Хуҗа Насретдин

Хуҗа Насретдинмөселман Көнчыгышының күренекле фольклор каһарманы, кыска юмористик әкиятләр персонажы. Еш кына аның чынбарлыкта яшәгәне әйтелсә дә, моңа җитди дәлилләр юк.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык Рум солтанаты[d]
Туу датасы 1208
Туу урыны Nasrettinhoca[d], Эскишехир[d], Төркия
Үлем датасы 1284
Үлем урыны Akşehir[d], Конья[d], Төркия
Һөнәр төре Kadı, фәлсәфәче
Эшчәнлек еллары XIII гасыр
Commons-logo.svg Хуҗа Насретдин Викиҗыентыкта

Хуҗа Насретдин әкиятләре төрки, гарәп, фарсы, рус һәм хәтта кытай әдәбиятларында киң таралган. Кавказ арты һәм Балкан халыклары фольклорларында да аның турында кыйссалар бар.

Әдәби образҮзгәртү

Хуҗа Насретдиннең синкретик әдәби образы үзендә һәм аксакал, һәм җүләр кеше сыйфатларын берләштерә. Ул — үз эчендә каршылыклы булган антигерой образы. Бер үк вакытта сукбай, ирекле фикерле, инкыйлабчы, җүләр, мәкерле, фәлсәфәче, циник, галим, дин әһеле, суфый һәм башка кешеләр үзенчәлекләренә ия. Гадәттә, кеше гөнаһларыннан, саранлыктан, ике йөзлелектән, ришвәтчелектән, муллаларның намуссызлыгыннан көлә. Авыр хәлләрдән һәрвакыт гадәти булмаган чыгу юлларын эзләп таба.

Хуҗа Насретдин образының мәҗбүри юлдашы — аның ишәге. Ишәк еш кына үзе дә төп каһарман була ала.

Башка халыклардаҮзгәртү

Башка халыкларда да Хуҗа Насретдингә охшаган әкияти образлар бар:

ФотосурәтләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү