Төп менюны ачу

Бибинур Галиуллина

Бибинур Галиуллина, Бибинур Дәмин кызы Галиуллина (1907 ел, РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Олы Солтан1984 елның 2 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Мәскәү татар театры, Татар академия театрының колхоз-совхоз филиалы, Республика күчмә театрында хезмәт итә. ТАССР атказанган артисты (1954).

Бибинур Галиуллина
Туганда бирелгән исеме:

Бибинур Дәмин кызы Галиуллина

Туу датасы:

1907 ел(1907)

Туу җире:

Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе, Казан губернасы, Лаеш өязе, Олы Солтан

Үлем датасы:

2 август 1984(1984-08-02)

Үлем җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ

Активлык еллары:

1928—1984

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР атказанган артисты (1954)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Б. Галиуллина фамилиясе язылган «Bulat babay semiэse» спектакле афишасы. 1933

1907 елда Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге ТР Балык Бистәсе районы) Олы Солтан авылында туган. 19281933 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театрында эшли. 1933 елның июнь аенда ССРБ ҮБК карары белән әлеге театр ябылгач, Казанга кайта. 1933 елда, Октябрь инкыйлабының 16 еллык бәйрәменә туры китереп, алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм К. Тинчуринның шәхси инициативасы белән[1] Татар дәүләт академия театры каршында күчмә колхоз-совхоз филиалы оештырыла. Режиссер итеп Гали Ильясов билгеләнә. Труппаның төп нигезен Мәскәү татар театрыннан кайткан артистлар тәшкил итә. 1942 елда, Татарстанның кара җирле районнарына хезмәт күрсәтү өчен, театр филиалы Буага күчерелә[2]. Труппада калган 9 кеше арасында Бибинур Галиуллина да була. 1944 елның октябрь аенда Буа театры Казанга күчерелеп, «Татар дәүләт республика күчмә театры» дигән мөстәкыйль театр итеп үзгәртелгәч тә (1988 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры), Бибинур Галиуллина әлеге театр труппасында кала, пенсиягә чыкканчы күчмә театр сәхнәсендә хезмәт итә.

 
Б. Галиуллина 1928-1933 елларда уйнаган Мәскәү татар театры урнашкан бина

Уйнаган спектакльләреҮзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. К.: ТКН, 2005, 82нче бит.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү