Сания Исмәгыйлева

Тинчурин театры актрисасы

Сания Исмәгыйлева (Сания Нургали кызы Исмәгыйлева) - актриса, Тинчурин театрында иҗат итте, ТАССР халык артисты (1979).

Сания Исмәгыйлева
Туган 4 март 1931(1931-03-04)
Коры Көрнәле, Алексеевск районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 24 июнь 2015(2015-06-24) (84 яшь)
Казан, Россия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актёр
Эш бирүче Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

1931 елда Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1951 елда, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Республика татар күчмә театрына (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә килә.

Артист "Сулган чәчәкләр"дә Сара, "Хәзрәт үгетләргә килә"дә Зиннәтбану, "Кара йөзләр"дә Галимә, "Терезаның туган көне"ндә Аманда, "Рәйхан"да Рәйхан кебек образлары белән таныла. Барлыгы ул 70тән артык образ иҗат иткән. 1979 елда театр сәнгате өлкәсендә хезмәтләре өчен аңа Татарстанның халык артисты лаеклы исеме бирелә.

Сания Исмәгыйлева белән 2015 елның 25 июнендә хушлаштылар.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү