Мәрьям Рәхмәтуллина, Зәйнәп Камалова (Г. Камалның сеңлесе), Вера Минкина, Асия Әхмәтҗанова, Әсгать Мәҗитов.

Күчмә театрҮзгәртү

1944 елның октябрь аенда Буа театры Казанга күчерелә. «Татар дәүләт республика күчмә театры» дип атала башлый. Даими бинасы булмау сәбәпле, театр Казанда гел күченеп йөри: баштарак элекке «Болгар» номерларының кухнясы бирелә, соңрак Нурулла мәчетенең келәте, Бауман урамында ике бүлмә, Казан кирмәненең Спас манарасындагы кысан келәт бүлмәсе.
Сугыш беткәч, фронтовик артистлар З. Хәлиуллина, З. Туишева, Т. Кичүбаев, М. Хәмзин, Ф. Юнысов, А. Әбдерәшитов, Г. Нигъмәтуллин һ.б. кайта. 1944 елда баянчы Тәүфыйк Йосыпов эшкә урнаша.
1946 елда Әсгать Мәҗитов вафатыннан соң, режиссер итеп Габдулла Йосыпов билгеләнә.
1950 еллар башыннан күчмә театр гастрольләргә чыга башлый: Урал шәһәрләре, Казакъстан далаларындагы чирәм җирләр бистәләре. Труппага Х. Хәмзин, Сәет Мөхәрләмов, Рокыя Кушловская, Гариф Хөснуллин, Салих Әхмәров, Кәримә Нуруллина, Касыйм Шамил, Мәрьям Сульва (Кугушева), Мөнирә Шаһидуллина, Казан театр укуханәсен тәмамлаган Гата Нуруллин, Люция Фарсина, Фердинанд Фарсин, Сания Исмәгыйлева кушыла.
19601970елларда Казан театр укуханәсен тәмамлап, Наил Шәйхетдинов, Венера Хөснетдинова, Марсель Җаббаров, Нуриәхмәт Сафин, Ләлә Гыйләҗева (Миңнуллина), Нуретдин Нәҗмиев килеп кушыла. Исламия Мәхмүтова, Земфира Досаева, Һаҗәр Шәкүрова, Әнәс Галиуллин, Роза Хәбибрахманова (шофер итеп) эшкә алына.
1952-1975 театр директоры Мөхәммәт Хәмзин, 1975 елдан Сәет Шәкүров.
1956-1962 театрның баш режиссеры Кәшифә Тумашева, 1962 елдан Равил Тумашев (Кәшифә Тумашеваның улы).
Төрле елларда режиссер булып П. Исәнбәт, 1966-1970 Л. Садриев, Г. Хөсәенов, 1974-1978 Р. Бикчәнтәев, 1978-1985 Ф. Хәбибуллин, Р. Батулла, Д. Сираҗиев эшли. Егерме елга якын (1984-2002) театр директоры булып Роберт Әбелмәмбәтов эшли.

РепертуардаҮзгәртү

Тинчурин театрыҮзгәртү

Төп мәкалә: Тинчурин театры

1988 елдан стационар театр, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры исемен ала. Театрның хәзерге бинасы (М. Горький урамы, 13) 1986 елда, Камал театры үзе өчен төзелгән махсус бинага (Татарстан урамы, 1) күчкәч, бирелә[3].
1988-1991 елларда баш режиссер Дамир Сираҗиев, 1993 елдан баш режиссер – Рәшит Заһидуллин (1964).
2002 елдан театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов (1966).

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. И. Илялова. Театр имени Тинчурина. Казан: ТКН, 2002.
  2. Хәлил Мәхмүтов. Театр тарихы турында. «Мәйдан», 2007 ел, № 9.
  3. Айгөл Әхмәтгалиева. Син - тормышның үзе. «Мәйдан», 2007 ел, № 9.
  4. Күчмә театр турында сәхифә. «Сәхнә», 2003 ел, № 5.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү