Мөхәммәт ХәмзинК.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, татар халкының күренекле сәхнә остасы.

Мөхәммәт Хәмзин
Туган 1915(1915)
Үлгән 2002(2002)
Милләт татар
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре артист, сәхнә остасы

Мөхәммәт Хәмзин 1915 елда туа.

Аның хезмәт юлы 14 яшеннән К.Якуб исемендәге типографиядә хәреф җыюдан башлана. 1936 елда Уфа сәнгать укуханәсен тәмамлагач, ул Казанга кайта һәм Опера-балет театрында эшли. Сугыш чорында махсус хәрби бригадада хезмәт итә. 1946 елдан М.Хәмзин – Республика татар күчмә театрында. Артист буларак, ул төп рольләрдә социаль геройларны оста башкаручылар рәтенә баса. Моның мисаллары итеп “Тормыш җыры”нда Басыйр, “Украина далалары”нда Галушка, “Күңел дәфтәре”ндә Закир образларын күрсәтергә була. Бу еллар – театрның әле яңа аякка басып, сәнгать учагы буларак яңа формалашкан чоры. Нәкъ шул вакытта, 1952 елның гыйнварында, Мөхәммәт аганы театрның директоры итеп куялар, һәм 1975 елга кадәр ул аның алыштыргысыз җитәкчесе була. Бер үк вакытта артист булып, төп рольләрдә чыгыш ясавын дәвам иттерә һәм шактый югары уңышларга ирешә. “Назар Стодоля”да Назар үзе, “Йөрәк серләре”ндә Саттар, “Карагол”да – Карагол, “Рәйхан”да Морат, “Сәер кеше”дә Әхмәт Риза образлары аны җитди фәлсәфи әсәрләрдә дә оста артист итеп таныта.

Мөхәммәт Хәмзин 2002 елда вафат булды.

Сылтамалар үзгәртү