Мәҗит Илдар
Мәҗит Илдар (Мәҗит Хуҗи улы Габдүшев, 10 гыйнвар 1898, Сәмән, Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе — 29 июнь 1952 (54 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — актер, ТАССРның халык артисты (1945). Сәхнә эшчәнлеген Ырынбур татар театрында башлый (1919), шуннан соң Уфа, Казан, Әндиҗан татар тетрларында актер, режиссер булып эшләгән. 1933 елдан Татар акдемия театрында. Иң әһәмиятле рольләр: Җамалетдин («Банкрут», Г. Камал), Хәнәфи («Тукай», Ә. Фәйзи), Ахун («Хуҗа Нәсретдин», Н. Исәнбәт).
Мәҗит Илдар | |
---|---|
Туган | 10 гыйнвар 1898 Сәмән, Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 29 июнь 1952 (54 яшь) Казан, РСФСР, СССР |