Төп менюны ачу

Әсәдуллаев йорты

Әсәдуллаев йорты, Мәскәү ш., Кече Татар тыкрыгы, 8
Moscow Asadullayev house doorway.jpg
Әсәдуллаев йортының ишек төбе (2009 ел)
Нигезләнү елы
Бина төзелгән 1914

Әсәдуллаев йортыМәскәүнең элекке татар бистәсендә урнашкан тарихи бина. 1914 елны салынып, тәнәфесләр белән Мәскәү татарларының мәдәни мәркәзе вазифасын үти. Биредә татар балалар йортлары, татар мәктәбе (1929 елга кадәр), татар сәнгате коллективлары, китапханә, матбугат чаралары урнашкан булганнар. Бина фасады һәм эче Шәрекъ ысулынча, гарәп язулары белән нәкышләп, матур итеп бизәлгән. Бакуда яшәүче татар миллионеры Шәмси Әсәдуллаев төзеткән.

Төзелү тарихыҮзгәртү

Нефтьче Шәмси Әсәдуллаев сәүдә эшләре белән Мәскәүгә еш килә. Зур татар урамында яшәүче татарларның Тарихи мәчете мәхәлләсе мулласы Сафа хәзрәткә шушында яшәүче мөселманнар очен бер мәгърифәт йорты салдырып бирергә теләге барлыгын әйтә.

1912 елда Тарихи мәчет тирәсендә бина өчен урын билгеләнә. Шәмси бай капиталын кызганмый. 1913 елда оста архитекторлар чакырыла, эшчеләр яллана. Мәскәү мөселманнарының булышлыгы белән төзелеш эшләре кызу бара. Ләкин Шәмси йортның салынып бетү шатлыгын күрә алмый үлеп китә. Тәмамлау эшен улы Мирза әфәндегә васыять итеп калдыра. Мирза әфәнде Мәскәүнең бер «Җәмгыяте хәйрия» утырышында әтисенең васыятен үтәячәген белдерә. «Җәмгыяте хәйрия» әгъзалары аны алкышлар белән күмәләр.

1915 елда кыз һәм ир балалар өчен аерым уку класслары, зур залы, китапханәсе белән дүрт катлы йорт әзер була. Көз көне әлеге татар мәктәбендә татар балалары үз ана телләрендә белем ала башлыйлар. Әле 1927 елда Хәлим Искәндәревнең шушында татар теле һәм әдәбияты укытуы, мәктәпнең мөдире булып торуы билгеле. Әсәдуллаев йорты мәктәп тә, шул ук вакытта Мәскәү мөселманнарының мәдәният үзәгенә дә әверелә.

Балалар кичәләре уздыру тәҗрибәсен беренче Казан башлый. Казан үрнәгендә мәктәптә балалар кичәләре үткәрү гамәлгә керә, һәвәскәрләр спектакльләр куя. «Җәмгыяте хәйрия» утырышлары шушында үтә.

Гомумрусия мөселманнарының корылтаеҮзгәртү

Февраль инкыйлабыннан соң, төрки халыкларның тормышында зур вакыйгаларның берсе булган Гомумрусия мөселманнарының I съезды (1917, 1-11 май) да шушы бинага чакырыла. Февраль инкыйлабы чорында төрки халыкларның бер- дәмлеге аеруча көчәя. Съездга Кырым, Казакъстан, Төркестан, Литва, Кавказ һәм Русиянең төрле төбәкләреннән җиде йөзгә якын вәкил җыела. Алар каршында Г.Исхакый, Ф.Кәрими, Г.Ибраһимов, Ф.Агиев, Г.Терегулов Әсәдуллаев залының мөнбәренә басып, төрки халыкларга мөстәкыйль дәүләтчелек таләп итеп чыгыш ясыйлар. 12 май көнне шушы бинада съезд вәкилләре хөрмәтенә мәҗлес оештырыла. Күренекле милләт эшлеклеләренә көчле алкышлар астында бүләкләр тапшырыла. Татар халкының бәхетле киләчәге, мөселман хатын-кызларының тулы хөррияте өчен армый-талмый көрәшүче булуын искә алып, Г.Исхакый көмештән эшләнгән язу әсбабы белән бүләкләнә. Февраль инкыйлабы чорында оешкан «Мәскәү мөселман комитеты»ның рәисе Г.Исхакый комитетның утырышларын да шушы бинада үткәрә.

1930 елларда (1933 елда ССРБ ҮБК карары белән ябылганчы) әлеге бинада Мәскәү татар театры урнаша.

Әсәдуллаев йортында татар мәктәбенең 1941 елга кадәр эшләве турында хәбәр бар.

Дәүләт карамагына күчүҮзгәртү

Ватан сугышы елларында бина СССР Тышкы эшләр наркоматы карамагына тартып алына, анда Тышкы эшләр министрлыгы көллияте урнаша, кайбер бүлмәләрдә госпиталь булган дигән сүзләр дә бар. Сугыштан соңгы елларда Мәскәү зыялылары бу мәһабәт бинаны татарларга кире кайтару мәсьәләсен күтәрәләр.

Хәзерге замандаҮзгәртү

2003 елның 19 сентябрендә Кече Татар тыкрыгында Казан һәм Мәскәү хөкүмәте җитәкчеләре катнашында зур тантана үтә. Әсәдуллаев йорты тантаналы рәвештә Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә кире кайтарыла. Ул яңадан татар мәдәнияте милли мәркәзенә әйләнә.

ЧыганакларҮзгәртү